16+

Татарстан Рәисе өлкәннәргә нәрсә әйткән?

Республикада 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада бара.

Татарстан Рәисе өлкәннәргә нәрсә әйткән?

Республикада 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада бара.

2023 елга мәгълүматлар буенча, Татарстанда 4 001 625 кеше яши, шуның 24 проценты (967 мең кеше) – өлкәннәр.

Социаль хезмәт
– Татарстанда 208 кеше 100 яшь чиген узды, аларның 187се – хатын-кызлар, 21е ир-атлар. Өлкән яшьтәге 16 мең кешегә өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелә, ә 6259 кеше дәвамлы хәстәрләүдә тотыла. Авыру һәм нык өлкәннәрне карау нечкәлекләре буенча социаль яклау бүлекләрендә “Хәстәрләү мәктәбе” эшли. Быел аларда 2 мең социаль хезмәткәр һәм өлкәннәрнең туганнары курслар узды. Шулай ук социаль бүлекләрдә инвалидлар өчен техник җайланмалар прокаты бар, алардан җайланмаларны өч айга бушлай алып торып була. Инвалидлыкны документлаштыруга 6 айга кадәр вакыт уза, ә техник җайланма көнендә үк кирәк. “Демография” илкүләм проекты кысаларында, мәшгульлек үзәкләрендә 50 яшьтән өлкәннәр яки пенсия алдындагылар алмаш һөнәргә укый ала. Өлкәннәр көненә багышланган чаралар һәр муниципаль берәмлектә оештырыла. Республикада 31 гаилә чит кешене үз гаиләләренә алып тәрбияли. Аталар һәм аналар көннәре бар, декада –  әбиләр һәм бабайлар көне булсын. Өлкәннәргә һәрдаим хөрмәт һәм кайгырту күрсәтик, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова декаданы “әбиләр һәм бабайлар көне” дип исемләүгә шик белдерде.

– Декада барышында бер кешегә шулай “әби” дип дәшкән идем. Теге апа: “Минем гаиләм дә булмады, оныкларым да юк. Мин берничек тә әби түгел, миңа “әби” дип әйтмәгез”, – дип чәчрәп чыкты. Әлеге ханым: “Без – зирәкләр (мудрые)”, – диде. Шунлыктан, “акыллылар һәм зирәкләр декадасы” дип әйтсәк, дөресрәк булыр, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Казанда декадада өлкәннәр катнашында төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелә. “Йөзяшәрләр уены” спорт чаралары октябрьдән башланып, киләсе елның маенда гына тәмамланачак.

Совет чоры пенсиясе юк
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин өлкән яшьтәгеләрне мошенниклардан сак булырга чакырды. Искә төшерик, Россия Социаль фонды – Пенсия фонды белән Иминиятләштерү фондын берләштерүдән барлыкка китерелде.

– Мошенникларның “совет чоры пенсиясен өстибез” дип шалтырату очраклары бар. Мондый гамәл ялган, совет чоры пенсиясе исәп-хисапка алынды инде ул. Шунлыктан, өлкәннәр андый хәбәрләргә ышанмасыннар, телефоннан шалтыраткан алдакчыларга акча күчермәсеннәр, – дип кисәтте Эдуард Вафин.

Татарстанлылар  бүлекчәнең электрон хезмәтләреннән торган саен активрак файдалана икән. Авыл хуҗалыгында 30 елдан ким булмаганча эшләгән кешеләрнең пенсияләренә өстәмә билгеләнә. Әлеге кеше шәһәргә яшәргә күченгән очракта да пенсиягә өстәмәсе саклана. 

– Республикада 80 яшьне узган 130 мең кеше яши. Эшсезләр өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтүче булып урнашып, үзенә хезмәт стажы туплый ала, –дип киңәш итте Эдуард Вафин.

Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләрендә “Өлкән буыннарның аралашу үзәкләре” ачыла башлаган. Мондый үзәкләр Азнакай, Арча, Буа районнарында һәм Чаллыда эшли инде. Үзәкләр 176 чара оештырган, аларда 1930 кеше катнашкан.

Табиб үзе килгәндә яхшы
Татарстанда өлкән яшьтәге 523 мең кешегә медицина каравы үткәрелгән. Хастаханәләрдә 69 гериатрея кабинеты эшли. Аларда өлкән яшьтәгеләргә хәтерне яхшырту күнекмәләре үткәрелә, социаль тәрбия бирелә.

– Республика буенча 6 “Мобиль дәваханә” хәрәкәтләнә. Ул авыл халкы арасында бик популяр, чөнки медицина белгечләре авылларга барып кешеләрне кабул итә. Быел 28 600 кеше кабул ителде, – диде республканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Әлмир Абашев.

Рәис сүзе
Россия пенсионерлар оешмасының Татарстан буенча бүлеге әйдаманы Любовь Мишина өлкән яшьтәгеләрне кайгыртканнары өчен Татарстан җитәкчелегенә, министрлыкларга рәхмәт әйтте.

– Компьютер белемнәре буенча конкурс башланды, өлкәннәр бу чарада актив катнашсын. Спартакиадалар үткәрелә, – диде Любовь Мишина.
 Россия пенсионерлар (ветераннар) җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Хәбир Иштирәков та пенсионерларны актив тормышка чакырды.

– 2013 елдан “Ветеранга – ветеран игътибары” проектын гамәлгә ашырабыз. Ветеран икенче бер ветеранны хәстәрләүдә ярдәм итә. “Гаилә фотоархивы” проекты кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары, тарихи гаилә фоторәсемнәрен электрон вариантка күчереп безнең оешма адресына җибәрегез. Аларны Мәскәү һәм Татарстан архивларына тапшырабыз. Кәгазь вариантындагы фоторәсемнәр искерә-таушала бит. Өлкәннәрнең кул эшләнмәләреннән иҗат күргәзмәләре үткәрәбез, 61 күргәзмәне 27 мең кеше карады, – диде Хәбир Иштирәков.

Өлкән яшьтәгеләрнең “Балкыш – Сияние” фестивале елдан-ел абруй казана бара.
 – Узган ел 27 мең кеше сәхнәгә күтәрелде. Быелгы фестиваль ноябрь аеннан старт ала. Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем, ул: “Фестивальне үткәрербез. Ветераннарга да булышмагач, без нәрсәгә кирәк?!” – дип җавап бирде, – диде Хәбир Иштирәков.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading