16+

Татарстанда быел 7 авыл “гүр газабыннан” котылды

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында республикада 2017 елдан башлап 812 чакрым юл төзелгән һәм төзекләндерелгән.

Татарстанда быел 7 авыл “гүр газабыннан” котылды

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында республикада 2017 елдан башлап 812 чакрым юл төзелгән һәм төзекләндерелгән.

– Татарстанда быел юллар төзелешенә 83 миллиард сум билгеләнгән иде. Әлеге финанс чыганакларының 10 процент тирәсе илкүләм проектны гамәлгә ашыруга юнәлтелде, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Казан агломерациясе

Башкалада узган җәйдә илкүләм проект ярдәмендә 515,7 чакрым юл төзекләндерелгән. Мисал өчен, Копылов, Гаврилов, Баруди, Химиклар , Лейтенант  Шмид урамнарында һәм Ибраһимов проспектында ремонт эшләре башкарылды. Отары белән Иске Победиловво бистәләре арасындагы юл яңартылды.

“Банкирлар тракты”

Казанда Вознесение трактының 2нче чиратын төзү эшләре бара. Җиңү проспектыннан М-7 федераль автотрассасына кадәр 7,5 чакрым араны били ул. Әлеге юл төзелешенә быел 278,1 миллион сум күчерелгән. Проектның тулы бәясе 26 миллиард сум.

– Вознесение тракты быел ачылачакмы? Аннан файдаланган өчен түләү ничә сум булачак? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Вознесение трактының 2нче чиратын төзеп бетерү максатыннан, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек алымы кулланылды. Федераль банклар концессионер сыйфатында катнаша. Вознесение трактының быел ачылу-ачылмавын, түләүнең ничә сумнан булачагын концессионерлар хәл итә. Бүгенгә бу турыда тәгаен мәгълүмат юк, – дип җавап кайтарды Артем Чукин.

Концессионер, ягъни, инвестиция керткән банклар хуҗа булып чыга Вознесение трактының 2нче чиратына. Шунлыктан, без аны “Банкирлар тракты” дип йөртсәк, һич ялгыш булмас, мөгаен.

Чаллы агломерациясе

Автошәһәрдә быел 11,8 чакрым юл төзекләндерелгән. Илкүләм проект ярдәмендә биредә барлыгы 331,2 чакрым юл яңартылган. Киләсе елда Чаллы белән Түбән Кама зоналарындагы юлларның 85 проценты норматив дәрәҗәгә җиткереләчәк.

Түбән Кама агломерациясе

Быел монда 657,6 миллион сумга 7,9 чакрым юл төзекләндерелгән, 3 участоктагы эшләр дә тәмамланган. Илкүләм проект кысаларында Түбән Кама зонасында барлыгы 43,4 чакрым автомобиль юллары ремонтланган.

Күперләр һәм светофорлар

Федераль проект кысаларында 2022 елдан башлап Татарстандагы инженерлык корылмаларына да капиталь ремонт башланды. Быел янә 19 күпер яңа сулыш алды, тагын 27 күпер капиталь төзекләндерү исемлегендә чират көтә. Инженерлык корылмаларындагы тимер конструкцияләр күгәрү-черүгә бирешмәсен өчен заманча технологияләр кулланыла хәзер.

Авыллар, өметегезне өзмәгез!

Борынгылар “Юл газабы – гүр газабы”, дип әйтеп калдырган. Язгы һәм көзге пычракларда юлда батып калуларны күбебез хәтерли. Авылларыбызга асфальт юллар сузылганлыгына сөенәбез. Татарстанда әле юлсызлыктан интегүче авыллар бар.

– Быел 7 авылга асфальт юл салынды. Бакчачылык ширкатьләренә, балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына, фермер хуҗалыкларына юллар китерелә. Киләсе елдан башлап юл төзү-төзекләндерү эшләре инде “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында дәвам иттереләчәк, – дип сүзен йомгаклады Артем Чукин.

 Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading