«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Быел бәйге дүртенче тапкыр уза.
Аны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Узган елны бәйгедә якынча 3 мең 500 кеше катнашкан. Быел да «ТАТАР СҮЗЕ»ндә яңалыклар күп икән.
Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.
Бәйгедә өр-яңа “Туган тел” номинациясе булдырылган. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала.
– «ТАТАР СҮЗЕ» – милләтебезнең йөзе. Бәйге ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ телеканалларына яңа йөзләр табылды. Россия хәтта чит илдән дә катнашучылар булды. Бөтен татар халкына мөрәҗәгать итәм. Катнашыгыз! Бәйге аша сез әдәбиятка битараф булмаганыгызны күрсәтәсез, – диде Рамилә Сәхабетдинова - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире.
Бәйгенең мөһимлеген «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулла да ассызыклып үтте. Ул да бәйгедә катнашу теләген белдерде. Урын бирмичә генә, әлбәттә.
– Мин үскән вакытта мондый бәйгеләр булмады, кызганыч. «ТАТАР СҮЗЕ» – бик зур бәйге. Узган елны безгә бер дә ишетмәгән тәхәллүсле язучылардан гаризалар килде. Димәк, укучыларыбызга караганда язучыларыбыз күбрәк. Бу конкурс – әдәбиятне укучылар санын арттыра. Язучыларга да иҗатларын киң мәйданга чыгару мөмкинлеген бирә, – диде ул.
Узган елны бәйгедә җиңү яулаган Балтач районыннан Ленар Хаматов та матбугат конференциясенедә үз фикерләрен җиткерде. Ул елдан артык мич чыгару белән шөгыльләнә икән. Бәйгедә катнашырга аңа клуб хезмәткәрләре тәкъдим иткән.
– Ничек бар шулай яздырып җибәрдем. Гап-гади киемнән, гап-гади телефонга төшереп гариза җибәрдек. Җиңү яулавыма ышана алмадым, бернинди “блат”ым да юк. Оештыручылар, жюри әгъзалары белән бары гала-концертта гына очраштык. “Мин булдыра алмаячакмын”, – дип әйтмәгез. К
Бәйгедә катнашу өчен, туры килгән номинацияне сайларга, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юлларга кирәк. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.
Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгенең оештыручылары белән элемтәгә керү өчен 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына язарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар