Казандагы күпкатлы йорт подъездында авыр ыңгырашып яткан егет, ашыгыч рәвештә, хастаханәгә җибәрелгән...
- Милициягә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә хезмәткә урнашкан тәүге көннәрем иде ул, - дип хатирәләргә бирелде полиция подполковнигы Татьяна Уксусникова. - Шулай ишегалларын, йортларны күзәтеп йөрешем. Карасам, бер подъездда япь‑яшь егет ята. Ашыгыч ярдәм чакырттым, ләкин табиблар, төне буе тырышсалар да, үлемне чигендерә алмадылар. Агулы матдә иснәп, нык агуланган булган, бичара. Ничә еллар узса да, шул егетне оныта алмыйм. Алданрак күрсәм, исән калыр иде, дип, җаным өзгәләнә. Яшь егетләр һәм кызлар кыланмышланып, теләсә нәрсә иснәмәсеннәр, наркотиклардан гомумән качсыннар иде.
Подполковник авыр кичерешләреннән арынырга теләгәндәй, «эх», дип көрсенеп куйды. Хезмәте барышында җанына сөенеч булып иңгән вакыйгалары да шактый аның.
- 12 яшьлек үсмер әйбер урлаганы өчен махсус интернатка урнаштырылган булган, - дип дәвам итте сүзен Татьяна Анатольевна. - 16 яшьтә ул иреккә чыгарылды. Профессор әтисе авырып, вакытсыз вафат булган, әнисе кайгыдан эчкәли башлаган. Тора‑бара бу хатын тәмам эчкечегә әверелгән. Өйдә бер тиен акча калмаган, шуннан теге малай урлашырга мәҗбүр булган. Ул хатын белән күп мәртәбәләр сөйләштем, кисәттек. Бераз гына түзә дә, тагын эчүгә ябыша. Аның үсмер малаен күздән ычкындырмадым, җинаять юлына басма, дип тукып тордым. Шөкер, гаилә корып, ипле генә яши хәзер.
Отставкадагы подполковник Татьяна Уксусникова пенсиядән кабат эшкә чакыртып алынган. Бу юлы - тәртип саклау җәмәгатьчелек пунктына. Хокук саклау органнарында кадрларның штат саны шактый кыскартылу сәбәпле, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәртип саклау җәмәгатьчелек пунктлары (ОПОП - общественный пункт охраны порядка) оештыру үтенече белән чыккан. Президент әлеге тәкъдимне хуплаган. Дәүләт Советы 2015 елның 16 апрелендә республикада тәртип саклау җәмәгатьчелек пунктлары оештыру турында закон да кабул иткән. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында бүген 202 шундый пункт бар. Әлеге пунктларга полициянең элеккеге хезмәткәрләре белән беррәттән муниципаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителгән.
Диләрә Кужненко (уңда) үзенең хезмәттәше Татьяна Уксусникова белән киңәшләшә.
Тәртип саклау җәмәгатьчелек пункты хокук саклау органы түгел, ләкин аның хезмәткәрләре административ беркетмә тутыру хокукына ия.
- Без җәмәгатьчелек тәртибен саклауда, тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр, шулай ук эчкече гаиләләр белән эшләүдә полициянең ярдәмчеләре, - дип аңлатты Казанның Совет районындагы «Гвардейский» полиция бүлекчәсендә оештырылган ОПОП җитәкчесе полиция подполковнигы Диләрә Кужненко.
Диләрә ханым сөенечен уртаклашып, кайбер киңәшләрен дә әйтте:
- Татьяна Уксусникованың хокук саклау органнарында 20 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Мин кайчандыр аның бүлегендә хезмәт юлымны башлаган идем, инде янә бергәләшеп эшлибез. Муниципаль хезмәткәр Юлия Локаткова да актив шәхес. Укытучылар - ышанычлы таянычыбыз. Сентябрьдән мәктәпләрдә аңлату эшләре җәелдерәчәкбез. Каникулда балалар компьютерга капланып утыра инде ул. Ата-аналар үзләренең балаларының нинди сайтларда утырганлыкларын, социаль челтәрдә кемнәр белән аралашканлыгын әледән-әле ачыкласыннар иде.
Автор фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар