16+

Сталин ике тапкыр җирләнгән

1961 елда сигез ел элек үлгән Иосиф Сталинның гәүдәсе Мавзолейдан чыгарылган.

Сталин ике тапкыр җирләнгән

1961 елда сигез ел элек үлгән Иосиф Сталинның гәүдәсе Мавзолейдан чыгарылган.

Бу операция идарә итүче элита өчен шактый кыенлыклар тудырган, һәм Сталинның мәетен төрбәдән чыгарганнан соң түрәләргә тагын күп эшләр башкарырга туры килгән.

1953 елда Иосиф Сталин үлгәннән соң, аның гәүдәсе Владимир Ленин гәүдәсе яткан мавзолейга урнаштырыла. Мавзолейдагы язу да үзгәртелә, Ленин фамилиясе янына Сталин фамилиясе өстәлә. Әмма берникадәр вакыттан соң Никита Хрущев Сталинның шәхес культын фаш итү кампаниясен башлый. Генераль секретарьның инициативасын күпләр хуплый. 1961 елда КПССның XXII съездында “Ленинның васыятьләрен җитди бозуы аркасында, мавзолейда Сталин табутын аның гәүдәсе белән янәшә тоту мөмкин түгел” дигән карар кабул ителә.

Күпчелек түрәләр һәм гади кешеләр Хрущевның чыгышын хуплауга карамастан, Сталинны яңадан җирләү эше катгый сер булып кала. Әлеге яшерен операциядән бик азлар гына хәбәрдар була. Кызыл мәйданны да, парад репетициясе сылтавы белән, ябып торалар. 1961 елның 31 октябреннән 1 ноябренә каршы төндә Сталинның гәүдәсе мавзолейдан чыгарылып, Кремль стенасы янында җирләнә. Иртән Кызыл мәйданга килгән кешеләр төнлә ни булганын бөтенләй сизмәслек итеп эшләнеп куела бу эш. 

Сталинны икенче тапкыр җирләгәч тә, өстәгеләрне әллә никадәр эш көтә әле. Эш шунда, 1953 елда Сталинның гәүдәсен мавзолейга урнаштырганда Ленин гәүдәсе яткан таш табут кузгатып куела. Өстәвенә, Леонид Млечин сүзләренчә, ул вакытта Сталинның табуты Ленинныкына караганда бераз өскәрәк күтәрелеп куела, шуңа күрә Иосиф Виссарионовичның гәүдәсе дөнья пролетариаты юлбашчысына караганда зуррак булып күренә. Моннан тыш, КГБ рәисе Владимир Семичастный раславынча, зал уртасында табутны аерып торган линия булган.

Шуңа да мавзолейны баштагы кыяфәтенә китерергә кирәк була. 1960 елларда КГБ рәисенең беренче урынбасары, «От ГУЛАГа до Кремля. Как работала охрана НКВД – КГБ» мемуарлары авторы Николай Захаровның сөйләүләренә ышансак, Сталинны икенче кат җирләүдә катнашучылар Кремльгә кайталар да, тиешле актка кул куеп, күрсәтмәләр бирергә керешәләр. Ленин гәүдәсе яткан табутны 1953 елда Сталин табутын куйганчыга кадәр ничек булган, шул рәвешле залның үзәгенә куярга кирәк була.

Моннан тыш, мавзолейда “Ленин-Сталин” дигән язуны да алып куярга кирәк. Ике фамилияле язуны башта киң ак тасма белән ябып куялар, чөнки монолитны яңасына алыштыру тиз башкарыла торган эш түгел. Шуңа да карамастан, ташны шул ук төндә алыштырганнар. Мавзолейга Сталинның гәүдәсен урнаштырганнан соң аңа кадәр булган монолитны бинаның коменданты Мошковка элеккеге монолитны юкка чыгарырга кушылган булган, ләкин ул, боерыкка карамастан, аны саклап калган.

Шуңа күрә мавзолейның элекке кыяфәтен торгызу алай ук кыен булмый: бары иске ташны кире урынына кайтарып куялар. Шулай ук яшерен чараның барлык “эзләрен” яшерергә кирәк була. «Сталин: портрет без ретуши» киттабы авторы Лев Барский раславынча, Сталин өчен Кремль стенасы янында кабер казылганчы, Кызыл мәйданга фанер щитлар урнаштыралар. Иртәнгә инде аларны сүтеп аталар.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
“Русская Семерка“дан.

Фото: freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading