16+

Хәләл базары ни хәлдә?

Россия соңгы елларда чит ил базарларына, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренә, азык-төлек экспортын актив арттыра.

Хәләл базары ни хәлдә?

Россия соңгы елларда чит ил базарларына, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренә, азык-төлек экспортын актив арттыра.

2023 елда агросәнәгать комплексы продукциясен чит илгә чыгару 4 процентка арткан. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының KazanForum дагы тематик панель дискуссиясе кысаларында сөйләштеләр. 

Шул ук вакытта экспорт өлешендә хәләл стандартларына туры килгән продукция арта. Соңгы елларда кош, сыер һәм сарык ите, шоколадлы кондитер эшләнмәләрен сатуда үсеш күзәтелә. Иң эре сатып алучылар булып Согуд Гарәбстаны, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Шулай ук Оман һәм Индонезиягә экспорт үсә, Алжир белән хезмәттәшлек җепләре сузыла.

Россиянең Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов сүзләренчә, Россия сертификацияләү системасы җитди һәм Ислам дөньясы илләрендә ышаныч белән кабул ителә. Бүген илебездә Персия култыгы илләре базарлары өчен биш аккредитация үзәге эшли һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре өчен ике шундый үзәк булдырылган. Шул ук вакытта хәләл стандартлары буенча сертификацияләнгән экспортер-компанияләр санын киңәйтү эшен тизләтү бурычы куела.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов "Хәләл" бердәм дөнья стандартлары булмавы белән бәйле кыенлыклар турында да сөйләде. Россия җитештерүчеләре продукцияне экспортлау өчен һәр ил стандартларына яраклашырга мәҗбүр. Әлегә стандартның бердәм системасы өстендә эш перспективада гына карала. 

2022 елда хәләл продукциянең глобаль базары күләме 2 трлн доллар тәшкил иткән. Мөселман дөньясы чыгымнары 2050 елга 7-10 процентка артыр дип фаразлана. Шуның яртысы - азык-төлек. Бүген Россия, Увайдов сүзләренчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренә мөселман булмаган экспортер-илләр арасында топ 5кә керә. Шул ук вакытта соңгы өч елда хәләл продукция экспорты күләме 2 тапкырга арткан. 

2024 елда Россия хәләл продукциясенең гарәп илләренә экспорты 400 миллион долларга җитәргә тиеш. Шул ук вакытта Россия Төньяк Африка илләренә экспорт географиясен киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта сөйләшүләр инде узган. Увайдов экспорт быел ук җайга салыначагына ышаныч белдерә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading