16+

Һәрберсенең алдында изге китабыбыз Коръән ачып куелган

 15 февраль милләтебезнең батыр бөркете Муса Җәлилне һәм моңлы сандугачы Илһам Шакировны биргән көн. Башкалабызның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә алар рухына багышлап Коръән уку мәҗлесе булды.

Һәрберсенең алдында изге китабыбыз Коръән ачып куелган

 15 февраль милләтебезнең батыр бөркете Муса Җәлилне һәм моңлы сандугачы Илһам Шакировны биргән көн. Башкалабызның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә алар рухына багышлап Коръән уку мәҗлесе булды.

Юк, аларга гына түгел, милләтебез күгендә якты эз калдырган Галимҗан Баруди, Фатих Кәрим һәм ун җәлилче батыр исемен һәрберсен аерым атап әйтеп, дога кылдылар.  Бик ямьле тәмле (чәй өстәле янында) һәм гамьле узды ул. Башта Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мондый уллар биргән милләтнең бөек булуын һәм киләчәге дә матур булырга тиешлеген вәгазьләде. Аннары шуны дога белән ныгытып куйды. Коръән аятьләрен укыды. Ил- көнебезгә тынычлык теләде. Мәҗлескә җыелганнарның күп кенә дини сорауларына төгәл  җавап бирде.

— Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Ә ул көнне бу чарага белергә теләүчеләр һәм инде шактый белүче  гыйлемле  остаз- абыстайлар килгән иде. Һәрберсенең алдында изге китабыбыз Коръән ачып куелган. Хәзрәтләр киткәч кенә, ир- ат барында хатын-кызга дога укырга ярамый  дигән канунны үтәп, ак яулыклы әби-апаларыбыз бик тырышып, дөрес итеп хәтта көйләп тә укыдылар. Ул аларның өйгә бирелгән эшләре икән. Шәкертләре өчен ихластан сөенеп, балкып утырды остазлары Наилә абыстай Җәләлиева.  

   Дини генә түгел, фәнни дә җыелыш булды әле ул.Татарстан  Милли музей хезмәткәре Флюра Дәминова   шулай ук батыр шагыйрь Фатих Кәрим  ( ул 1945 елның  19 февралендә яу кырында батырларча һәлак булган яугиребез)  хакында белгән белемнәребезне баетты. Галимҗан Барудиның тормыш юлы турында да тирән  мәгънәле чыгыш тыңладык. Менә болар барысы да милли горурлыгыбызны арттырыр дигән өмет белән,  шушы хисне балалар-оныклар күңеленә салып,  киләчәккә дә җиткерү насыйп булсын иде дип таралыштык.

Мәрҗани мәчете үзенә күрә бер игелеклелек утравы икән бит! Анда  маскировкалау, яшеренү өчен  ятьмәләр үрәләр. "Егетләребезнең гомерен сакласын дип, догалар укый-укый эшлибез", -  диделәр. Ә мәчетнең бер бүлмәсенә капчыклар, әрҗәләр өеп куелган. Алар да махсус операциядәге егетләргә дип әзерләнгән. Күп еллар без  дин дәүләттән аерылган дип  йөрсәк тә, (бәлки, дәүләт  диннән аерылгандыр) ә дин бүген дә  халык белән, милләт белән бергә өметен өзми алга киләчәккә бара. Халкыбызны. туган телебезне саклап калуда  аның элек тә роле зур булган, бүген дә  бу вазыйфасын намуслы башкарырга тырышуы сөендерә.  

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading