16+

Ташламалы товарны кире кайтарып буламы?

Намуссыз сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр кармагына ничек эләкмәскә?

Ташламалы товарны кире кайтарып буламы?

Намуссыз сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр кармагына ничек эләкмәскә?

Бүләк сертификатының куллану вакыты чыкса да, аны файдалануга киртәләр куелырга тиеш түгел. Сатучының акчасын кире кайтарудан баш тартуы да кулланучы хокукын боза. Сертификат тулысынча кулланылмаган очракта, калган сумма шулай ук “яна” алмый. Акция буенча сатып алынган товарларны кире кайтару яки алмаштыру мөмкин түгел дигән шартлар да законлы түгел. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова искәртеп узды.  

Быел татарстанлыларның шикаятьләреннән соң Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан эшмәкәрләргә ясалган кисәтүләр саны арткан. Барлыгы агымдагы елның 9 аенда идарә 2 меңнән ары шелтә белдергән, бу былтыргы шул ук вакыты белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк.

- Идарәгә килгән мөрәҗәгатьләрнең якынча 45 проценты кулланучылар хокукларын яклауга карый. Шуларның 40 процентка якыны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфатына бәйле. Калган өлешен төрле хезмәт күрсәтүләргә шикаятьләр тәшкил итә, - диде Юлия Булатова.

Ташламалы товарны да кире кайтарып була
Кулланучыларның үз хокукларыннан хәбәрдарлыгы арта. Шулай да намуссыз сатучылар “кармагы”на эләгүчеләр дә юк түгел. Алыш-биреш өлкәсендә нечкәлекләр бик күп, шуңа күрә Роспотребнадзор вәкилләре иң еш очраган алдаулар турында кисәтеп тора. 

Әйтик,  Юлия Булатова ассызыклаганча, сатучы акция буенча алынган товарны кире кайтарып булмый, дип, дөрес түгел мәгълүмат бирә. Канун буенча исә, теләсә нинди товарны, тулы бәясенә алынганмы ул, ташлама беләнме, кире кайтарырга һәм алмаштырырга мөмкин. Әгәр дә товарда кимчелекләр табылган булса, кулланучы аны шундый ук яки башка товарга алыштыруны сорый ала, акчасын кире кайтарырга да таләп итәргә хокуклы.

Бүләк сертификатлары “янмый”
Татарстанлылар идарәгә бүләк сертификатлары белән бәйле шикаятьләр белән дә еш мөрәҗәгать итә икән. “Золотое яблоко” кибете керткән законсыз кагыйдәләр белән риза булмаучылар аеруча күп, дип белдерде Юлия Булатова. Сәүдә челтәре бүләк сертификатларын куллану вакыты чыкканнан соң файдаланырга ирек бирми. Шулай ук сертификатның бер өлешенә тотылганнан соң, калганы “яна” дип белдерә икән.  Бу законсыз баерга теләүләр исәбенә керә. Сатучының сертификат буенча акчаны кире кайтарудан баш тартырга да хакы юк.

- Узган ел дәвамында һәм быел кулланучылар безгә күп тапкырлар “Золотое яблоко” тарафыннан бүләк карталарын сату һәм әйләнеше белән бәйле шикаятьләр белән мөрәҗәгать итте. Без таләпләрне бозуны булдырмау турында әллә ничә кисәтү ясадык. Әмма сатучы ягыннан актив гамәлләр күрелмәде. Шуңа күрә без аларга карата иск белән чыктык. Иск таләпләре канәгатьләндерелде, - дип сөйләде Юлия Булатова. 
Кармакка эләкмәү өчен – килешү төзе

Юлия Булатова сүзләренчә, татарстанлылар еш кына техника ремонтлау остаханәләренә дә зарлана. Кайбер сервис үзәкләрендә бушлай диагностика ясарга һәм аны рәткә китерергә вәгъдә итәләр. Әмма гамәлдәге кануннарны бозып, бернинди килешүләр дә төзелми. Кулланучылар моңа игътибарлы булырга тиеш. Чөнки берничә көннән шушы ремонт оешмаларыннан шалтыратып, эшне башкарып чыгулары турында хисап тоталар. Әмма төзекләндерү өчен алар сораган акча күләме генә яңа техника бәясенең 80 процентына кадәр җитәргә мөмкин.

- Кулланучы шул кадәр кыйммәтле ремонтка исәп тотмый. Шул чак эшне башкаручы теге яки сумманы түләттерү өчен төрле хәйләләргә бара.  Алар ремонтланган техниканы үзләрендә калдырачагын әйтә, яки бу техниканы сатып, эш өчен акчасын тотып калырга яный, төрле ысуллар белән куркыта башлый, - дип, ремонт хезмәткәрләренең намуссыз гамәлләре турында кисәтте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Мондый күңелсез хәлләргә тарымас өчен язмача формада килешү төзелергә тиеш. Бу документта барлык шартлар да – ремонтка нинди техника алынуы, аның бәясе, ремонт өчен түләнергә тиешле сумма, башкарылачак эш төрләре күрсәтелүе зарур. Әгәр дә мондый килешү юк икән, эшне башкаручы техниканы үзендә тотарга хакы юк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading