Ирекле җенси мөнәсәбәтләр дә ир-атлар сәламәтлегенә уңай тәэсир итми. Җенси юл белән күчә торган авырулар репродуктив система органнарында ялкынсыну процесслары китереп чыгара. Бу ир-атларда да, хатын-кызларда да кимчелекләр тудыра.
Иерусалим университеты галимнәре дөньядагы ир-атларның сперматозоидлары концентрациясе кимүен ачыклаган. Бу күренеш 2000 елдан соң тагын да тизләнгән. Соңгы ярты гасырда гына да күрсәткечләр 50 процентка кимегән. Бу ирләрнең бала “ясау” сәләтен генә түгел, ә гомумән, сәламәт булу дәрәҗәсен дә күрсәтә торган фактор. Репродуктив функция аксый икән, организмда да кимчелекләр барлыкка килгән дигән сүз.
Уролог-андролог, медицина фәннәре профессоры Михаил Корякин билгеләп үткәнчә, сперматозоидлар кимү сәбәбе берничә төрле. Мисалга, химия.
Ризыклар озак вакыт саклансын өчен нинди генә химик матдәләр кушмыйлар. Аларның күбесе ризык савытында күрсәтелми дә.
Ризыкларның савытлары да репродуктив функциягә тәэсир итә торган матдәләрдән гыйбарәт (фталатлар, А бисфенолы, феноллар һәм башкасы). Аларны тагын эндокрин җимерүчеләр дип тә атыйлар, чөнки гормональ тәэсир ясыйлар.
Гаджетларны куллану да эзсез югалмый. Безнең җиһазларыбыз тудыра торган электромагнит кырлар тискәре тәэсир тудырырга мөмкин. Заманча телефоннар берникадәр камилләште, әмма аларны чалбар кесәсендә йөртү барыбер зыянлы.
Ирекле җенси мөнәсәбәтләр дә ир-атлар сәламәтлегенә уңай тәэсир итми. Җенси юл белән күчә торган авырулар репродуктив система органнарында ялкынсыну процесслары китереп чыгара. Бу ир-атларда да, хатын-кызларда да кимчелекләр тудыра.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, гомумкешелекнең сәламәтлек дәрәҗәсе кими бара. Ир-атлар даруларны, элеккегә караганда, күбрәк кулланырга мәҗбүр. Алар арасында репродуктивлыкка тәэсир итә торганнары да аз түгел. Йөклелек өзелү куркынычы янаганда хатын-кызларга да гормональ препаратлар язалар. Ул дарулар да җенси органнарга тәэсир ясый.
Хәзер тормышыбыз күпкә җайлы кебек, тик стресс тудыра торган вакыйгалар аңарда күбрәк. Стрессның бигрәк тә хроник формасы ирләрнең җенси көчсезлегенә китерә, дип саный табиб.
Рульдә 4 сәгатьтән артык йөрү нәтиҗәсендә җенес бизләре җылына. Моның да зыяны зур.
Модага ияреп, сыланып торган эчке кием кимәгез. Бу шулай ук җенес бизләре җылынуга китерә.
Ирләрнең җенес бизләре юкка гына тышка чыгарылмаган, аларның температурасы организм температурасыннан азрак булырга тиеш, ди Михаил Корякин.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар