16+

Ул беркайчан да дымлы салфеткалар кулланмый, чөнки ...

Җир Шары елдан-ел ныграк чүпкә бата бара. Халыкның көнкүреш калдыклары бүген бермә-бер артты.

Ул беркайчан да дымлы салфеткалар кулланмый, чөнки ...

Җир Шары елдан-ел ныграк чүпкә бата бара. Халыкның көнкүреш калдыклары бүген бермә-бер артты.

Пластик, пыяла, аллюминий савытлар, кәгазь, иске кием-мазар, батарейка, лампочка, азык-төлек калдыклары – бер гаиләдә генә көнлек чүп-чар күләме фәлән кадәр җыела. Экологик чаралар оештыручы, экоспикер, экоконсультант Фәридә Газыймова сүзләренчә, мөмкин кадәр күбрәк кеше үзендә экологик гадәтләр булдырса, чүп-чар золымыннан котылып булыр иде. 

Экологик тематика белән Фәридә Газыймова 11 сыйныфта кызыксына башлый, планетабызга салынган зыян турындагы мәгълүматларга юлыгып, ул вазгыятьне үзгәртүгә үзеннән аз гына булса да өлеш кертү хакында уйлана башлый. Бүген ул экология темасында балык кебек йөзә, әйләнә-тирәгә салынган экологик зыянны киметүгә зур көч куя.

- Фәридә, экологик чаралар оештыручы, беренче чиратта, үзе үрнәк булып торырга тиештер. Сез көндәлек тормышыгызда әйләнә-тирәне саклауның нинди ысулларын гамәлгә ашырасыз?
- Шәһәрдә полигоннарның чиктән тыш тулуы зур проблема булуын беләбез, шуңа күрә мин калдыкларны аралау, чүп-чарны мөмкин кадәр киметү һәм төргәкләрне циклга максималь кире кайтару яклы. Полигонда калдыклар йөзләгән еллар таркала, чөнки анда барысы да катнаш. Бу шәһәрне начар исләргә күмә, туфрак, һава һәм су авыр металлар белән зарарлана. Үз гамәлләрем – чүп-чарны сортларга аеру һәм товарларны төргәкләрсез сатып алу юлы белән мин бу күңелсезлекләргә юл куймыйм.
Өемдә капкачлы ике контейнер тора. Беренчесенә эшкәртүгә яраклы юылган бар төр калдыкларны тутырам. Аннары аларны аерып, аскы контейнерга күчерәм. Ул тулгач, пакетларга салам да, балконга куеп торам.
Шулай ук минем биштәремдә һәрвакыт экокапчык бар, шулай ук күп тапкыр кулланыла торган әйберләр: су шешәсе, азык-төлек приборлары, бахиллар йөртәм, кайвакыт җыела торган стакан алам. Шул рәвешле мин кибеттә, поликлиникаларда, азык-төлек оешмаларында калдыклар санын киметәм.
Беркайчан да дымлы салфеткалар кулланмыйм, тукымадан ясалган кулъяулыклар йөртәм. Дымлы салфеткалар эшкәртелми, алар пластиктан тора һәм вакытлар үтү белән микрокисәкчекләргә таркала. Хәзер аларның бөтен җирдә аунап ятуын күрәбез. Ә алар бит 3 айдан кәгазь салфетка кебек юкка чыкмаячак, ким дигәндә 100 ел чериячәк.

- Гаилә әгъзаларыгыз сез керткән кагыйдәләрне үтиме, моңа ничек карый?
- Калдыкларны сортларга аеруны мин әти-әнием белән яшәгәндә үк кертеп җибәрсәм дә, алар, кызганычка, бу гадәтне үзләштермәде. Егетем төргәкләрне миңа китереп бирә, шул рәвешле минем экологик юнәлештәге үсешемә ярдәм итә.

- Экологик тормыш рәвеше алып бару бик авыр төсле. Бу, чыннан да, шулаймы?
- Юк, бу беренче карашка гына шулай тоела. Иң мөһиме – үзеңдә экологик гадәтләр булдыру. Миңа гадәтләремне әллә ни үзгәртергә туры килмәде. Чөнки әти-әниләр кечкенәдән сакчыл булырга өйрәтте һәм үзләре дә үрнәк булып торды. Алардан үзләштергәннәрем:
- электр, су һәм башка ресурсларны сакчыл сарыф итү;
- ризыкны ташламау;
- озак еллар хезмәт итәрдәй сыйфатлы һәм универсаль кием-салым һәм аяк киеме сатып алу;
- әйберләрне чүпкә ыргытканчы, аларны төзәтеп карау;
- ниндидер предметларны кабат куллану;
- кирәкмәгәнне алмау.

- Гомумән алганда, гадәтләрне үзгәртүгә күпме вакыт таләп ителә?
- Гадәтләрне үзгәртү өчен кемгә күпме вакыт таләп ителүе – һәр очракта индивидуаль. Кемгәдер моның өчен 3 көн, кемгәдер бер ай кирәк булырга мөмкин, ә кемдәдер экологик гадәтләр формалашуының ел буена сузылуы ихтимал. Барысы да синең бу үзгәрешләргә әзерлегеңә һәм мотивацияңә бәйле. Без күп нәрсәне уйлап тормыйча, автоматта башкарабыз. Шуңа күрә беренче вакытта “Моны ни өчен хәзер башкача эшләргә кирәк соң әле?” дигән сорау еш туачак. Җавабы төгәл билгеләнсә, яңа гадәтләр тизрәк формалашачак. Экологик тормыш рәвеше алып бару өчен һәркемнең үз сәбәбе булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер биологик төрлелекне саклап калырга тели (киләчәк буын турында кайгырта), яки сәламәт булырга омтыла һәм төрләргә аеру юлы белән полигондагы чүп күләмен киметергә тырыша һәм башкалар.

- Чүп-чарны аерым җыюның мөһимлеге нидә? Әйләнә-тирә мохитне пычратуга иң зур тискәре йогынтыны чүпнең нинди төре ясый? 
- Чүпләрне сортларга аерып җыю һәм алга таба аны эшкәртеп, икенчел чималдан яңа товарлар җитештерү җир ресурсларын саклап калырга һәм булдырылган товарларның/төргәкләрнең хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Тирә-юньгә иң зур зыянны бер тапкыр кулланыла торган пластик калдыкларның күплеге сала, чөнки пластик савытларны җыю, туплау һәм эшкәртү шактый кыен. Ләкин пластик кына зур зыян китерә дип әйтеп булмый. Шулай ук эшкәртүдә авыр булган төзелеш калдыклары да бар.

- Татарстанда икенчел чимал кабул итү пунктларының үсешен ничек бәяләр идегез? Бүген эшкәртүгә нәрсәләр тапшырырга мөмкин? 
- Казанда икенчел чимал кабул итү пунктлары күбәйде. Хәзер йорт янындагы сары контейнерларга 5 фракция тапшырырга мөмкин: пэт-шешәләр, металл, макулатура, тетрапак, пыяла. Ә волонтерлык акцияләрендә фломастерлар, чеклар, дисклар һ.б. җыела. Татарстан районнарында һәм башка шәһәрләрдә бу эш эшләр начаррак оештырылган.
Сары контейнерларга җыелган икенчел чималны төрләргә бүлеп бетерү станциясенә илтәләр. Анда бу фракцияләрне кулдан аералар һәм эшкәртүчеләргә саталар. Эшкәртүчеләр бөтен ил буйлап таралган булырга мөмкин.  Гадәттә, һәркем үз чималында махсуслаша, чөнки һәркайсы төр өчен махсус җиһаз кирәк. 

- Ләкин кайчак икенчел чимал җыю контейнерларын калган чүп-чар белән бер машинага бушатканнарын күрергә мөмкин. Шулай булгач, аны аерым җыю мәгънәсе бармы соң?
- Әгәр дә сез сары һәм гомуми чүп-чар өчен билгеләнгән яшел контейнердан калдыкларны бер машинага бушатуларын күрсәгез, моны видеода теркәргә кирәк. Шулай ук вакытын, урынын һәм машинаның дәүләт номерын язып алырга һәм барлык мәгълүматларны төбәк операторы УК ПЖКХның социаль челтәрләренә җибәрергә кирәк. Күпчелек икенчел чимал җыю контейнерлары аларга карый.

- Чит илләрне алып карасак, табигать ресурсларына сакчыллык мәсьәләсендә безгә кайсыларыннан үрнәк алырга була?
- Мондый илнең үрнәге булып Кытай торырга мөмкин, дип саныйм. Аларда хакимият дәрәҗәсендә экологиягә бәйле күп кенә дөрес карарлар кабул ителә. Мәсәлән, әгәр дә 4 кешелек компания ресторанга килсә, алар нибары 3 порция генә заказ бирә алачак, чөнки статистика буенча бик күп азык ашалып бетми һәм ташлана.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading