16+

Шерлок Холмсны лего уенчыгыннан 79 мәртәбә сүтеп, кире җыя

Кызыклы шәхесләр җитәрлек инде ул. Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Радик Ибрашев төрле чүп-чардан, кул астындагы элементлардан картиналар ясый. Рәсем төшерү белән ул 1986 елдан бирле мавыга.

Шерлок Холмсны лего уенчыгыннан 79 мәртәбә сүтеп, кире җыя

Кызыклы шәхесләр җитәрлек инде ул. Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Радик Ибрашев төрле чүп-чардан, кул астындагы элементлардан картиналар ясый. Рәсем төшерү белән ул 1986 елдан бирле мавыга.

Ул чорларда локомотив депосында рәссамчы булып эшләгән. Әйе, анда аерым шундый белгеч хезмәт куйган, чөнки төрле плакатлар һәм җәмгыять күрергә тиешле шигарьләр ясарга кирәк булган. Ә менә СССР таркалгач, аның кирәге калмаган. 

Хәзер инде Радик Ибрашев шул предприятиедә бригадир булып эшли. Шулай да, күңеле иҗатка тарта. Тәҗрибәсе дә бар бит – кирәк кешегә портретын да ясап бирә. Бер төрек хатынының кул астындагы әйберләрдән картиналар иҗат итүен күреп ала ул. Аңа карап эшләп карарга уйлый, үзен дә сыныйсы килә. Иң беренче булып “Морозко” киносында Инна Чурикова башкарган Марфуша персонажын шешә бөкесеннән ясый. Аннан соң кул астындагы башка эшләрдән калган җепләрдән Юрий Никулин портретын тормышка ашыра.

Ә инде Шерлок Холмсны лего уенчыгыннан эшләп чыгара. Аны Ибрашев 79 мәртәбә сүтеп, кире җыя, чөнки кайбер җирләре төгәл булмый. Кыш Бабай исә коктейль торбачыклары һәм советлар союзыннан калган 1960 елгы открыткалардан ясала. “Семнадцать мгновений весны” фильмындагы Штирлиц персонажын ул компьютер клавиатурасы төймәләреннән эшли. Цирк артисты Олег Поповның портреты өчен Радик бөтенләй Рубик кубигын куллана. Моның өчен 209 данә кубик таләп ителә.

– Бу картиналарны ничек эшлисез? – дип, сорамыйча булдыра алмадым.
– Башта геройларны кәгазьгә ясыйм, аннары шуннан карап кулланышта булган әйберләрне тезеп чыгам. Әлбәттә, төрле җиренә төрле төс куярга тырышам. Мондый портретның мәйданы 1,5х1,5 метр, гадәттәге рәсемнән зуррак, чөнки буяу түгел, ә кулга тотып булырдай материал белән эшләнә, – диде Радик Ибрашев. 

– Ә ни өчен актерларны, төрле кино персонажларын ясыйсыз?
– Советлар Союзы чорындагы кинолар да, актерлар да көчле бит, аларның әйткән сүзләрен әле дә истә тотабыз. Моргенштерн сыман яңа төр шоу-бизнес вәкилләрен эшлисе килмәде, мәгънәләре юк. Бөек, легендар шәхесләребезне шундый яңа төр арт-стиль белән ясап, исемнәрен тагын да мәңгеләштерәсе килде. 

Алга таба булган планнары турында сөйләшкәндә тагын да кызыклырак идеялары барлыгы беленде рәссамның. Әйтик, 12 апрельгә Радик Ибрашев компакт-дисклардан Юрий Гагарин портретын ясамакчы. Тиздән грампластинкадан атаклы Владимир Высоцкийны рәсемгә төшерергә уйлый. Әле ковер тышлы пледта “Кавказская пленница” киносыннан өзек буларак Наталья Варлей потретын ясарга ниятли. 

Радик Ибрашев иҗат белән эштән соң буш вакытында шөгыльләнә. Тынычлап уйлану өчен аерым бүлмәсе дә бар аның. Соңгы арада Совет атрибутикасы белән баетылган күргәзмә ясарга дигән фикер белән яши. Чөнки шул чор белән бәйле яңача стильле картиналары да бар, аны тагын да тулылындырмакчы. Әле СССР вакытыннан калган открыткалары байтак. Татар милләте белән бәйле әйбер дә ясыйсы килә, ди ул. Әйтик, зур агач бүкәнендә бармагын кыстырган Шүрәлене төшерергә була, бәлки ниндидер заманча рәвештә Су анасы килеп чыгар дигән хыяллары белән бүлеште. 

Радик Ибрашевның өч баласы бар, алма агачыннан ерак төшми дигәннән, шуның барысы да гитарада уйный. Ә уртанчы улы туган көненә аның потретын ясап, шуның турында кызыклы видео ясап, үзенең иҗат җимешен әтисенә бүләк иткән. Матур да, ихластан да.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading