16+

Су буе чиратларда торып, ярты көнеңне әрәм иткән вакытлар үткәндә калды

Халыкның көнкүрештәге проблемаларын кыска вакыт эчендә хәл итү өчен республикада уңайлы цифрлы мохит булдырылган.

Су буе чиратларда торып, ярты көнеңне әрәм иткән вакытлар үткәндә калды

Халыкның көнкүрештәге проблемаларын кыска вакыт эчендә хәл итү өчен республикада уңайлы цифрлы мохит булдырылган.

Төрле дәгъваларын татарстанлылар «Халык контроле» сервисы аша юллый ала, шулай ук барлык министрлык һәм ведомстволарның социаль челтәрләрдә аккаунтлары булдырылган – шелтә һәм тәкъдимнәрне анда да кабул итәләр. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү дә бүген 100 процент электрон форматка күчерелгән. Өйдән чыкмыйча гына кирәкле оешмага язылырга, гариза бирергә, ярдәм алырга мөмкин. Хәзерге вакытта махсус нейролабораториядә бу хезмәтләрне тагын да уңайлырак итүне кайгырталар.

Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин билгеләп узганча, «Халык контроле» порталы гражданнарның актуаль проблемаларын тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле кешеләр шәһәр һәм республика күләмендәге борчулы мәсьәләләргә дә битараф калмый. Порталга килгән мөрәҗәгатьләр 10 көн эчендә карала, торак-коммуналь хуҗалыкка бәйлеләренә җавап 3 көндә бирелергә тиеш. 

Халык бу сервисның файдасын инде күптән тойды. 2012 елдан «Халык контроле»нә 652 меңнән артык мөрәҗәгать булган, шуларның 90 проценты хәл ителгән, бер төркеме эшкә алынган яки үтәү өчен планлаштырып куелган, 5,6 проценты гына нигезле рәвештә кире кагылган.

Татарстанның Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы да тормышыбызны шактый җиңеләйтергә мөмкинлек бирде. Кулга кәгазь тотып, төрле дәүләт оешмасы бусагаларын таптау, су буе чиратларда торып, ярты көнеңне әрәм иткән вакытлар үткәндә калды. 2019 елда нибары 8 хезмәт электрон форматта күрсәтелсә, 2022 елда барлык 219ын да заманчалаштырганнар. 

-    Без Россия төбәкләре арасында барлык дәүләт хезмәтләрен дә цифрлаштырган беренче төбәк. 2023 елда без аларны үтәү вакытын киметү юнәлешендә эш башладык. 140 хезмәтне алып, процессны тизләтү ягын карадык, ягъни кеше көтелгән нәтиҗәгә кыскарак вакытта ирешә. Һәр хезмәт буенча үтәү срогы бер атнага диярлек киметелде. Быелдан без техник реинжиниринг белән шөгыльләнәбез. Хезмәтләр уңайлылыкка һәм эргономикага тикшерелә, - ди Илья Начвин.

Ул Дәүләт хезмәтләре порталы белән бәйле кызыклы фактлар да китерде:
-    минут саен республика порталында 220 электрон хезмәт күрсәтелә;
-    һәр кулланучы уртача алганда 8 сәгать вакытын экономияли;
-    һәр дүртенче гаилә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне Порталда башкара;
-    порталдан кулланучыларның 76 проценты хатын-кызлар, 24 проценты гына ир-атлар.

Алга таба Порталны үстерү буенча планнар да бар. Бүгенге көндә Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы Вконтакте социаль челтәре белән партнерлыкны җәелдерә. Хәзер анда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында хәбәрләр алырга һәм аларны шунда ук түләргә мөмкин. Ел ахырына кадәр социаль челтәрдән чыкмыйча, табибка, балалар бакчасына язылырга, исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин булачак. 

Дәүләт хезмәтләрен алу шулай ук күп функцияле үзәкләр аша да башкарыла. Республиканың 60 бүлекчәсендә көн саен 15 мең кешегә 285 төр хезмәт күрсәтелә. Алардан файдалануны да уңайлырак һәм тизрәк итү эше башкарыла. Хәзер махсус куар-код аша үзәк хезмәткәренә үз документларыңнан куллану мөмкинлеге бирергә мөмкин. Димәк, паспорт, СНИЛС һәм башка документ мәгълүматларын кулдан кертеп торасы булмый, вакыт та шул рәвешле янга кала.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республикада булдырылган цифрлы платформалар («Халык котроле», Татарстан Бердәм дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә алу формасы, «Инцидент менеджмент» системасы) халык белән кире элемтә булдырырга ярдәм итүен билгеләде. Социаль челтәрләр шулай ук татарстанлылар белән коммуникация җайлауның мөһим инструменты булып карала. Гражданнар мөрәҗәгатьләре җитди контрольдә тотыла, шул рәвешеле дәүләт органнары эшчәнлегенә бәя бирелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading