16+

Студентлар эшкә дә, ашка да өлгерә: бөтен кеше ял иткән мәлдә акча янчыгын кабартучы яшьләр турында

Студентлар укырга да, эшләргә дә, хәтта иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Чираттагы язмабыз җәй көне бөтен кеше ял иткән мәлдә акча янчыгын кабартучы яшьләр турында. Студент отрядлары 50 елдан артык эшләүче оешма. Алар җәй саен ун меңнән артык студентка хезмәт урыннары булдыра. - Безнең максат яшь­ләрне эш белән тәэмин итү...

Студентлар эшкә дә, ашка да өлгерә: бөтен кеше ял иткән мәлдә акча янчыгын кабартучы яшьләр турында

Студентлар укырга да, эшләргә дә, хәтта иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Чираттагы язмабыз җәй көне бөтен кеше ял иткән мәлдә акча янчыгын кабартучы яшьләр турында. Студент отрядлары 50 елдан артык эшләүче оешма. Алар җәй саен ун меңнән артык студентка хезмәт урыннары булдыра. - Безнең максат яшь­ләрне эш белән тәэмин итү...

Студентлар укырга да, эшләргә дә, хәтта иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Чираттагы язмабыз җәй көне бөтен кеше ял иткән мәлдә акча янчыгын кабартучы яшьләр турында.
Студент отрядлары 50 елдан артык эшләүче оешма. Алар җәй саен ун меңнән артык студентка хезмәт урыннары булдыра.
- Безнең максат яшь­ләрне эш белән тәэмин итү белән генә чикләнми. Алар яңа танышлар, дуслар таба, тәҗрибә уртаклаша. Эш барышында без һәр студентны күзәтеп киләбез, кирәк вакытта аларга ярдәм итәргә дә әзербез. Киләчәктә үз урыннарын табарга, күңелләренә якын булган өлкәне сайлау өчен зур мөмкинлек дияр идем мин хезмәт отрядларын, - дип белдерде Студентлар хезмәт отрядының яшьләр эшләре буенча белгече Зилә Гыймазова.
Эшкә кергәндә, студентларга һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бирелә. Отрядка керер алыннан һәркем махсус курслар үтә, аннан соң имтихан бирә. Ә инде хезмәт хакы отрядның юнәлешенә карап билгеләнә.
- Эшләп кайткач, студентларның фикер сөреше, үз-үзләрен тотышы тулысынча үзгәрә. Аларның күзләрендә очкын кабына, яңа максатлар, төрле идея­ләр белән яна башлыйлар, - дип белдерде Зилә.
Студент отрядында танышып, гаилә корган парлар да шактый икән. «Импульс» педагогия отрядында гына да сигез пар барлыкка килгән. Күпләре инде үз­ләренә алмаш әйдаманнар тәрбиялиләр ди.
Ә отрядлар юнәлешенә килгәндә, алар төрле. Бармак белән генә санап бетерә торган түгел. Студентлар монда медицина юнәлешендә дә, авыл хуҗалыгы, урман патруле, хәтта археолог булып үзләрен сыный ала. Әйтик, синең гомерлек хыялың төзүче булу иде ди, ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге юнәлеш буенча укырга керә алмасаң, җәй буе рәхәтләнеп төзүче булып эшли аласың. Җан рәхәте! Җитмәсә акчасы да була. Ошап китеп, һөнәр алыштырып куюың да бар.
Студент отрядлары төзелеш эшләрендә аеруча актив катнаша. Алар көче белән республикада һәм аннан читтә күләмле корылмалар торгызыла. Мәсәлән, быел 12 кешедән торган «Монолит» җыелма отряды Чиләбе өлкәсендә барган атом электр станциясе төзелешендә эшли. Алар бетон сала, монтаж эшләре белән шөгыльләнә. Ә Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты каршында оешкан «Казан» отряды икенче ел рәттән Амур өлкәсендә «Восточный» космодромын төзүдә саллы өлеш кертә. Отрядта барлыгы 36 егет. Ике төркемдә дә яшь төзүчеләрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр җитә.
Студентлар җәй дәвамында үзләрен укытучы, тәрбияче буларак та сынап карый. Алар ел саен балалар өчен оештырылган ял һәм сәламәтләндерү программаларында катнаша. Бу эш һәр кешедән зур җаваплылык, ихтыяр көче сорый, чөнки бала белән педагог 24 сәгать буе эшләргә тиеш. Студентлар Краснодар өлкәсендә һәм Кырымның Бакчасарай районында урнашкан ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында да эшли. Быел хезмәт хакы да башка еллар белән чагыштырганда арткан, бер смена өчен уртача 12 мең түләнә. Ел саен педагогик отрядларда 1400 студент тәҗрибә туплый.
Җәй дәвамында эшләп студентлар яңа һөнәр үз­ләштереп, тәҗрибә туплап, үзләрен эш белән сынап кына калмый, ә ки­ләчәктә эшкә урнашу өчен зур мөмкинлекләр дә ача. Әгәр дә син «Россия тимер юллары»нда проводник икән, әле дөнья да гизәсең, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурманск, Кисловодск, Анапа, Адлер кебек зур шәһәрләрне күреп кайтасың дигән сүз. Мондый эштән соң, һичшиксез, яңа эмоцияләр, яңа хис-кичерешләр булачак. Быел мондый отрядларда 347 студент хезмәт куя. Уртача хезмәт хаклары - 28 мең.
- Безнең эш кызыклы, шуңа да безгә килергә теләүчеләр бик күп, әмма эш урыннары чикле. Быел Казан буенча 80 урын гына бүленеп бирелде. Студентлар биредә пассажирларга ярдәм итә, вагоннардагы чисталыкны саклый, билетлар тикшерә. Эш вакыты стандарт: биш көн эшләп, ике көн ял итә алар, - дип сөйләде проводниклар төркеме кураторы Ксения Нилицкова.
Җәй көне яшьләр тагын бер яңа һәм кызыклы һөнәр үз­ләштерә ала, ул да булса - балык эшкәртү. Инде икенче ел рәттән бер төркем студентлар Путина отрядында Көньяк Сахалин якларында балык эшкәртү заводларында эшли. Ләкин бу отрядка эләгү җиңелләрдән түгел. Эшкә керешер алдыннан һәр студент махсус курслар үтәргә һәм сәламәтлеген тикшертергә тиеш.
Казанда барган чемпионатны оештыруда да төп көч булып студентлар торуы шулай ук беребезгә дә сер түгел. Волонтерлыктан тыш, яшьләр «Сервис - Премиум» атамасы астындагы отрядта да эшли. 264 егет һәм кыз килгән кунакларга, делегат һәм спортчыларга сервис хезмәте күрсәтә. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы - 17 мең.
- Җәйге ялларда эшләп кайттым да бер елга югалып торам дигән нәрсә юк бездә. Ел дәвамында спартакиада, фестиваль, слет, бәйгеләр уза тора. Һәр отряд әлеге чараларга ныклап әзерләнә, чыгыш ясый. Ветераннарыбыз белән дә без һәрвакыт элемтәдә торабыз, - диде Зилә Гыймазова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading