Быелгы кыш кирәкне бирде...
Узган тәүлекләрдә котырынган буран, күпләрне өйгә бикләсә дә, гүр газабына тиң көндә сәфәргә чыгучы тәвәккәл кешеләрне ишеткәч, телгә бер генә сүз килде – үкчәсе кычыткан Әчтерханга барган диләр, мин әйтәм болар да шул иштән икән. Хәер, тормышның мең мәшәкате буран күзенә карап юлга чыгарга мәҗбүр итә анысы.
Мамадыш районының Кече Сөн авылында яшәүче Лилия апа Гыйниятуллина әнә чирләп киткән. Больничныйда булган ханым ире Рамзил абый белән иртәнге сәгать җиде дә тулмастан юлга кузгалганнар. Район үзәгенә кадәр авылдан 60 чакрым.
– Бик әкрен бардык, табиблар безне күргәч шаккатты. Больничный кәгазе бит көнендә эшләнә. Сәгать унберләрдә кайтырга чыккан идек – юллар ябык. Мамадыш башындагы заправка янында ГАИ машиналары юлга аркылы баскан, берәүне дә чыгармады. Безнең кебек Мамадышка йомыш белән килүчеләр күп иде. Сыер саварга кайтасыбыз бар, иртәгә эшкә чыкмасак сүзе була дип тә әйтеп карадык, тыңламадылар. Кичке сәгать бишкә кадәр юл буенда көтеп утырдык. Рамзил машинаны гел җылытып торды, ике мәртәбә ягулык салып килде. Кичке сәгать бишләрдә Мамадышта яшәүче сеңлемә кайтып киттек. Ул үзе генә яши, тугызга кадәр кибеттә эшли, җитмәсә, авария булып, су беткән, Рамзил су эзләргә китте. Мин булганы белән ашарга әмәлләдем. Ул төнне беребез дә җүнләп йоклый алмадык. Йортны бикләсәк тә, абзарда бозау бар. Күршегә шалтыратып әйттек, ул билдән кар көрәп, бозауга печән салып чыкты, рәхмәт яугыры. Икенче көнне иртәнге сәгать алтынчы яртыда тагын машинага барып утырдык. Тагын шул хәл, берәүгә дә рөхсәт юк. Ярты көн ялына-ялвара торгач, көндезге сәгать уникеләрдә, алар каршы килсәләр дә, юлга кузгалдык. Юлда бер машина да юк, кайбер өлешләрен чистартканнар иде. Көч-хәлгә кайтып кердек, – ди Лилия ханым.
Бәлки, 61 яшен тутырган ханым эшләп йөрмәсә, моның кадәр интекмәс тә иде. Ә менә Балтач районының Түнтәр авылы егете Нәфис Якуповны кара буранга нинди сәбәп алып чыккан?
– Мин Кукмара аграр көллиятендә укып йөрим. Һәр атнаны әни янына кайтам. Ул көнне җомга бит, әни кайтмаска да кушты. Ике буын туганнарым – Ландыш Каримова белән Эльвина Иванова Казанда укыйлар. Туганнар төркеменә, автобуслар килми, урамнар тулы кар, шәһәр эчендә атлап та йөрерлек түгел, дип язып җибәргәннәр иде, өйдәгеләргә шул җитә калды, берегез дә кайтмыйсыз, диләр. Ә минем тулай торакта каласым килмәде, икенче атнага хәрби комиссариатка да барасы. Кукмарадан Балтачка кадәр безне көллият автобусы йөртә, юл бәясе 30 сум, дүшәмбе иртән килеп ала ул. Җомга көнне автобусны, буран булу сәбәпле, иртәрәк җибәрделәр. Юллар хикмәт иде. Без юл кырыен да, аның уртасын да күрмәдек, дигәндәй, автобус йөртүчесе ничек күрә икән дип шаккаттык. Балтачка кайтып җиттек җитүен, әле бит авыл арасы бар. Башка көнне тыз-быз йөреп торган таксиларның исе дә калмаган... Әни, ничек кирәк алай бер таксистны табып, аны шактый гына көтеп торып, утырып кайттым. Авыл башында ук төшереп калдырды, урамга керерлек түгел иде. Җил дә каршы исә, көчкә кайтып ирештем. Үзәккә үткән суык җилдән чак җылындым, – ди Нәфис Якупов.
Парлы җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловларны буран Чаллыда “бикләп” калдыра.
– 2014 елдан бирле күңелемдә бер хыялым бар иде. Халкыбызның борынгы моңлы җырларын, озын көйләрен барлык бормаларын – мелизмнарын саклаган хәлдә җырлаучыларны бер сәхнәгә җыеп, республика күләмендә “Су буйлап” дигән зур фестиваль оештырырга тели идем. Көнен 19 январьга билгеләдек. Без инде, оештыручылар буларак, пәнҗешәмбе көнне үк Чаллыга кузгалдык. Аяз көн, кояш, һава торышы шул кадәр матур иде. Иртән чәй эчкәндә Зөфәр дә: “Җиле дә юк, тынлык... Сәер әле бу”, – диде әле. Чаллыда ду китереп әзерләндек, төн җитте. Иртәнге сәгать дүртләр тулып киткәч, бурын тузынырга тотынмасынмы. Фестивальгә зур коллективлар, ансамбльләр, бик күп ялгыз җырлаучылар чакырулы. Кеше гомере белән шаярырга ярамый, кайсы бер кеше бураннан алда барып җитәм дип, юлга чыгарга да мөмкин. Без тизрәк телефоннарга ябыштык. Буран бәлки басылмасмы дигән өмет тә бар иде, кая ул! Фестивальне 11 февральгә күчердек. Кунакханәгә урнашкан идек, җомга көнен шунда үткәрдек. Бәясе дә кыйммәт, үз өеңдәге сыман рәхәт тә түгел дип, акча ягын уйлап, шимбә көнне догаларыбызны укып, кайтырга кузгалдык. Чаллы төбеннән җибәрмәделәр, кире бордылар. Әле ул көнне дә күпер төбендә машинаны юл читенә борып куйды, курыктык. Юлларда кар көртләре, аның астында шыр боз, күз күреме юк, коточкыч иде. Якшәмбе көнне ипләп кенә кайтып җиттек, шөкер. Әйтер сүзем шул, синоптиклар һава торышы бозыла ди икән, алар сүзенә колак салырга кирәк. Минем белән берни дә булмый дип, юлга чыгарга ярамый. Аллам сакласын, буранлы көннәрдә юлларда имгәнүчеләр дә, үлүчеләр дә әз булмады. Үзебезне сакларга өйрәник. Сакланганны гына саклармын дигән бит Аллаһы Тәгалә, – ди Зәйнәб ханым.
Бу бураннар бер нәрсәне аңларга ярдәм итте, ярамый, тыела дигән сүзләрне, чынлап та, атлап чыкмаска кирәк. Үкчә кычытса да, күңел ашкынса да бәлаләрдән имин булу хәерле.
Комментарийлар