16+

“Татарстан инвесторларга иң яхшы шартлар тәкъдим итә”

Татарстан инвесторларга мөмкин кадәр уңайлы эш шартлары тәкъдим итәргә әзер.

“Татарстан инвесторларга иң яхшы шартлар тәкъдим итә”

Татарстан инвесторларга мөмкин кадәр уңайлы эш шартлары тәкъдим итәргә әзер.

Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина KazanForum кысаларындагы халыкара инвестицияләргә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

Аның сүзләренчә, республика хәзерге вакытта ислам илләре компанияләре өчен Россия һәм БДБ илләре базарына керү ноктасы буларак позицияләнә.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ислам илләре һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә өч компонентны билгеләде. Беренчесе – логистик инфраструктура. Бу сәүдә мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәдә көйләргә һәм алга таба инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирердәй фактор, диде ул. 

Икенче компонент – финанс инфраструктура. Ул үз эченә ислам банкингын да ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та «бу мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөһим корал» дип билгеләде.  Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы ислам банкингыбуенча тәҗрибә үткәрелгән 4 төбәкнең берсе. Шул ук вакытта Талия Миңнуллина халыкара валюталар белән эш итү кыенлыкларын да әйтеп китте. Аның сүзләренчә, бизнес нәтиҗәле эшләсен һәм үсеш темпларын киметмәсен өчен бу юнәлештә оператив карарлар кабул итү кирәк.

Өченче мөһим юнәлеш дип, Талия Миңнуллина технологик суверенитетны, фән һәм технологияләр өлкәсендәге үсешне атады.

Талия Миңнуллина KazanForumнан көткән нәтиҗәләр турында да әйтеп китте.

- Бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә яхшы потенциалы бар —бу авыл хуҗалыгы техникасы да, продукцияне эшкәртү дә. Без кадрлар әзерләү буенча уртак проектларны тормышка ашырырга әзер, белем бирү учреждениеләре буенча безнең позицияләребез бик яхшы. Әлбәттә, цифрлаштыру буенча – бездә өч ИТ-парк, Иннополис бар. Бу яктан Татарстан Россия мәйданында бик ачык чагылыш таба. Башка күп юнәлешләр буенча да без инвесторларга мөмкин кадәр яхшы эш шартлары тәкъдим итәргә әзер, - диде ул.

Искәртеп узабыз, Татарстан башкаласында «KazanForum» халыкара икътисади форумы бара. Быел ул 15нче тапкыр оештырыла. Талия Миңнулилина әйтүенчә, быелгы юбилей форумына дөньяның 85 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 20 меңләп кеше килгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading