16+

Татар ризыклары белән горурланырлык булсын иде

Үзенең эшендә татарлыкны, миллилекне алга сөрүче кешеләр соклану уята. Аеруча ул бизнес белән бәйле булса.  Чаллыдан Алия Ганиева төрле камыр ризыклары пешерә, тәм-томнар һәм ярымфабрикатлар ясый. Хәзер аның продукциясен бөтен шәһәрдә беләләр, яратып ашыйлар икән. Аныкы сыман талкыш кәләвә эшләүче якын тирәдә бөтенләй юк, ә чәкчәкләрен әллә кайлардан соратып алалар.

Татар ризыклары белән горурланырлык булсын иде

Үзенең эшендә татарлыкны, миллилекне алга сөрүче кешеләр соклану уята. Аеруча ул бизнес белән бәйле булса.  Чаллыдан Алия Ганиева төрле камыр ризыклары пешерә, тәм-томнар һәм ярымфабрикатлар ясый. Хәзер аның продукциясен бөтен шәһәрдә беләләр, яратып ашыйлар икән. Аныкы сыман талкыш кәләвә эшләүче якын тирәдә бөтенләй юк, ә чәкчәкләрен әллә кайлардан соратып алалар.

Предприятиедәге кызлар пилмән дә бөгә, кыстыбыен да ясый, өчпочмагын да пешерә – барысына да җитешә. Әле Алиянең оешмасы милли бүләкләр дә әзерли. Матур итеп эшләнгән тартмага бал, май, чәкчәк, бавырсак, токмач, чәй һәм каз канаты салына. Аны күбрәк эре фирмалар һәм предприятиеләр бәйрәмнәр вакытында күпләп ала икән. Каз канатын аерым гына сатуны сорап та мөрәҗәгать итәләр ди, әмма эшмәкәр моңа каршы, чөнки бүләк әзерләүнең үзенең культурасы булырга тиеш, дип саный ул. Быел исә моның белән бөтенләй проблема килеп чыккан әле. Тукай районындагы фермада казлар саны кимегән, каурые да азайган, димәк, канатын да үреп булмый дигән сүз, шунлыктан товар дефицитка әверелгән.

– Ни өчен нәкъ менә шушы юнәлеш буенча эшләргә уйладыгыз? Пешекчеме әллә сез? – дип сорыйм эшмәкәрдән. 
– Декретка чыккач, өйдә утырасы килмәде, – ди ул җавапка. – Әниемнең сеңлесе чәкчәк пешерү белән шөгыльләнә иде. Җитешә алмый башлагач, мине эшкә өйрәтте. Кешеләрнең бәйрәм табынында мин пешергән чәкчәкләр барлыкка килә башлады. Халык ошатты, һәм өйдә әлеге эш белән шөгыльләнергә керештем. Бу 2017 ел иде. Аннары арендага бер мәйданчык алып, бавырсак, талкыш каләвә дә ясарга алындым. Ә инде эш җайланып киткәч, ярымфабрикатлар, пилмәннәр һәм мантылар барлыкка килде.

– Миллилеккә дә зур игътибар бирәсез әле...
– Татарлыгым белән горурланам, ана телемдә сөйләшәм, балаларымны да шул мохиттә тәрбияләргә тырышам. Коллективым да тулысынча татарлар, чөнки бары тик үзебезнең кешеләр генә милли ризыкларыбызның барлык нечкәлекләрен белә. Менә бавырсакны ничек итеп мин русча аңлатыйм? Хәзер чәкчәкне супермаркетларда сатыла торган катып беткән бер нәрсә дип кабул итәләр. Ә бит ул безнең чын татарныкы, тәмле, телеңне йотарлык ризык. Әйтик, без өчпочмакларыбызга каз мае кушабыз, борынгы ата-бабаларыбыз, әбиләребез шулай пешергән. Һәрберберсенең үз фәлсәфәсе бар, ә анда татарлык чагыла. Безнең халык ризыклары арзан була алмый. Эш әле анда гына да түгел, сыйфатлы милли чәкчәкләребезне һәм өчпочмакларыбызны менә шушы ул безнекеләр дип халыкка күрсәтәсе килә. Вак кына әйбергә дә игътибар итәргә тырышабыз, чөнки нәкъ менә шулар сыйфат дигән нәрсәгә китерә дә инде. Ризыкларыбызны пешерергә аерым төрле каймак кына ярый, ә аны хәзер күбесенчә “заменитель” белән ясыйлар. Ә кибеттә сатылган пакеттагы гадәти каймак белән эш алып барып булмый. Менә шундый проблемалар белән дә очрашабыз. Сыйфатлы итеп ясыйсы килә татар ризыкларын. 
Бүген Алия Ганиеваның предприятисендә 9 кеше эшли. Бизнесы яхшы бара дип аңладым, чөнки быел февральдәге табыш узган елгысына караганда өч мәртәбә арткан. Шунысы да уңайлы, җитәкче барлык ризыкларны үзе дә пешерә белә, берәрсе эшкә чыкмаса, берсүзсез алмаштыра ала. Әйтик, чәкчәкнең һәрберсен үзе аша уздыра икән. “Мин эшмәкәр түгел, ә һөнәрче”, – ди үзе турында Алия Ганиева. Аның фикеренчә, өйдә камыр ризыклары пешерүчеләр дә, тәм-том ясаучылар да күп, әмма чын җитештерү предприятиесе оештырып, заманча технологияләрне кулланып, юридик яктан барысын да тәртипкә салып, эшләүчеләр аз. Шул ук вакытта тарихи милиллекне саклап калу турында да уйларга кирәк, ә бу күпчелеккә хас күренеш түгел. 

– Төп максатым акча эшләү түгел, ә татар ризыкларының сыйфатын арттыру, таныту. Аның белән горурланырлык булсын иде, – дип, ассызыклады Алия Ганиева. 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading