Сез яңа фатир сатып алырга җыенасыз. Торак сайлауның төп критерийларын өйрәндегез – район, транспорт белән тәэмин ителеш, бакча-мәктәпләр, төзүченең ышанычлылыгы. Һәм берничә вариант калды, ә сез һаман сайлый алмыйсыз.
Нишләргә? Фатирны сайлау этабында җитди булмаган кебек тоелган вак-төякләргә игътибар итәргә.
Ашыккан – ашка пешкән
Ташламалы кредит шартларын акрынлап катгыйландыру ипотекага ихтыяҗны арттырды. Дәүләт ярдәме белән өй туен уздырырга теләүчеләр саны кимеми. Кешеләрне ташламалы программаларның алдагы язмышы турында билгесезлек куркыта, һәм алар үзләре өчен кулай шартларда кредит рәсмиләштерергә тырыша.
Соңгы елларда алдагы 2-3 ел эчендә торак сатып алырга планлаштырган сатып алучылар саны да артты. Торак сайлаганда иң мөһиме - ашыкмаска. Үзегезгә бер-ике атна гына булса да яңа яшәү урыны турындагы идеяне төрле яктан уйларга ирек бирегез. Барысын да үлчәгез, якыннарыгыз белән киңәшегез - шуннан соң гына карар кабул итегез. Сатып алу өчен отышлы вакытны кулдан ычкындырудан курыкмагыз.
Теләк һәм мөмкинлек
Фатирны күпләребез еш кына гомердә бер-ике тапкыр сатып алганлыктан, сайлау этабында үзенчәлеклерәген алу теләге туа. Мөмкинлекләрне күз алдында тотып эш итүне аңлау мөһим. Оригиналь булмаса да, бөтенләй дә начар булмаган вариантлар барлыгын аңлагыз. Шул вакытта торакны эзләү җиңелрәк һәм тизрәк булачак. Шуны киңәш итәбез: сатып алу алдыннан бюджетыгызны исәпләп чыгарыгыз һәм шул суммадан чыгып эш итегез.
Күпчелек үзләренең финанс көчләрен бәяләгәндә, дәүләттән ниндидер субсидияләр, ташламалар, шул ук ана капиталы, булачак салым акчаларын кайтару кебек мөмкинлекләрен тикшерергә оныталар. Барысын да санагыз! Һәм беренче чиратта - күчемсез милеккә булачак заем белән бәйле әйберләрне: түләү күләме, срок, ставка һәм башкаларны.
Ремонтын түгел, планировканы карагыз
Торак сатып алучыларның күбесе классик хата ясый. Алар яхшы хәлдә булган күчемсез милекне сайлыйлар. Әгәр дә бу икенчел кулланылышта булган фатир икән, ремонтка игътибар итәләр. Яңа йорт булса – отделкасына. Гәрчә, белгечләр бөтенләй башка нәрсәне карарга кирәк, диләр.
Стеналарны, мәйданны, планировканы күрергә тырышыгыз. Фатирда «яшәп» карагыз - күпме кеше яшәячәк, өйдән торып эшлисезме, кунаклар еш киләме... “Төрле зоналарның функциональлеген бәяләгез, коридор, кухня, башка бүлмәләрдә караңгы почмаклар юкмы, - дип киңәш итә дизайнер Мария Ковшова. - Квадрат метрларның гомуми саны һәм аның файдалы мәйданы (кухня һәм бүлмәләр мәйданнарының суммасы) - бу бер үк әйбер түгел”.
Ә обойларның бизәлеше һәм төсе - ул икенчел. Белгечләр бәяләвенчә, «яхшы хәлдәге» фатирны сатып алган кешеләрнең барысы да диярлек тиздән барыбер үз ремонтын ясыйлар. Сүз уңаеннан, дөрес сайланган планировка ремонт процессын җиңелрәк итәчәк.
Фэн-шуй һәм йолдызлар
Социологлар мәгълүматларына караганда, безнең халыкның өчтән бере теге яки бу дәрәҗәдә астрологлар һәм белгечләр киңәшләренә ышана. Әлбәттә, фатир мәсьәләсен хәл итүдә тулысынча йолдызларга һәм галәмгә генә ышанырга кирәкми. Әмма бу нәрсә сезгә эчке ышаныч өстәсә, кайбер киңәшләргә ышануның мәгънәсе бар.
Мәсәлән, әгәр сез хорафатларга ышанасыз икән, уңышлы дип саналган көнне сайлагыз. Күчемсез милек белән килешүләрне үсә торган айга планлаштыру яхшырак дигән фикер бар, чөнки ул үсеш һәм муллык белән ассоциацияләнә.
Күчемсез килешүләр өчен сишәмбе һәм җомга көннәре уңай санала. Бу сишәмбенең актив һәм энергия белән ассоциацияләнгән Марс планетасы белән бәйле, ә җомга - мәхәббәт һәм матурлык өчен җавап бирүче Венера планетасы белән бәйле булуы белән аңлатыла.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар