16+

Татарстанда кара землянкада яшәүче 62 яшьлек ир: «Мине күрмәсләр дип борчылмыйм, гәүдәм җир астында калачак... »

Соңгы тапкыр үткән елның көзендә юынган. Карлар эреп, язлар килмичә, тәне кабат су күрмәс кебек. Мичендә тәүлек әйләнәсе ут үрләсә дә, тузып килгән сәләмә землянкасында барыбер суык. Сүзем XXI гасыр күкрәк каккан чорда кара землянкада яшәүче 62 яшьлек ир турында.

Татарстанда кара землянкада яшәүче 62 яшьлек ир: «Мине күрмәсләр дип борчылмыйм, гәүдәм җир астында калачак... »

Соңгы тапкыр үткән елның көзендә юынган. Карлар эреп, язлар килмичә, тәне кабат су күрмәс кебек. Мичендә тәүлек әйләнәсе ут үрләсә дә, тузып килгән сәләмә землянкасында барыбер суык. Сүзем XXI гасыр күкрәк каккан чорда кара землянкада яшәүче 62 яшьлек ир турында.

Татарстан урманында җир астындагы йортында яшәүче ир-атның хәлен белеп кайттык 

Әйе,  дөрес әйтәм — землянкада... Үзебездә. Татарстанда.

Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, Югары Ослан районы җирлегендә. Ышанырлык та түгел, хәтта Россиядә бердәнбер очрактыр кебек. Элек анда әнисе Анна ханым яшәде. Мин дә хәтерлим. Аның землянкасы урнашкан сөзәк тау итәген “Әби чалуы”  дип йөртә идек. Үч иткәндәй, җиләге дә мулдан, җыярга да куркыта иде. Мифка әйләнгән урман әбисе яшәгән шомлы урынга, өч дистә елдан соң әйләнеп килдем. Күрәсем, әнисеннән соң “төп нигез” җылысын суытмыйча яшәүче улы — Владимир Миронов белән сөйләшәсем килде.

Кыш уртасында түгел, хәтта җәй челләсендә дә ул тирәне урманчылар әйләнеп үтәргә тырыша. Үткен пәке белән йөри, дигән даны бар. Владимир үзе дә землянкасына якын җибәрми. Кирмән белән дә әйләндермәгән, кисәтеп, язу да элмәгән. Язылмаган урман канунын бозып, тынлыгына без аваз салдык!.. Рәхмәт, Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Дмитрий Плохов ярдәменнән башка андый ук кыюлык кермәс иде. Юлын да ул кайгыртты. Чөнки олы юлдан туры керсәң 2-3 чакрым үтәсе.

Тик урман, чокырлы җирләрне үтәсе, өстәвенә муеннан көрт... Әйләнеп 7 чакрым тирәсе, кышкы матайларда җилдереп, бер сулышта үттек. Дмитрийның икенче ел гына эшләве, рәхмәттән ары сүз юк егеткә, ризык юнәтү җәһәтендә үз җирлегенә керүче урман кешесенә ярдәм итә. Капчыклап бәрәңгесен, итен-маен китергән. Дөрес, карагуҗалыларның төрлесе төрле фикердә, эшләп ашасын, урманда кыргыйланып ятмасын, кешеләр арасына керсен, дөньяга чыксын, диючеләр дә бар. Без дә бу гаиләнең кешеләрдән ни сәбәпле бизеп яшәвен аңларга тырыштык. 

Алдан әйтелгәч, көткән иде үзе! “Вовка!” — дип бер оран салулары җитте. Йөгереп тә чыкты. Сакал-мыегы үскән, чәчләре дә җилкәсеннән, күптән юынмаган... Үз хәленнән үзе кыенсынып, әмма ачык итеп эндәште.

—Казанда бомжларны күргәнем бар минем, юынмаганнар, сасы ис килә. Мин юынам да, яшем дә бара бит, быелгы кыш та салкын, өзлегә күрмим, дим... Авырып китсәм... Мичтә су җылытам да, мич кырыена ләгән куеп, шунда юынам. Ул ләгәндә әни безнең һәрберебезне тугач коендырган, менә мирас булып, миңа калды... — дип сүз башлады Владимир абый.

Әрсезләнеп, землянка эчендә үттем. Ишегенә чак сыйдым. Тар гына аралык, мөгаен ул ишектер инде, тик янтайган... Уйларга да куркыныч, әмма кабергә атлап кергән сыман. Тәрәзәсез, утсыз җир асты. Мичтә чыртлаган утын ялкыны бердәнбер өмет уты... Бер урындык, тар гына сәке, бар җир төргәк белән тулы, яртылаш өелгән, ясалма мич...Бакыр чыбыклар күренә, радио тыңлый, димәк. Маңгаенда — фонаре, сукыр тычкан уты кебек кенә, батарейкасы бетеп, сүнеп килә. Ике метрга ике метр тирәсе бу куышлык, кабердән чак кына киңрәк...

—Авырып урынга егылсагыз, хәлегезне дә белүче юк бит... 
—Алдан уйланылган, сеңлем... Менә шушы сәкемә ятып җан бирсәм, күрәсезме, землянкам болай да чак сулый, беркөнне ул барыбер өстемә ишеләчәк. Мине күрмәсләр дип борчылмыйм, гәүдәм җир астында калачак... 

—Ник монда яшисез? Ник урманда?..
—(Пауза) Без бишебез дә Васильевода туган, кешеләр арасында яшәдек. Алтау булганбыз, беребез кечкенә вакытта ук үлгән. Әни заводта эшләде. Әти озак еллар төрмәдә утырды. Бабай — атаклы генерал, өч улы да хәрби. Әти Сталин портретын ясаган. Совет заманында! Үзе хәрби! Шуның өчен төрмәгә япканнар. Кача ул, тотып, тагын өстиләр. Әтине без белмибез дә, әни соңрак сөйләде. Әни тәртипле яшәде, үлгәнче дә бер тамчы хәмер эчмәде, өч урында эшләсә дә, безне тартып алганнар. Әтинең җиле тигәндер инде... Зәйдәге ятимнәр йортында үстек. Әни бирмәскә дип тә тырыша, безне алып киткәндә бик каты кыйнаганнар үзен. Менә шуның өчен рәнҗеде ул кешеләргә. Үлгәнче дә кичермәде. Кайдалыгыбызны да әйтмәгәннәр аңа. Ул мескенем ятимнәр йорты саен соранып, эзләп тапты безне. Әни менә шул елларда, авылга кайтып китә. Тумышы белән бу яктан ул. Ровенское авылы мәктәбендә укыган. Монда элек Сычевка дигән авыл булган. Шушы ике авылны бетереп, халкын Карагуҗага күчергәннәр. Теге заман сәясәте, башта чирәм җир сөреп авыл төзеткәннәр, аннары эреләндергәннәр! Халык йортларын да сүтеп алып киткән... Әни үз куллары белән землянка казып керә. Анысы ишелде инде, монысы — икенчесе. Әни аны бик тирән итеп казыган иде дә, язларын су чыга. Үзем, сипләгәндә, ярты метрлап күтәрдем... Зәйдә эретеп ябыштыручыга укыдым, һөнәрем бар. Армиядә хезмәт иттем, Васильевода, Яшел үзәндәге заводларда эшләдем. Өйләнмәдем. Әнине ташламадык. Апалар да кайтып йөрде. Җәйләрен тышта сузылып ятып йоклый идек. Төпчегебез Лидия Кама Аланында кияүдә, исәнме икән?.. Михаил абыем, әнине җирләгәч, икенче көнне вафат булды. Ольга апам Иваново шәһәрендә яши. Мин җәйләрен аның янында торып, акча эшлим. Сәпитемә утырам да,  10 тәүлек дигәндә, Ивановаго барып җитәм. Ул минем бөтен эшләгән акчамны алып кала, ай саен 2000 сумлап җибәреп тора. Аннары үзем дә тик ятмыйм, тимер-томыр җыеп тапшырам.

—Әниегез күптән вафатмы?.. 
—2007 елда. Картайган иде инде... Соңгы елында кышны да бик авыр кышлады. “Алып китеп, чиратлашып карагыз әле”, — дип апаларга да әйттем. Хәтере бетте. Кайтып керәм, әни юк. Эзләп китәм,  урманда агач төбенә барып утырган да, йоклап киткән була. Ничә мәртәбә өшеп үлә язды. Көз көне чикләвек җыярга урманга киткән җирдән кайтмаган ул. Мин эштә. Апаларга да әйттем, сизәм мәйтәм, әни үлгән. Күрәзәчәлек сәләтем дә бар, әйткәнем гел туры килә. 1930 елгы иде әни мәрхүмә. Ашыгып кайттым, әни юк. Землянкадан 200 метр гына читтә, туп-туры мәетенә барып чыктым. Йөзе юк иде инде, баш сөяге утырып калган. Кул-аяк чуклары гына исән, алары да каралган. Гәүдәсен кортлар баскан... Киемнәреннән генә таныдым. Ике ай буе череп яткан бит инде ул. Ике кесәсе тулы чикләвек иде!.. Апаларга да, тикшерүчеләргә дә хәбәр бирдем. Брезентка салып, мәетлеккә илттек. Олы юлга кадәр чыгарга кирәк, теге березентны тартып барам, түзем булмаслык сасы, артыма борылып карасам әнинең баш сөяге юк, тәгәрәп төшеп калган. Аны эзләп кире йөгердем... 

—Әтиегезнең хәбәрен беләсезме?
—Төрмәдән кайткач, әни кабул итми аны. Әле олыгайгач та, әнине алырга дип землянкага кайткан иде, әни китмәде. Мари Республикасында яшәде. Икенче гаилә корса да, балалары булмады... Апалар җирләргә бардылар.

—Кешеләр янына чыгарга вакыт бит инде, гомерегез үтеп бетеп бара...
—Кешеләр калдымени? Чын кешеләр юк та бит, кемгә карама, күңелендә көнчелек, каралык. Гайбәт сөйлиләр. Мине дә бит бу тирәдәгеләр, төрмәдә утырган, диләр. Аллам сакласын! Михаил абыем хәрби хезмәттән качып кайткан иде, землянкадан кире алып киттеләр. Шуның өчен утырттылар. Аның бәласен гомере буе мин күтәрдем. Азык-төлек алырга да бит 15 чакрым ераклыктагы, мине белмәгән авылларга барам. Чаңгыларымны киям дә олы юлга чаклы велосипедымны җилкәмдә күтәреп чыгам. Аннан велосипедка утырып барам. Иң арзанлы азыкларны гына алам, чамалап кына тотам. Күп ашамыйм. Көнгә бер бәрәңге, бер-ике кашык токмач. Утынны да алдан хәстәрләмим. Көнлек барып кисеп кайтам. Көн үтсенгә бер эш. Суны чишмәдән алам. Кышы буе да катмый. Аның да суы саега. Улакны төзәтеп кенә куям, кабан дуңгызлары килеп ишеп тә китәләр. Узган елны алар чебен кебек кырылды, көтүләре белән тәгәрәшеп үлделәр. Берәр авыру чыкты, күрәсең. Куяннар күренгәли, пошилар килеп китә. Алар шактый. Бүреләр дә булгалый, аларны аучылар ата. 

—Курыкмыйсызмы сез монда?
—Кемнән? Монда — тынлык! Рәхәтлек! Кар яуса, көн дә су юлын ачам, күргәнсездер. 10лап сукмагым гына бар, бөтенесе ялт иткән. Җәяү күп йөрим мин, шуңа саулыгым шөкер!..

—Шулай да, якын-тирә авыллардан бер йорт караштырыйк әле сезгә. Бәлки, күчәрсез дә?..
—Юк, кирәкми. Шушында гына яшәп үләм. Авыл җирлеге башлыгы әнә: “Егетләр табам”, — ди, яңа землянка казып бирәселәр. Монысы әни нигезе, ишелеп, үземне җир басса да ташлап китмим. Әни мине Карагуҗа авылындагы бер йортка теркәгән, паспортымны алмаштырганда белдем... Ләкин минем адрес — землянка! — ди Владимир. 

Карагуҗа авылында озак еллар баш агроном, аннан авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Владимир әфәнде Плоховны да күреп сөйләштек.

—Теге елларны ул гаиләне урманда беренче булып мин эзләп таптым. Кырларны карарга бардык, маугли шикелле берничә бала йөгерешә. Ипләп карасак — землянка! Ачып керсәк — Анна апа! Без аны авылга күчердек. Күп фатирлы йорттан бер бүлмә бирдек. Балаларын алып күчкән дә иде. Үзен фермага эшкә урнаштырдык. Нибары 3 айга җитте сабырлыгы, төн уртасында кире землянкасына кайтып китте. Пенсиясен алырга авылга килеп йөрде үзе. “Нишләп алай соң?” — дип сорый идем. “Башкача булмый...” — дия иде мәрхүмә. Нишләтик соң, бәйләп куйсак та авылда тормый бит ул... Бүреккә салган бүре баласыдай урманына качып китәчәк, — ди Владимир әфәнде. 

Җирле хакимияткә дә, Владимир Мироновның  үзенә дә шелтәле сүзем юк. Тик кешелеккә үпкәм күперде... Анна апаның кешеләргә рәнҗүенә без гаепле түгелме? Әйе, кемнәрдер кешелексезлекне дә җиңә ала, тик төрлебездә төрле холык. Ә Владимир Миронов белән саубуллашканда, күңелемне сынык өмет белән “юатты” — ул үзе шулай яшәргә тели... Җаны, тәне белән табигатькә якын икән — үзгәрә алмый. Беләм, сүз кушып караучылар табылыр. Әйтер сүзегез бар икән, хат язарга мөмкин: Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Кыр почтасы — Владимир Мироновка. Хат ташучы илтер, олы юлдан турыга — 2, әйләнеп 7 чакрым гына... 

Тулырак фоторепортаж: сылтама буенча

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешенең эчке доньясын,кунел хэлэтен кем дэ анлый алмый.Анлар очен ул кеше кичергэннен ятрысын гына булса да кичерергэ кирэк. Явызлыкның ин югары ноктасына житкэн 20 нче гасыр хэм кызганычка каршы 21 нче чесе дэ эллэ ни аерылмый торган чор кешелэре кубрэк тынычлык,кешелэрдэн аерымрак урыннарны эзлэргэ мэжбур.Гаделсезлек,явызлык,битарафлык баланстан артып киткэн вакыттагы куренеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллаhыбыз саулыгын бирсен бу кпшегэ

      Мөһим

      loading