16+

Россиядә баласызлар өчен салым кертмәкчеләр

Илебездә кеше санын арттыру мәсьәләсе тора. Бүген бала табарга атлыгып торучы яшьләр бар, әмма араларында каршы булучылар да бихисап.

Россиядә баласызлар өчен салым кертмәкчеләр

Илебездә кеше санын арттыру мәсьәләсе тора. Бүген бала табарга атлыгып торучы яшьләр бар, әмма араларында каршы булучылар да бихисап.

Күптән түгел генә РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров “баласызлык өчен салым” кертергә тәкъдим итте. Ул, Советлар союзы заманында андый нәрсә булган, хәзер дә шундыйрак тәртипне кайтару комачауламас, дигән фикерне алга сөрә. 

—    Кешегә бала тапсын өчен стимул бирү зарур, шул исәптән, ана капиталы аша да. Ә инде ул проектлар өчен акча җитми башласа, әнә шундый салым кертергә була, — дип, аңлата үзенең тәкъдимен Федоров. 

Аны хезмәттәшләре шунда ук утка тотты. Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина белдерүенчә, әлеге чараны кертү өчен Россиядә тиешле шартлар юк. Моның өчен хөкүмәт СССР заманындагы кебек үк һәр кешене эш һәм торак белән тәэмин итәргә зарур булачак. 

Баласызлыкка салымны 1941 елның ноябрендә Югары совет президиумы указы нигезендә кертәләр. Аның аша хакимият халыкка армияне тулыландырмавына ризасызлыгын белдерә. Закон вакытлыча гына кертелгән булган, әмма 1947 елдан алып 1956 елга кадәр балалар шулкадәр күп туган ки, программаның уңышлы икәнен аңлыйлар. Шулай итеп, салымны 1990 елга кадәр алганнар. Ир-атлар, гаиләле булу-булмавына карамастан 20дән алып 50 яшькә кадәр түләргә мәҗбүр булганнар, ә кияүдәге хатын-кызлар – 20дән алып 45 яшькә кадәр. 

Бу тәкъдимне әйтер алдыннан депутат бүгенге вәзгыятьне бөтенләй өйрәнмәгән, ахры. Дөресен генә әйткәндә, хәзер хатын-кызлар тотрыксыз финанс халәте аркасында бала табарга теләми. Акчасыз килеш кулында сабыйларын күтәреп калу куркынычы өстәмә салым түләүгә караганда аларны катырак борчый. Шул ук яшь гаиләләрне генә алыйк, әгәр аларның яшәргә җирләре, тормыш итәргә җитәрлек хезмәт хакы алып эшли торган эшләре булмаса, бала алып кайтыр алдыннан йөз кат уйларлар.

Элеккеге вакытлар белән чагыштырган булабыз, әмма шул ук СССР чорында бушлай фатирын да биргәннәр, карьера буенча да үстергәннәр, сәләтле хезмәткәрләргә акчасы да әйбәт түләнгән. Ачуым килмәгәе, берәр предприятиегә эшкә урнашкан очракта, шунда ук тулай торактан бүлмә булса да биргәннәр. Ә хәзер ипотека һәм кредитын түләргә кирәк, берничә баласы булган гаилә машинасыз беркая да бара алмый, машина бәяләренең күпме икәнен үзегез дә беләсез, әле җитмәсә бөтен нәрсә коточкыч рәвештә кыйммәтләнә.

Шуларны күзаллаган гаилә нинди ышаныч белән демография турында уйласын? Аларның бала турында уйларга вакыты да юк, чөнки үзләренең аякка басасы бар. Бәлки мондый чаралар кабул иткәнче, башта кешегә тиешле шартлар тудырырга кирәктер, дип депутат Нина Останина дөрес әйтәдер?

Әле шунысы да бар бит, җәмәгать, баласызлыкка салым кертерсең син, аның гомер буе гаиләсез яшәүчеләре байтак, арасында медицина ягыннан корсакка уза алмаучылар да аз түгел. Андыйларның болай да тормышында борчылырлык нәрсәләре муеннан, шуңа өстәп, салым да түләтә башласаң, җәмгыятьне күрә алмаслык дәрәҗәгә дә җитәргә мөмкиннәр.

Без һәрвакыт чагыштырырга яратабыз, янәсе, элегрәк яхшырак иде, Европада матуррак яшиләр, ә шул ук шартларны үзебездә тудыра алабыз бит, югыйсә. Советлар союзы заманын искә төшереп утырудан бернинди дә файда юк, хәзер вәзгыять үзгәрде. Европадагы кануннарны  гына алыйк, анда юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар зур, бездә дә шулай итәргә кирәк, диләр. Ә аларда 10 мең евро хезмәт хакы алганнарын уйларга теләмиләр. Ничек итеп, россиялеләрнең хезмәт хакларын арттырып була – менә шул хакта уйларга кирәк. Баласызлыкка салым керткәнче, илебездәге гаиләләрнең хәлен яхшырту турында уйлану зарур.
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading