16+

Ушкова йортын күрми калмагыз: төзекләндерүгә ябылырга мөмкин

Казанның йөзек кашы булырдай бинага бүген дә туристлар агыла.

Ушкова йортын күрми калмагыз: төзекләндерүгә ябылырга мөмкин

Казанның йөзек кашы булырдай бинага бүген дә туристлар агыла.

Башкалабыз Казанда бик борынгы биналар барлыгын, күпләренең инде начар хәлдә булуын да беләбез. Ә менә Ушкова йорты бер гасырдан артык төзекләндерүгә ябылмыйча эшләгән биналарның берсе булып кала бирә. Әле бүген дә ул хезмәттә: Казанның йөзек кашы булырдай бинага бүген дә туристлар агыла.

Чын мәгънәсендә йөзек кашыбыз бит ул Ушкова йорты. Аның тышкы ягыннан ук затлылык бөркелә. Ә эчке ягының гаҗәеп дәрәҗәдәге матурлыгы һәркемне таң калдыра. Без практик халык буларак, бу йортны моңарчы да кулланып яшәдек. Күпләр аның диварлары эчендә китаплар алып укыгандыр, шушы китапханә эчендә эшләгәндер дә. Без, журналистлар буларак бирегә күп төрле чараларга йөрдек. Разил абый Вәлиев, соңрак аның кызы Сөембикә Җиһаншина эшләгән чорларда күп кенә әдәби кичәләр биредә уздырылды.

Дөресен генә әйткәндә, ул чакта моның кадәр бинаның матурлыгына, үзенчәлегенә таң калмаган идем. Бу юлы сокланып кайттым һәм һәрберегезнең бирегә килеп, тагы бер кат гаҗәпләнеп китүегезне теләр идем. Ушкова йортына экскурсияләр көн саен оештырыла, моның өчен алдан язылып барырга кирәк. Биредә үз кулларын белән тарихка орына, үз күзләрегез белән тагын бер тапкыр бер гасыр элек булган гаҗәеп матурлык белән очраша аласыз. Шунысы гаҗәп: төрле илләрнең осталары, иң яхшы материалар белән үзенчәлекле бинаны бик сыйфатлы итеп эшләгәннәр. Ушкова йорты шул заманнан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Тик экскурсоводлар әйтүенчә, бина 5-10 елга төзекләндерүгә ябылырга мөмкин. 

Кайчандыр сәнәгатьче эре эшмәкәр Алексей Ушков сөйгәне Казан университеты профессоры кызы Зинаида Высоцкаяга туй бүләге итеп шушы йортны төзетә. Бу бинаның һәрбер почмагы, һәрбер урын аерым бер зәвыкъ, аерым бер мәхәббәт белән эшләнгән. Кремль урамында урнашкан әлеге йорт архитектор Карл Мюфке проекты буенча төзелгән. Модерн һәм барокко элементлары кушылган, романтик юнәлештәге эклектика стилендә бизәлгән бай шәһәр йорты ул. Ике катлы, кирпечтән төзелгән һәм штукатурланган бина.

Йортның икенче катындагы сулъяк өлешенә урнашкан кунак һәм торак бүлмәләренә вестибюльдән шәрекъ стилендә эшләнгән үзәк баскыч алып менә. Төрек стилендәге кунаклар кабул итү залы почмагында челтәр рәшәткәле балкон белән әйләндереп алынган. Биналарның интерьерлары биек көзгеләр, бронза сыннар, төсле витражлар, кара имәннән әзерләнгән панельләр, мул итеп алтын йөгертелгән бизәкләр белән бизәлгәннәр.

Йортның искиткеч эчке бизәлеше һәм беренче планировкасы безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез диярлек сакланган. Беренче катта элек сәүдә заллары, икенче катта түр бүлмәләр урнашкан. Корылмадагы бизәкләрнең күбесе ябыштырып ясалган. Залның түреннән күтәрелгән баскыч шәрык сарайларын хәтерләтә: диварларда, ишекләрдә, түшәмдә һәм баскыч кырыйларында алтынсу аждаһалар, тирә-якта бакыр бизәлешләр, диварларга сынлы сәнгать үрнәкләре, паннолар эленгән. Бу йортның үзенчәлеге – ясалма мәгарә. Биредә тигез булмаган ташлар арасында яшел үсентеләр үсеп утыра. Биредә әкияти балык рәвешендәге фонтан да булган. Зур тәрәзәләрдән бу мәгарә әкият дөньясына тәрәзә булып күренә.

Интерьерларның купшылыгы, биек аркалы һәм туры почмаклы тәрәзәләре күзгә бәрелеп тора. Йортта барлыгы 100дән артык бүлмә санала. Туристларга аның нибары 10га якынын гына күрсәтәләр. Бу төп заллар, аш бүлмәләре, эш бүлмәләре, хуҗабикә бүлмәсе, хатын-кызлар бүлмәләре, ир-атлар өчен ял бүлмәләре. Аларның һәрберсе аерым белән стиль белән бизәлеп ясалган.

Иң гаҗәпләндергәне – ир-атлар бүлмәсендәге Аллаһ исемен телгә алган язулар булды. Күп кенә чыганакларда аны төрек-шәрык стилендәге бүлмә дип бирәләр. Әмма биредә ислам динен тотучы мөселманнарга аерым илтифат күрсәтелүе күренеп тора. Бу бүлмәнең балконы махсус намаз укый торган михрабны хәтерләтә, Балконның гөмбәсе мәчет манарасын хәтерләткән кебек. Гомумән, биредә, намаз вакыты җиткәч, кыйблага карап намаз укырга балконга чыгу мөмкинлеге каралган була. Тышкы яктан күренеп торган  почмаклы купшы балкон да шул манараның бинага кушылып киткән өлеше булып тора.

Ни кызганыч, Ушковлар бу затлы йортта озак яши алмыйлар. Алар 3 елдан соң аерылышалар. Ушков икенче тапкыр шундый ук йортны Мәскәүдә  салдыра. Ә бу йортны хуҗабикә 1915 елда Казан губерна земствосына сата. 1919 елда бинада губерна китапханәсе, аннан Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашып эшләде. 

Гомумән, 1917 елдан соң Ушковлар илдән китә. Алар Франциягә юл тоталар. Зинаида Ушкова соңрак француз дипломатына тормышка чыга, фамилиясен үзгәртә, илдән китә. Аннан соң аның эзләре бөтенләй югала. Ушков исә үзенең башка хатыны белән Парижда яши һәм шунда күмелә. Аларның  да балалары булмый. Заманында Ушковларның алтын приискалары, теплоходлары, Цейлонда чәй плантацияләре, химия заводлары булган. Алар шул чорның олигархлары исәпләнгән. Шул ук вакытта алар хәйрия эшләренә дә акчаларын кызганмаганнар. Ушков плиткасы да заманында бик данлыклы була. Совет чорында әлеге йортта урнашкан китапханәгә халык күп йөри. Көненә 600-700 китап укучы шул плиткалардан уза.

Тик алар бүген дә яңа кебек тора. Мәскәүдәге Казан тимер юл вокзалына да Ушков плиткасы түшәлгән. Сыйфат билгесе булган Ушков плиткалары беркайда үз йөзен югалтмыйча гасырдан артык хезмәт итә. Ушковлар бик бай кешеләр булганнар. Алар үзләреннән соң затлылык һәм сыйфатның чын сәнгать икәнлеген күрсәтеп калдырганнар. Билгеле булганча, бина әлегә Милли китапханә карамагында тора. Соңгы вакытта бинаны кунакханә итү турында да фикерләр ишетелә башлады. Мондый байлыгыбызны, тарихыбызны халыктан тартып алынуын беркем дә теләмәс иде. Тарихчылар  да моның кадәр тарихы булган бинага кагылмау яклы. Монда ниндидер берәр объект урнашкан очракта күпчелек кеше аның матурлыгын күрә алмаячак. Милли китапханәдән килеп ирешелгән хәбәргә караганда, алга таба йортның киләчәген белүче кеше юк икән. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading