“Казан Экспо”да милләтләр бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган чарада карар әйбер бик күп булды.
Зур зал буенча рәт-рәт төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен күрсәтүче күргәзмәләр тезелеп китте. Уңга карасаң җырлыйлар, сулга карасаң бииләр, кыскасы бөтен тарафтан бәйрәм рухы килеп торды. Хәтта бер көн эчендә республикада зурлап үткәрелә торган бәйрәмнәрдә дә кунак булдык. Күзләр йөгерешә, бөтен җирдә бәйрәм шаулагач, кайда барып тотынырга белмәгән кешеләр күп булды.
Казан Экспода күргәзмә иртәнге 9 да башланып, кичке 6га кадәр дәвам итте. Төрле милләт вәкилләренең мәдәнияте белән без дә якыннан танышырга булдык. Үтеп барышлый баллар торган киштәләргә күз төште. Анда марий телендә җыр-биюләр яңгырап торды. Баксаң, үзебезнең Әгерҗе марийлары икән. Бу районда барлыгы 3 меңгә якын марий яши. Алар төпләнгән 8 авыл бар.
- Марийларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре табигать белән бәйле. Без бик оста умартачылар. Чиста марийлар православие динен кабул итмәгәннәр. Без хәзер дә төрле аллаларга ышанабыз, аларны хөрмәт итәбез. Кеше 50 яшенә генә тулысынча җитлегеп бетә икән. Бу яшькә җиткәч кенә кешенең милләте, буыны турында мәгълүмат туплауга ихтыяҗ туа. Хәзер милләтемнең тарихын тирәнтен өйрәнә башладым, шундый кызык икән бит. Яшьләргә гаилә корырга, балалар үстерегә кирәк әле. Алар күп кенә гореф-гадәтләребезне аңлап та бетермәскә мөмкин. Әлбәттә, без балаларыбызга йолаларны кече яшьтән үк күрсәтәбез. Ел дәвамында узучы бәйрәмнәрне элеккеге гореф-гадәтләргә нигезләнеп буыннан-буынга күчерергә тырышабыз, - дип әйтте Эдуард Михайлов.
Казан Экспога төрле илләрдән килгән студентларны да кунак итеп чакырганнар. Африка студентлары Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәниятенә сокланып карап торды. Ә халык исә, ерак араларны якын иткән кара тәнле кешеләрдән күзләрен ала алмады. Африкалылар татарлар белән, ә татарлар африкалылар белән фотага төшәргә тотынды. Ике милләт тә канәгать калды.
Татарстанда башка илләрдән килеп, төпләнеп калучылар да бихисап. Аеруча Әзербәйҗан, Таджикистан, Үзбәкстаннан яшәү урыны итеп Казанны сайлаучылар күп. “Ни өчен нәкъ Татарстанга килеп төпләндегез?” - дип сораштык үзләреннән.
- Без бик кунакчыл халык. Бу сыйфатыбыз татарларга охшаган. Татарстанда 5 ел яшибез. Россиянең башка шәһәрләрендә дә яшәп карадык. Яшәү өчен иң уңайлы җир – Казан булып чыкты. Татарстан белән Таджикистанны уртак дин берләштерә. Татарстанда халык та бик толерант. Бөтен милләт вәкилләрен дә кабул итәләр. Монда эшләргә, үсәргә мөмкинлекләр күп. Балаларым мәктәпкә йөри, ирем белән фатир сатып алдык. Без Татарстанда тормыш белән бик канәгать, - диде Диләфрүз Әлимова.
Бәйрәмгә Татарстанның милли музее да кыйммәтле экспонатларын алып килгән иде. Элеккеге чүлмәкләр, сөлгеләр, ювелир эшләнмәләр турында музей хезмәткәре таныштырып торды. Музейга сәяхәт кылган төсле булдык. Балык бистәсе районыннан 1910 елгы ювелир эшләнмәләренең бүген дә үз матурлыгын югалтмавы шаккаттыра. Кызганыч, бу үзенчәлекле технологияләрне белүче, милли һөнәрчеләребез бик аз. Сүз уңаеннан, һөнәрчеләр өчен дә бер почмак бүлеп бирелгән иде бит. Анда да халык кайнашты.
Көн дәвамында “Этнографик диктант” акциясендә дә катнашучылар булды. Сораулары җиңелдән түгел иде. Тарихтан кала, Россиядә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен дә белергә кирәк булды. Белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр “Этнографик диктант”ны 8 ноябрьгә кадәр онлайн да эшли ала.
Бәйрәмне концерт тәмамлады. Анда “Наш дом – Татарстан” конкурсы җиңүчеләре һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур программа төзелгән иде. Бер көн эчендә Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен күзәтеп булды. Милли бәйрәмнәргә чын пиар булды бу. Киләсе бәйрәмнәрдә милли мәдәниятләр белән танышырга теләүчеләр артыр, күрәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар