16+

Рабит Батулла: “Сайлауга йөрмәүчеләргә аптырыйм”

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне.

Рабит Батулла: “Сайлауга йөрмәүчеләргә аптырыйм”

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне.

Иртәнге 9да Казанның 12нче гомумбелем бирү мәктәбендәге сайлау участогында үз гражданлык бурычын җәмәгать эшлеклесе, драматург, язучы Рабит Батулла да үтәде. Сайлауга ул хатыны белән килгән иде. Рузия ханым үзе башка сайлау участогына беркетелгән булса да, гадәттә, сайлауга бергәләп йөриләр.

Үз гомерендә бик күп сайлауларда катнашырга туры килгәнен әйтә Рабит ага. Үзе кечкенә чакта сайлаулар бер зур бәйрәм булуын искә ала ул. Хәзерге вакытта сайлау участокларында шушы күтәренке рух җитми, дип көрсенә. Сайлауларга да элегрәк шәһәрлеләрнең 86-90 проценты килүен, авылларда халыкның 100 проценты катнашуын искә ала.

-    Миңа Мәскәүдә укып кайткач, 1961 елда, үгетче булып та эшләргә туры килде. Казанның Пионерлар сараенда мине агитатор итеп билгеләделәр. Өйдән-өйгә сайлауга чакырып йөрдем. Синең кешең сайлауга килмәсә, кайтып китү юк инде ул чакта, - дип хатирәләрен яңартты Рабит ага.

Аның сүзләренчә, сайлауларга аның килмичә калганы юк. Моны ул үз бурычы дип саный.  

-    Мин үз фикеремне әйтергә тиешмен. Бу – гражданнарның  бурычы. Син нинди кандидат сайласаң, синең тормышың шул юнәлештә барачак дигән сүз. Шуңа күрә мин сайлауларга йөрмәүчеләргә аптырыйм. Барырга һәм үз фикереңне белдереп кайтырга кирәк. Менә бу – демократия, - ди Рабит Батулла.

Аның сүзләренчә, депутатларның исә төп бурычы булып, халык аларга карата белдергән ышанычны аклау тора. Депутатлар халыкка хезмәт итәргә, үзенең сайлаучылары алдында вәгъдәләрен үтәгәнме-юкмы икәненә хисап тотарга тиеш, шул чакта халыкның да сайлауларга ышанычы артачак, дип фикерләре белән уртаклашты язучы. 
  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading