Яшел Үзән урман хуҗалыгы чыршыларны кисү эшенә 20 ләреннән соң гына тотынырга уйлый. Хуҗалык җитәкчесе Идрис Хәмитов сүзләренчә, алар, Яңа ел бәйрәменә дип, ел саен махсус питомникларда меңәр төп чыршы үстерә. Ел саен әлеге хуҗалыкта якынча 800-900 данә чыршы киселә.
- Урман гүзәлен өйгә алып кайтыр өчен, аның үскәнен алты-җиде ел көтәргә кирәк. Быел 2009 елда утыртылган чыршыларны кисәчәкбез. Күпләр, чын чыршыны кисеп алырга кызганыч, ди. Без бит аларны махсус үстерәбез. Бу эшне оештырмасак, законсыз рәвештә кисеп алучылар артачак, - ди ул.
Чыршыны үстерү өчен шактый тир түгәргә кирәк икән. Иң элек урманчылар көздән алып март аена кадәр урманга барып, күркәләр җыя. Аннары аларны киптерәләр. Бу процесс ике этаптан тора.
- Йөз килограмм күркәдән бер килограмм орлык чыга. Бер гектар җиргә кырык килограмм орлык утыртыла, бу 1,8 миллион төп булачак чыршы дигән сүз, - ди Идрис Хәмитов.
Орлыкларны эшкәртеп, табигый шартларга ияләшә торсын өчен, кар белән күмәләр. Май башында инде аларны туфракка чәчәләр. Ике-өч атнадан үсентеләр тишелеп чыга. Ике елдан аларны питомникның икенче бүлегенә күчереп утырталар. Анда якынча ике ел үскәч, бер өлешен "Яңа ел питомнигына", икенче бер өлешен урманга утырталар. Урманчыларның сүзләренчә, элек алар Яңа елга егермешәр-утызар мең төп чыршы әзерли торган булган. Хәзер сорау кимегән. Чыршыларның бәяләренә килгәндә, алар 250 сумнан башлап тора.
Комментарийлар