Бүгенге көндә мессенджерларның берсендә ачылган ярдәм төркемендә генә дә 3,5 меңгә якын кеше бар икән.
Минзәләдә туып-үскән 31 яшьлек яшь, чибәр ханым әле үз эшен дә алып барырга өлгерә, ике ул тәрбияли һәм алгы сызыктагы егетләребезгә посылкалар җибәрә.
“Тәгәрмәчкә таяк тыгучы, ышанмаучы кешеләр дә бар. Әмма туктарга ярамый", — дип сүзен башлады махсус хәрби операциядәге Минзәлә хәрбиләренә ярдәм итү төркеме җитәкчесе Русалина Кузьмина.
2022 елда мобилизация башланганнан соң, якташлары белән бергә әлеге мөлаем маникюр остасы ярдәм җыюны оештыра.
– Мобилизация игьлан ителгән көннәр иде, мессенджерларның берсендә оешкан Минзәлә төркеменә чакырдылар, – үз тарихын сөйләп китте волонтер хатын. – Бу чорда шәһәребездә махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдергән беренче үзиреклеләр (добровольцы) барлыгын белеп алдык. Аларга ничек тә булса ярдәм итәргә теләдек. Икенче көнне егетләребез МХО барган җиргә китәргә тиеш иде инде, уйлый, ярдәм вариантларын тәкъдим итә башладык. Алар өчен дарулар салынган пакетлар җыярга булдык. Кичке җиделәр булгандыр, ягъни даруханәләр ябылырга торган вакыт. Әнием шәһәрдә аптекаларның берсендә провизор булып эшли. Ул ярдәм итте. Кичке сәгать 11гә кадәр без дарулар тутырылган бокслар җыйдык.
Соңыннан боларның барысын да волонтерлар шәһәрнең хәрби комиссариатына тапшыра. Биредә аларга 29 сентябрьдә Минзәләдән МХОга 80 кеше китәчәге турында хәбәр ителә.
– Бүгенге көндә мессенджерларның берсендә ачылган ярдәм төркемендә 3,5 меңгә якын кеше бар. Биредә егетләребезгә ярдәм итәргә әзер булган, ярдәмчел кешеләр җыелган. Хәрбиләребездән ниндидер ярдәм сорап мөрәҗәгать килә икән, аны хәл итәбез. Бер генә сорау да җавапсыз калганы юк. Ә, гомумән, бездә төрле яктан эш алып барыла. Хәтта якыннары белән озак вакыт элемтәгә чыга алмаган егетләрне табарга булышабыз. Ни кызганыч, кайчак күңелсез хәбәр әйтергә дә туры килә, – ди Русалина. - Мин берүзем генә эшләмим бит, безнең команда зур, ә үзем күбрәк оештыру эшләрен алып барам. Иң беренче идеяләрнең берсе – тегү цехы оештыру иде, ул бүген дә гөрләп эшләп тора.
Минзәлә кызлары хәрбиләр өчен йөк тутыру жилеты (күп санлы вак әйберләр, кайчы, медикаментлар һ.б. саклана торган кием, русчасы – рагрузочный жилет), әйберләр тутыру өчен 120 литрлы капчыклар, сумкалар, аптечкалар тегеп җибәргән. Моннан тыш, тагын бер мөһим юнәлеш – волонтерлар хәрбиләребез өчен коры аш әзерләп, аларны пакетларга тутыра. Аннан соң МХОдагы егетләребезгә җибәрелә.
– Яшелчәләрне сатып алмыйбыз, аларны иганәчеләр яки битараф булмаган кешеләр китерә. Ит белән «Чаллы–Бройлер» ярдәм итте. Аны пешереп суытабыз, киптерәбез, шуннан соң коры ашларга кушабыз. Коры ашларыбыз бик тәмле килеп чыга, ди егетләребез. Барлык чыгымнар нигездә вакуумлы пакетлар сатып алуга китә. Коры ашлар шуларга тутырыла бит. Хәзер инде 15 миллионнан артык порция ясалган икән. Шөкер, безгә бик күп кеше ярдәм итә. Авыл җирлекләреннән әби-апаларыбыз җылы оекбашлар бәйли, моннан тыш бик күп әйберләр китерәләр. Радио, газ кабызу җайланмасы, баллоннар, дарулар, термокием сатып алып җибәрәбез, – ди волонтер.
Русалина тыш да алмый үз эшләре турында сөйли, әмма беркайда да “мин” сүзен кулланмый. Киресенчә, “сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе” дигәнгә дә, “уртак тырышлык, халкыбыз бердәмлеге аркасында шулай гөрләп эшлибез”, дип җөпләде ул.
Минзәләлеләр шулай ук коры душ ясарга өйрәнгән, бик уңайлы икән үзе. Әзер «коры душ»ка 2 тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың. Егетләребезгә юыну мөмкинлеге юк бит. Шуңа күрә мондый гигиена чаралары алгы сызыкта бик хуш килгән.
– «Чиста шәһәр» оешмасы волонтерлар өчен бер бүлмә бүлеп бирде. Биредә коры аш тутырабыз, ә калган эшләр волонтерларның өйләрендә алып барыла. Шуннан соң гына аларның барысын да әйләнеп чыгабыз, чималны җыябыз һәм фасовкалыйбыз. Яшелчәләрне киптерү һәм тураү җайланмасын Минзәлә халкы бүләк итте. Гомумән алганда, командабыз 14 кешедән тора. Коры душ, коры аш, тегү цехы, яраларны дәвалау мазьләре ясау белән нәкь менә алар мәшгуль. Егетләребезнең һәрберсендә диярлек телефон номерым бар. Безнең белән элемтәгә чыгалар да, аларның мөрәҗәгате буенча эшли башлыйбыз. Якын арада махсус хәрби операция зонасына барачак волонтерларны эзлибез һәм алар аша егетләребез сораган әйберләрне тапшырабыз. Шәхси посылкалар да, гуманитар ярдәм дә җибәрергә тырышабыз. Минзәлә егетләре өчен генә түгел, бөтен Татарстан һәм хәтта Россия хәрбиләре өчен дә юнәлтелгән безнең ярдәм. Безнеке яки сезнеке юк. Без бердәм Россия халкы, – ди Русалина.
Волонтер сүзләренә караганда, махсус хәрби операциядәге егетләребез бик тыйнак. Сүзләрен дә: “Булдыра алсагыз гына”, дип башлыйлар икән. Күбесе үзенең хезмәт хакын машина, техника, төрле кием алуга тота.
– Көнкүрештә кулланыла торган кайбер әйберләр: термокием, азык-төлек сорыйлар. Кайберләренең әти-әнисе пенсиядә, яки бөтенләй якыннары булмаганнар да бар. Менә аларга кыенрак. Шуңа, беренче чиратта, аларны кайгыртабыз. Моннан тыш мәктәп укучылары хатлар яза, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр рәсемнәр ясый. Шулай ук Минзәлә укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен махсус беләзекләр үрә әле, – ди Русалина.
Волонтерлар әлеге беләзекләрне паракорд дигән материалдан үрә. Бер беләзекнең озынлыгы 3×4 метр тәшкил итә. Тактик беләзекләр яки исән калу беләзекләре — яралыларга жгут салу, кер киптерү, носилкалар ясау өчен кулланыла. Шулай ук йөкләрне ныгыту, экипировка, рюкзакларны техника киштәләренә бәйләү өчен дә кирәк. Барлык ясалган беләзекләр МХО зонасындагы сугышчыларга җибәрелеп тора.
– Хәрби егетләребез белән горурланабыз. Яу кырындагылар гына түгел, аларның әниләре, хатыннары, балалары да сабырлык, батырлык үрнәге безнең өчен! Шуңа күрә бер минут та ярдәмне туктатырга ярамый, алар һәрберсе безнең күңелләрдә, – дип җөпләде сүзен Русалина.
Комментарийлар