16+

Туганлыкны саклау, аралашып яшәү нәсел-ыруыбызда бүгенгә кадәр саклана

Әтине ярты Казан белә иде. Кая чакырсалар, шунда Коръән мәҗлесенә яки дини йолаларны үтәргә йөрде.

Туганлыкны саклау, аралашып яшәү нәсел-ыруыбызда бүгенгә кадәр саклана

Әтине ярты Казан белә иде. Кая чакырсалар, шунда Коръән мәҗлесенә яки дини йолаларны үтәргә йөрде.

Шуңарга да халык кулында күтәреп кенә йөретте аны. 25 еллап ул дин-ислам кушканча яшәргә омтылучы меңләгән мөселманнарның хөрмәтле мулласы була алды. Сугыш яралары үзенекен итте. 1971 елны 77 яшендә әти китеп барды. 

Әниебез Миннафа Зыятдин кызы да Иске Ибрайдан. 9 бала дөньяга китергән. Иң олысы - Минхәйдәр абыебыз Бөек Ватан сугышында башын салган. Бер апабыз 18 яшендә вафат булган. Вәгыйз абый, Зәкирә апа, Минзакир һәм Мәүлет абыйлар, сугыштан соң Асия апа белән мин, Солтангали энем туган. 7 бала үстек. Балачак истәлекләре болайрак: кичен гаилә бергә җыелгач, әти дин сабагы бирә, тырышып Коръән укырга өйрәнәбез. Әти төзәтә. Үзебезне белә белгәннән әти янына намазга бастык. Кеше күзеннән качып, яшереп өйрәтмәделәр дингә. Шәхси үрнәк – иң яхшы дәрес булды.

Тормышта әти-әнинең үзләрен ничек тотышы, кешеләр белән ничек аралашулары – шул булды зур мәктәп. Өч җирдә зур бакчабыз бар, мал-туар да асырый идек. Һәрберебезгә эш җитәрлек, эшләп үстек. Шәп итеп мунча салды әти. Мәрҗани мәчете имамы Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла ишан Гайнуллин, Кәнзелголүм абый һәм Габделхак хәзрәт Саматовлар гаиләләре белән мунчага киләләр. Мәүлет абый машина алгач, кунакларны йөртү аңа эләкте. Атна саен диярлек очрашабыз, мәҗлесләргә җыелабыз, дини бәйрәмнәрне көтеп алып, күңелле үткәрә идек. Шөкер, бу гадәт - туганлыкны саклау, аралашып яшәү нәсел-ыруыбызда бүгенгә кадәр саклана.

Гомере буе әти Левченконың хөрмәтле кешесе саналды. Гади халык кына түгел, хуҗалык җитәкчеләре, хөкүмәт эшендәгеләр белән дә аңлашып, уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәдек. Хәзергәчә әтиебезне саф күңелле, олысына-кечесенә фәкать яхшылык кына эшләүче дип хәтерләүчеләр бар.

Әти вафатыннан соң авыр булды. Аралашуларны туктатмау, туганлыкны ныгыту хәерле иде. Көзге эшләр тәмамлангач, Волгоград урамында Зәкирә апабызда җыелыша башладык. Нәсел зур, барысы гаиләләре белән килә. Габделхак хәзрәт Саматов – остаз! Фанердан ясалган кара тактага акбур белән язып, дәрес бирә. Кунак та булабыз, укыйбыз да. Атна саен бер урында җыелу башкаларда шик тудырмасын, артык күзгә бәрелмәс өчен очрашу урынын чиратка салдык. Бу үзенә күрә конспирация, яшерен дин сабагы алган дәвер иде. Килүгә, Габделхак хәзрәт өйгә биргән эшне тикшерә, сорый, сөйләтеп карый. Теманы бергәләп кабатлыйбыз, дөреслибез, сораулар бирәбез. Менә шулай эзлекле төстә дин сабагы алдык. Яшәү рәвешебезне дә алар үрнәгендә дин кушканча көйләдек. Әтиләр күрсәткән юлдан тайпылмадык, бер-беребезне югалтмадык. 

Еллар үтте. Яши-яши тормыш китабыбыз калынайды. Хәзер үткәннәргә борылып, нәтиҗә ясап утырам. Ничек килеп чыкты соң әле бу дин юлында хезмәт куюлар? Киләчәктә безне дин әһеле итәсе килсә, әти әйтер, нәсихәтләгән булыр иде. Һәнәр сайлауда безгә ирек куйдылар. Кайсы тармакта хезмәт куйсак та, асылыбыздан аерылмадык, дини нәсел булып яшәдек. Гаиләләребез дә, аралашу даирәбездә Әбү хәнифә мәзхәбенә хөрмәт белән, уңга-сулга тайпылмыйча яшәүчеләр булды. Бу нәрсә дигән сүз? Ничек аңларга? Бу мәзхәб буенча яшәүчеләр арасында үзара бәхәсләшүләр, конфликтлар юк, караклык, кайнарланып-кызып китүләр, криминал юк. Заманга зарланмыйча, хөкүмәтне сүкмичә һәм дәүләт структуралары белән низагка кермичә, урталыкны табып тормышларын көйли белгән мәзхәб. Халкыбызга хас урталык, дөньяны да динне дә бертигез алып бару.

Левченко бистәсен яратам, күп еллар шушындагы оешмаларда эшләдем. Монда әтигә, безнең гаиләбезгә карата булган хөрмәтне тоеп, тыныч, бердәм мәхәллә булып яшибез. Бабабыз Сөләйман исемен йөрткән мәчеткә, әтиебезгә карата аерым мәхәббәт саклаган мәхәлләгә файдалы буласы килү, кулымнан килгәнчә, булдыра алганча өлеш кертү этәрде бу эшләргә. Нәселебез мирасын дәвам итү дип карыйм. Әдәби телдә моны күңел кушуы дип атыйлар.

Төнъяк флотта хезмәт итеп кайтуга өйләндем. Гөлфия белән гаилә коруыбызга инде күптән ярты гасыр узды. Тылым нык. Нинди эшкә алынсам да - ирек! Бердәнбер кызыбыз вафат булгач, оныгыбыз Мәдинәне үстердек. Хәзер ул республиканың югары судында судья ярдәмчесе. Бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп эшлибез, киңәшләшеп яшибез.

Тормышта җидебез дә үз юлыбызны үзебез таптык. Гаиләле булып, балалар үстердек. Минзакир абыебыз укып, эшли-эшли зур дәрәҗәләргә ирешкән туганыбыз. Татарстан буенча “Главметаллсбыт” оешмасында озак еллар директор урынбасары булды, дәүләт бүләкләре алды. Исеме республика күләмендә танылган җитәкчеләр арасында булган ир туганыбыз – безнең өчен нәсел горурлыгы! Шулай килеп чыкты: арабыздан икебез дин-ислам юлында хезмәткә алындык. Тепловоз машинисты, кранчы булып эшләп йөргән Мәүлет абый дин иреге ачылуга, баҗасы Габделхак хәзрәт Саматовның Чистай каласында ачкан, аннары Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә күчкән уку йортын тәмамлады. Габделхак остазда укыды. Шактый еллар Сургут шәһәре, аннары Төмән мәчетендә имамлык итте. Кызлары Раушания, Резидә һәм Фәридә шулай ук мәдрәсәләр тәмамладылар, үзебезнең Иске Ибрайдан чыккан Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйз хәзрәт Яруллин улларына - дини гаиләләргә килен булып төштеләр. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызның эш-гамәлләреннән риза булсын!

Рәхимҗан Сөләйманов,
Казанның “Сөләйман” мәчете мәхәлләсе рәисе,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзасы,
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Баш мөфтие Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин киңәшчесе

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading