Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында үсмерләр катнашындагы җинаятьчелек, балаларга карата җинаять һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләре темасына матбугат конференциясе үткәрелде.
Бер сүз җитә коткарырга
Быелның 4 аенда балигъ булмаганнар катнашындагы 258 җинаять эшен карау тәмамланган. Балалар арасында транспорт чарасын куып алып китү, мошенниклык һәм наркотиклар тарату кебек җинаятьләрдә катнашу арткан.
– Цифрлаштыру, тормыштагы күп кенә эшләрнең телекоммуникацион яссылыкта башкарылуы мәгълүмат иминлеге өлкәсендә яңа хәвефләр тудыра. Имин булмаган, шулай ук имин булган гаиләләрдәге балалар астыртын рәвештә наркотиклар таратуга җәлеп ителә. Оештыручылар:”Бер авыру гаиләгә дару илтеп бирергә кирәк. Зур түләү алырсың”,– дип, үсмерләрне кызыктыра. Җиңел генә акча эшләү сүзләрен ишетүгә үк, сөйләшүдән баш тарту яхшы, чөнки ахыры хәерле тәмамланмаячак, – дип кисәтте полиция участок вәкаләтле вәкилләренең һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Фәтхуллин.
1026 бала һәм имин булмаган 1198 гаилә профилактика исәбенә алынган.
– Балалар үзара аралашалар. Кемнеңдер ниндидер җинаять гамәлендә катнашуы, кемнеңдер “тормыштан туйдым” яки “мине кыйныйлар” дигән сүзләре, барыбер, таралыш таба. Балалар аны ата-анасына да кайтып сөйли. Менә шул вакытларда баланың сүзенә җаваплы карау, хәбәр мисаллары буенча чара күрү бик зарур. Ипләп бер сөйләшү теге яки бу баланы ялгыш адым ясаудан, үлемнән саклап кала, – дип киңәш бирде полиция полковнигы Марат Фәтхуллин.
Балаларга карата җинаять “явызланган”
Ата-ананың сүз тыңламаган баласына җиңелчә генә чәпелдәтеп җибәрүе СССР заманнарында да гадәти күренеш иде. Кызганыч, бүгенге заманда кайбер гаиләләрдә баланы саксызлык белән үтерү, белә торып авыр тән җәрәхәтләре салу, хәтта, көчләү һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылу кебек канун бозулар теркәлә. Балигъ булмаган яшьтәге балаларның иминлеген саклау максатында, тотнаксыз 1198 гаилә полиция хезмәткәрләре күзәтчелегенә алынган.
Бала тәрбияләү вазифасын тиешенчә башкармаган 2399 ата-ана штрафка тартылган. Полиция хезмәткәрләре тәкъдимендә 15 кешенең ата-ана булу хокукы алынган.
Авылга автоинспектор кирәк
Татарстанда быел 1008 юл-транспорт һәлакәтендә 108 кешенең гомере өзелгән, 1219 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Балигъ булмаган яшьтәге балалар катнашындагы 95 юл авариясендә 5 бала үлгән, 100 бала имгәнгән.
–Ата-аналар балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен көн саен искәртеп торсыннар иде. Үзләренең дә кагыйдәләрне төгәл үтәве зарур, чөнки сабый әти-әнисен кабатлый. Автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны махсус урындыкта гына йөртү таләп ителә. Киемнәргә яктылык кайтара торган элементлар беркетү файдалы, караңгыда юлдагы кеше ерактан ук күренә башлый. Кечкенә балаларга мотоцикл, байк кебек транспорт чаралары сатып алып бирмәгез, чөнки балаларның бәрелеп үлгән очраклары күп, – диде ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов. – Авыл урамнарында игътибарсыз калдырылган сабыйларның әти-әниләрен авыл җирлеге үзидарәсе район ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә административ җавапка тарта ала.
Марат Фәтхуллин өстәп әйткәнчә, мондый очракларда полициянең участок инспекторының да штраф язу вәкаләте бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар