Татарстанда узган ел мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып электрон рәвештә 17738 урлау очрагы теркәлгән.
Мошенниклар кешеләрнең 4 418 664 000 сум акчасын үзләштергән.
Мошенниклар барыбер ачыклана
– Узган ел мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә ялганлап кешеләрдән акча үзләштергән 3012 мошенник ачыкланды, ә быел 1131 мошенник тотылды. Телефон мошенниклары татарстанлыларны Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә алдыйлар. Полиция хезмәткәрләре Мәскәү һәм Кемерово өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Башкортстан Республикасыннан шалтыратучыларны ачыклады. Бүгеннәрдә хезмәткәрләребез Кемерово өлкәсеннән татарстанлыларны алдап акчаларын үзләштергән мошенникларны кулга алырга китте. Чит илләрдән шалтыратып акча урлаучы мошенникларны тотып алып кайту мөмкин түгел диярлек. Шунлыктан, кешеләрнең үзләренә үтә дә сак булу кирәк, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газимов.
Битарафлык күрсәткән элемтә операторлары да административ җавапка тартыла.
– Россиядәге телефон номерлары тупланмасына “алмаш” тупланма аша сөйләшүләргә юл куйган элемтә операторларына 2023 елдан башлап административ җаваплылык кулланыла. Чөнки, күп очракларда мошенниклар шул “алмаш” телефон номерлары тупланмасын файдалана. Элемтә операторларына узган елдан бирле инде 10 миллион сум штраф салынды, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Эльвир Сәгыйров.
Компьютерның файдасы һәм зыяны
Бүген күпләр эшләрен Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша башкара, түләүләрдә банк картасын куллана. Рәмис Газимов белән Эльвир Сәгыйров кешеләрне “шәхси кабинет”ның һәм банк картасының код-саннарын бер кешегә дә әйтергә ярамаганлыгын кат-кат кисәтте. Чөнки, мошенник синең шәхси кабинетың аша кредит килешүе дә төзергә ихтимал.
Интернетта, социаль челтәрләрдә хәзер һәр кешенең диярлек фоторәсемнәре бар.
– Мошенниклар предприятие яки оешма директоры фотосын куеп “акча күчер” дип, хезмәткәргә СМС-хәбәр җибәрә. Туганнарның фотосы белән дә хәбәр килгәли. Кайбер кешеләр, әлбәттә инде, фоторәсеме белән үк килеп чыккан хәбәргә ышана, тикшереп тормыйча акча күчерә. Мондый хәбәрләрне тикшерергә кирәк, шунда ук акча күчермәгез. Федераль иминлек хезмәте, полиция хезмәткәрләре кешеләрнең банктагы акчалары мәсьәләсендә телефоннан шалтыратулар ясамый. Мондый шалтырату ишетсәгез, бу – ялган. Европа илләрендә, Канадада һәм башка илләрдә дә мошенниклык күзәтелә, – диде Рәмис Газимов.
Алдашуның ахыры яман
Татарстанда “автомобильләргә запас частьләр сатам” дип интернет аша 46 кешене алдаган бер кешегә карата ачылган җинаять эше төгәлләнгән.
“Туганыгыз фаҗигагә юлыкты” дип 10 кешене алдап акча үзләштергән дүрт кеше тотылган. Электрон рәвештә 614 кешенең акчасын үзләштергән 15 мошенникка карата җинаять эше кузгатылган.
– Мошенниклар:”Сезнең исемгә кредит алырга җыеналар. Моны булдырмас өчен кредит алып, ышанычлы хисапка күчерегез”, – дип кешене ышандыралар. Казандагы бер хатын-кыз шушы көннәрдә мошенникларга 7 миллион сум акчасын күчергән. Өегездәге акчаны “ышанычлы” хисапка күчерегез, дип алдаучылар да бар. Шул рәвешле, кешеләр акчаларыннан колак кага. Россиялеләр бигрәк ышанучан, бу мошенникларга урлашу юлы ача. Россия Дәүләт Думасы тарафыннан әзерләнелә торган “банктан кредит алуны үзеңә-үзең тыю” турындагы закон 2025 елның мартыннан гамәлгә керергә мөмкин. Кешеләрнең “кредит алмыйм” дигән гаризасы банкларның мәгълүмат базасына кертелә һәм бу мошенникларга билгеле бер киртә булыр иде, – диделәр Рәмис Газимов белән Эльвир Сәгыйров.
Ничек мошенник корбаны булмаска?
- Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, аларны өйгә яки фатирга кертмәгез.
- Полиция, социаль хезмәтләр, пенсия фонды һәм башка хезмәтләрнең телефоннарын язып куегыз. Кешенең теге яки бу оешмадан килгәнлеген шалтыратып белешегез.
- Таныш түгел кешенең кулына документларыгызны бирмәгез, тәкъдим ителгән бер генә кәгазьгә дә имза куймагыз.
- “Туганыгыз авариягә юлыкты, хастаханәгә эләкте, акча күчерегез”, – дигән рәвешле хәбәрләргә ышанып шунда ук акча күчермәгез. Тикшерегез.
- “Банк картагыз блокировать ителгән, автомобиль оттыгыз, сезнең банк картасына 20 мең сум күчерелә, кредит түләвен дәвам итегез”. Мондый хәбәрләрдән соң күрсәтелгән “Мәгълүмат телефоны”на һич кенә дә шалтыратмагыз.
- Пенсияне арттыру яки ташламалы юллама өчен беркадәр акча күчерергә кирәк була, дигән сүзләргә ышанмагыз.
- Мошенниклык очракларына юлыксагыз шунда ук 02; 102 телефоны аша полициягә хәбәр бирегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар