16+

Торакны ни өчен иминиятләштерергә кирәк?

11 декабря 2024, 10:23
551
1
0
Уку өчен 3 минут

Россиядә торакны иминиятләштерү популярлык казана икән. Кешеләр милекне саклау мәсьәләсенә җитдирәк карый башлаган.

Торакны ни өчен иминиятләштерергә кирәк?

Россиядә торакны иминиятләштерү популярлык казана икән. Кешеләр милекне саклау мәсьәләсенә җитдирәк карый башлаган.

Әмма полисны рәсмиләштерү процедурасын гади дип әйтеп булмый.

Торакны ни өчен иминиятләштерергә кирәк?
Фатир яки йорт, кагыйдә буларак, адәм баласында булган иң кыйммәтле милек булып санала. Бер мизгел эчендә шуннан колак кагарга мөмкин дигән уй куркуга сала. Шуңа күрә уйлап эш итүче кешеләр үз торагын мөмкин кадәр сакларга тырыша. Бүгенге көндә иминиятләштерү - иң нәтиҗәле ысул. Җитешсезлекләре бар, әмма яхшырак альтернатива әлегә юк.

Нинди күчемсез милекне иминиятләштереп була?
Һәр иминият компаниясе күчемсез милек объектына билгеле бер таләпләр куя. Нигездә, алар аның техник халәтенә кагыла. Әгәр дә фатир авария хәлендәге йортта булса, аны иминиятләштерә алуыгыз икеле. Берәрсе риза булса да, полис бәясе бик югары булачак. Шәхси йорт белән шул ук хәл. Яңа төзелгән йортта фатир булса, киресенчә, ташлама алырга мөмкин.

Фатирда яисә йортта нәрсәне иминиятләштереп була? 
Сез объектны тулысынча яки өлешчә генә дә иминиятләштерә аласыз. 
-    Конструкцияләр: стеналар, идән, түшәм, фундамент, түбә;
-    Коммуникацияләр һәм җайланмалар: электр үткәргечләр, торбалар, батареялар, счетчиклар;
-    Бизәлеш: идән япмасы, обой, бүлмә ишекләре, тәрәзәләр;
-    Фатирдагы яисә йорттагы мөлкәт: йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, электроника, шәхси әйберләр.

Шулай ук иминиятләштерүгә өченче затлар алдында гражданлык җаваплылыгын да кертергә мөмкин. Бу бигрәк тә фатир хуҗалары өчен актуаль. Күршеләрегезне суга батыру шул очракка керә.
Титуллы иминиятләштерү кебек хезмәтне дә искә алырга кирәк. Объект булып күчемсез милек үзе түгел, ә аңа хокук булачак. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында суд сату-алу килешүен дөрес түгел дип таныса һәм фатирны элеккечә хуҗасына кайтарса, аның бәясен сатып алучыга иминиятләштерүче түлиячәк.

Бүген күчемсез милекне өйдән чыкмыйча онлайн гына да иминиятләштерергә мөмкин. Иминиятләштерү оешмасын сайлаганда түбәндәгеләргә игътибар итегез:
-    Үзәк банк лицензиясе. Ул һичшиксез булырга тиеш. Лицензияләнгән компанияләр исемлеген рәсми сайтта карарга мөмкин.
-    Репутация. Клиентларның кайтавазлары.
-    Шартлар. Һәр фирма торакка карата үз таләпләрен чыгара. Кемдер агач йортлар белән эш итми, кемдер 1950 елга кадәр төзелгән объектлар һ. б. Сезнең күчемсез милекнең барлык параметрлар буенча туры килүе мөһим.
-    Аңлаешлылык. Барлык нечкәлекләр төгәл язылган булырга тиеш. Төрле компаниядә шартнамәләр үрнәкләрен карарга киңәш итәбез. Бәхәсле моментларга, ике мәгънәле аңлатмаларга, билгесезлекләргә игътибар итегез. Әгәр нәрсә дә булса аңлашылмый икән – сорагыз. 

Нәрсәдән сакланырга теләгәнегезне алдан ук уйлап куегез. Компанияләр төп куркынычларны каплый торган әзер иминият пакетларын тәкъдим итә. Әгәр сезгә өстәмә опцияләр кирәк икән, киңәйтелгән тариф сайлагыз, әмма моның өчен өстәп түләргә дә әзер булыгыз.

Иминият түләүләренең күләмен дә билгеләргә кирәк. Бу иминият очрагы килгәч фирма түли торган максималь сумма. Ул никадәр югарырак булса, сезгә полис шулкадәр кыйбатрак төшәчәк. 600000 мең сумга  иминиятләштерсәң , полис бәясе 2800 сумнан башлана
Иминиятләштерү очрагы булгач та, тиз арада үзегез агентыгызга хәбәр итегез. Соңга калсагыз, акчасыз калырга мөмкин. 

...Торак иминиятенең үз плюслары һәм минуслары бар. Иминиятләштерү сезгә матди зыян кайтару гына түгел, ә нерв күзәнәкләрен саклап калырга да ярдәм итәчәк. Дөресен генә әйткәндә, аның кирәге чыкмасын иде.

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ислам динендә торакны иминиятләштерү рөхсәт ителәме? Ителмәсә нишләп?

    Мөһим

    loading