16+

“Ришвәт бирүдән баш тартырга кирәк”

Татарстан прокуроры ришвәтчеләрнең нәрсәдән курыкканнарын әйтте.

“Ришвәт бирүдән баш тартырга кирәк”

Татарстан прокуроры ришвәтчеләрнең нәрсәдән курыкканнарын әйтте.

Республиканың хокук саклау органнары журналистлар белән очрашуда 2023 елда коррупциягә каршы башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

15 ел көрәш сызыгында
Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләре буенча идарәсе 15 ел элек оештырылды.

- Республика хакимияте, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар коррупциягә каршы максатчан көрәш алып бара. Бу юнәлештәге эшчәнлектә массакүләм мәгълүмат чараларының да ярдәме зур. Авыл хуҗалыгы тармагында грантларны, субсидияләрне тиешле тәртиптә файдаланмау очраклары күзәтелә. Җир кишәрлекләрен бүлүдә төгәлсезлекләр, елга буйларын һәм урман фондын үзмаксатларда кулланулар бар. Зират һәм җирләү кебек эшләрдә дә кимчелекләр ачыклана. Татарстанда 6 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр “ышанычны югалту” тамгасы белән эшеннән азат ителде, алар “кара исемлек”кә язып куелды, - диде Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләлре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша.

Мәрхүмнәрнең каберен беләбезме!?.
- Казандагы зиратларга кагыламы ул кимчелекләр? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Кайбер кешеләр зиратларга баргач, үзләренең туганнарының каберләрен таба алмый. Мондый хәлләр Казанга да, башка шәһәрләргә дә һәм авылларга да кагыла. Бигрәк тә, авыллардагы зиратларда каберләрнең исемлеге-реестры юк. Җитди мәсьәлә бу. Барлык зиратлардагы каберләрнең исемлеген булдыру зарур, - дип җавап бирде Равия Шрша.

Ришвәтчеләрнең “артистлык” көчле
Татарстанда быел коррупциягә бәйле 1 меңнән артык эш тикшерелгән. Ришвәтчелек республика бюджетына 3 миллиард сум зыян китергән. Коррупциягә кагылышлы 230 эш судка тапшырылган. Прокуратура 480 миллион сумны кайтару буенча 63 иск-таләп куйган.
- Россия Президенты Владимир Путин: “Коррупциягә бәйле эштә элеккеге хезмәтләр яклап кала алмый”, - диде. Шунлыктан, бернигә карамастан, ярлыкау юк. 600дән артык җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Коррупциягә бәйле рәвештә Эчке эшләр министрлыгыннан – 24, муниципаль органнардан – 8, дәүләт органнарыннан 18 кеше хөкемгә тартылды. Прокуратураның элекке хезмәткәренә карата да суд эше бара, - диде Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов.

Ришвәтчеләрдән законсыз үзләштерелгән акчаларны бюджетка кайтару – прокуратураның беренчел бурычы.
- Коррупционерлар алар төрмәдән курыкмый, алар төрмәгә эләккәч, инвалидның да инвалидына әвереләләр. Иректә чакта алардан да сәламәт кеше юк, спорт залларында шөгыльләнәләр. Коррупционерларның иң курыкканы – байлыкларын, мөлкәтләрен югалту. Прокуратура башта нәкъ менә ришвәтчеләрдән бюджетка китерелгән зыянны каплауны максат итеп куя, - ди прокурор.

Әлмәттә ришвәтчелек азынып алган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү комитетының беренче тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Хөснетдинов сөйләгәнчә, тикшерүчеләр 417 ришвәт алу очрагын фаш иткән. Ришвәтләрнең уртача күләме 263 мең сумны тәшкил иткән.

- Әлмәт районында коррупциягә бәйле эшләр ачыкланды. Мондый хәлләр Тукай, Мамадыш районнарында да билгеле булды. Казан медицина колледжы хезмәткәре абитуриентлардан “укырга кертәм” дип ришвәт алган. Актаныш районында тарифлар белән уйнап, акча үзләштергәннәр. Шул ук Актанышта “Яшьлек” мәдәният йортын төзекләндергәндә чыгымнарны ялганлап зуррак бәяләрдә язганнар, ә 10 миллион сумны кесәгә салганнар. Арча мәдәният йортында “балаларга бәйрәм оештырылды” дип, 500 мең сумны үзләштергәннәр. “Казан” ипподромында “нәселле атлар сатып алдык” дип, чынлыкта башкарылмаган эшкә 10 миллион сумны эләктергәннәр, - диде Рамил Хөснетдинов.
- Әлмәт районында махсус тикшерү үткәрдек. Җир кишәрлекләре бүлеп бирү, укучы балаларның тукландыруын оештыру буенча канун бозулар ачыкланды. 2 хезмәткәр “ышаныч югалту” тамгасы белән эшләреннән җибәрелде, - дип өстәде Равия Шрша.

Погонга тап төшерүчеләр
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Усманов әйткәнчә, идарә хезмәткәрләре коррупциягә бәйле 618 очракны ачыклаган, инде 111 эш судка тапшырылган. 

- Ришвәтчелектә гаепләнелеп 28 полиция хезмәткәренә карата да җинаять эше кузгатылды, - диде Рафаэль Усманов.
- Чит илләрдән безгә гел яхшы кешеләр генә килми, арада төрлесе бар. Имтихан биргәндә, эшкә урнашканда ришвәт төртергә тырышалар. Ришвәтчелек – җәмгыять өчен бик хәвефле хәл. Без үзебез үк ришвәт биреп кече чиновникларны котыртабыз. Ришвәт бирүдән баш тартырга кирәк, - дип, фикерне йомгаклады Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading