16+

Тоткыннарны эшле иткән Азат Гайнетдинов: «Бәйрәм ясарга тырышабыз»

Корбан гаетенә санаулы көннәр калып бара. Корбанга сарык табу авылларда да бик җиңелләрдән түгел, алдан хәстәрен күрмәсәң, корбансыз да калырга мөмкин. Шәһәрдә бу тагын да катлаулырак. Акчаңны биреп җибәреп, бу эштә үзең катнашмасаң да әллә ничек, мәчет янына барып чират торып, этешеп-төртешеп йөрисе дә килми.

Тоткыннарны эшле иткән Азат Гайнетдинов: «Бәйрәм ясарга тырышабыз»

Корбан гаетенә санаулы көннәр калып бара. Корбанга сарык табу авылларда да бик җиңелләрдән түгел, алдан хәстәрен күрмәсәң, корбансыз да калырга мөмкин. Шәһәрдә бу тагын да катлаулырак. Акчаңны биреп җибәреп, бу эштә үзең катнашмасаң да әллә ничек, мәчет янына барып чират торып, этешеп-төртешеп йөрисе дә килми.

Газета укучыларыбыз: «Кая барып чалдырсак уңайлы булыр икән?» - дип шалтыраталар. Интернетта корбан тәкъдим итүчеләр аз түгел. Белдерүләр эзеннән без дә берничә җиргә барып кайттык. Бер тукталышыбыз - Лаеш районы Сокура бистәсендә урнашкан «Юлчы» мәчете.

Кайда да тәртип кирәк
Казаннан ерак түгел, барып карыйк, дидек. Иң элек күзгә ташланганы биредәге җанлылык булды. Әйтерсең лә инде бүген-иртәгә Корбан көне.

- Быел без эшебезгә бераз үзгәреш кертергә булдык. Корбан гаете көне акрынлап җәйгә күчеп бара, киләсе елда тагын да эссерәк булачак, шуңа күрә без корбаннарны эшкәртә һәм турый торган залның стеналарын ныгытып, көчле кондиционерлар куярга уйлыйбыз. Биредә салкынча булачак, - диде Азат Гайнетдинов. Ул «Юлчы» мәчетенең эшчәнлегенә ярдәм итә, барлык эшләрне оештыра. - Биредә корбан чалу эше җиде ел элек башланган булган. Мин үзем тәртип яратам. Ул вакытта мондагы тәртип бик үк күңелгә ятышлы түгел иде. Бүген без корбан чалдырыр­га килгән кешеләр өчен бөтен уңайлыкларны тудырып, бәйрәм атмосферасы ясарга тырышабыз. Ул көнне ике казан пылау, биш-алты казан шурпа пешерәбез. Теләгән һәркем сыйлана, ашый, чәй эчә. 120дән артык кеше килгән халыкка хезмәт күрсәтә. Быел әле балалар өчен мәйданчык та төзеп өлгертергә уйлыйбыз. Әти-­әниләрен, әби-бабайларын көткән арада аларга да бер шөгыль булсын.

Корбан чалуны, чыннан да, уңайлы итеп оештырганнар. Чалучылар да унбишәр кеше, алмашып, сменалап эшлиләр, кирәк икән, турап бирәләр. Шунда ук такси көтеп тора, теләгән җиргә илтеп куя. Барлык төр хезмәт күрсәтүчеләр белән дә алдан килешенгән.

Беренче күзгә ташланган әйбер эшне дөрес итеп оештыру булса, икенчесе - чисталык. Корбанга дигән сарыклар бер баштан керәләр, сатып алучы үзе теләгәнен сайлап ала, корбан билгеле бер сан белән билгеләнә, шунда ук мулла хуҗа исеменнән укый, сугымчылар чалалар, бар да җайланган, көйләнгән, шул арада итне әзерләп бирәләр. Корбанның каныннан башлап, барлык калдыклар капкачлы махсус контейнерларга тутырыла һәм аларны икенче бер машина төяп алып китеп тора.

- Төп вазифам башка булса да, корбан чалуны оештыру минем үземә бик ошый. Киләчәктә Казанда корбан чалу өчен махсус зур бер үзәк төзисе килә. Моны барлык мөмкинлекләр тудырылган комплекс дип күзалларга кирәк. Корбаннар белән сәүдә итәргә теләгән һәркем үзе өчен бер мәйданны арендалый. Егерме беренче гасырда яшибез, шәһәр урамында сарык чалып аны эшкәртеп яту бик үк матур күренеш түгел, санитария таләпләренә дә туры килеп бетми. Салкыннарда әле бер, күз алдына китерегез: эссе челләдә ни булыр. Шунда ук балалар, хатын кызлар, алар да терлек чалуны күрә. Әлеге төзелеш өчен без, өч компаньон, инвестицияләр кертергә әзер. Шушы сорау белән Президентка хат та яздык. Рөхсәт булса, төзелешне башларга без әзер. Алга киткән илләрдә мондый комплекслар бар, иртәме-соңмы, без моңа киләчәкбез, - ди Азат Гайнетдинов.

Ярдәм кулы сузар кешең булсын
Очрашуыбыз очраклы гына булса да, Азат Гайнетдинов турында күптән ишетеп белә идем. Ул -Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тоткынлыктан азат ителүчеләр өчен оештырылган реабилитация һәм адаптация үзәге директоры.

- Тоткынлыктан чык­каннарның 40-50 проценты кабат кулга эләгә. Күз алдына китерегез: кеше 10-15 ел җәмгыятьтән аерылып торган. Барыр җире, көтәр кешесе булса ярый, ә булмаса?! Беренчедән, ул бүгенге тормышка яраклаша алмый, икенчедән, яшәр өчен акчасы юк, эшкә урнашыйм дисә дә, аны кем ала әле? Тоткынлыктан чык­кан кешегә беренче ике-өч айда ярдәм кирәк, ирекнең кадерен белгән кеше шуннан соң җайлашып китә. Без реабилитация һәм адаптация үзәгенә килүчеләргә вакытлыча торыр урын һәм кияр кием биреп, ризык белән тәэмин итәбез. Сынау вакытында кемдер спиртлы эчемлек куллана икән, юлларыбыз аерыла. Ике-өч айдан соң кибеткә барып, яңа киемнәр алабыз, күбрәк акча эшләү мөмкинлеге булган эшкә урнаштырабыз, фатир табарга ярдәм итәбез, - дип сөйли җитәкче.

Шул арада төзелештә эшләүчеләр белән дә таныштыра.

- Менә бу егетләр әле күптән түгел генә төрмәдән чыктылар. Берсе балалар йортында үскән, икенчесе, әнә бер кулын өздергән. Ә менә Муса абый (исеме үзгәртелде) белән без күптән таныш, ул утыз елдан артык гомерен рәшәткә артында үткәргән, безнең үзәктә ислам диненә килде, фатир алды, гаиләле булды. Татарстан районнарының берсендә яши, безгә гел килеп ярдәм итеп тора. Ринат бер ай элек килде, ул элеккеге наркоман. Берничә тапкыр утырып чыккан. Кабат наркотиклар тозагына эләгермен дип, ул иректән күпмедер курка да. Үзе югары белемле төзүче, әле менә әнисе дә улын күрергә килгән. Бөтен мөмкинлекләрне дә кулланып караганнар, миңа калса, аны дингә килү генә тайгак юлдан алып чыга алыр. Төрмә җитәкчелеге белән без тыгыз элемтәдә, барырга урыннары булмаганнар турында да безгә хәбәр итәләр. Чыккан мәлне без аларны мәчеткә урнаштырабыз. Бу кешегә уйланырга, ашыгып ялгыш адымнар кылмаска ярдәм итә. Район җитәкчелегенә рәхмәт, биографияләре бик үк матур булмаган халыкны районга җыясыз димиләр, бергәләшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Бу хәл миндә булмас, дип әйтерлек түгел. Мин тоткынлыкта утырган кешеләр белән еш аралашам, аз гына ялгышлык яки саксызлык белән кулга эләгүчеләр дә аз түгел. Үземнең дә үткәнемдә шул булгач, аларны яхшы аңлыйм, ул еллар бүгенгенең кадерен белер өчен кирәк булган. Аллага шөкер гаиләм, биш улым бар, тиздән алтынчы балабыз булачак, тормышымның һәр минутын кадерен тоеп яшим, - ди Азат.

Сокурага сәфәребез бик үзенчәлекле булды. Гает корбаны эзләп барган идек, язмыш корбаннары белән дә очраштык. Мәчет бакчасыннан тыныч кына яшелчә җыеп йөргән абзый кеше әле дүрт көн элек кенә тимер рәшәткә артында булган. Мәчет капкасыннан кергәндә үк без аның белән күзгә-күз очрашкан идек, авыл абзые дип кенә уйладым, туңдырма ашап кибеттән кайтып килә иде. Мин аның күзләрендә усаллык та, нәфрәт тә күрмәдем. Туры юл күрсәтер, ярдәм кулы сузар кешеләрнең янәшә булуы аның кебекләрнең яңа тормыш сәхифәсенең башы булсын иде, йа Раббым.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading