16+

Хуҗалы этләргә дә вакцина бушлай ясала

Казанда хуҗасыз этләрне карауга шәһәр бюджетыннан ел саен 35 миллион сум тотыла.

Хуҗалы этләргә дә вакцина бушлай ясала

Казанда хуҗасыз этләрне карауга шәһәр бюджетыннан ел саен 35 миллион сум тотыла.

Татарстан башкаласында 2021-2026 елларга исәпләнелгән “Казан – ташландык җәнлекләрсез шәһәр” проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараны Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим иткән.

– Башкала урамнарындагы хуҗасыз 12 213 эт тотып алынып, стерилизация ясалды һәм вакцина кадалды. Шуннан соң алар кире урамга җибәрелде, ләкин зообелгечләр “усал һәм ерткыч холыклы” дип бәяләгән 449 эт приютта калдырылды. Гаиләләр 972 этне үзләренә асрауга алды, - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казанда хуҗасыз этләрне карауга шәһәр бюджетыннан ел саен 35 миллион сум тотыла. Хуҗасыз җәнлекләр белән “Зооүзәк” (“Зооцентр”) приюты шөгыльләнә. Аның сайтына югалган этләр, шулай ук барлык этләр турында мәгълүмат биреп барыла. Биредә “Көчек патруле” (“Щенячий патруль”) волонтерлык төркеме дә эшли. Кешеләр килеп үзләренә көчек яки эт алырга мөмкин. 

– Паркларда кинологлар эт асрарга җыенучылар өчен лекцияләр укый. Узган ел шундый 50 чара оештырылды. Приютларга һәм хуҗасыз этләрне асраучыларга ярдәм йөзеннән, “Дуслык тәпие” (“Лапа дружбы”) грант конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләргә 200 мең сум бирелә, ә хуҗасыз этләрне һәм мәчеләрне асрау буенча үзләренең проектларын башларга җыенган призерларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр грант каралган, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Шәһәр хакимияте зоояклаучыларга приютлардагы этләрдән һәм мәчеләрдән күргәзмә-фестивальләр оештырырга да ярдәм итә. “Урам” экстрим-паркында быелның 31 мартында үткәрелгән “Өйгә юл” хәйрия фестивалендә 51 песине гаиләгә алып киткәннәр. “Ак Барс арена” футбол стадионында приют этләре белән мәчеләрен гаиләләргә урнаштыру максатыннан, 20 һәм 21 майларда “Woof!” хәйрия чарасы уздырыла. Татарчага тәрҗемә итсәк, эт өргән “Һау!” авазы була инде бу.

– Этләрне йөртү өчен ел саен бер мәйданчык төзү – проектның бурычы. “Салават күпере”, “Светлая долина” торак комплексларында, Космонавтлар урамы, 57 адресында махсус мәйданчыклар ясалды. Быелның җәендә Заря урамында шундый мәйданчык төзеләчәк. Казанда этләрне йөртү һәм күнегүләр үткәрү өчен 19 мәйданчык булдырылды. Аларның күбесе паркларга һәм скверларга урнашкан, - диде Искәндәр Гыйниятуллин. 

Татарстанның ветеринария идарәсе белән “Зооүзәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗалары булган җәнлекләргә бушлай стерилизация үткәрә һәм вакцина кадый. Ял көннәрендә күчмә ветеринария лабораторисе алдан игълан ителгән адресларга бара. Шушы рәвештә инде 870 җәнлек стерильләштерелгән, 50 меңнән артык вакцина кадатылган.

–Татарстанның Министрлар Кабинетының быелның 1 мартыннан гамәлгә куелган карары буенча этләрне, аеруча усал холыклы этләрне, кешеләр күп булган урыннарда, шулай ук җәмәгать транспортында борынчаксыз йөртү тыела. Бу таләп кайбер кечкенә токымнарга, сумкага гына салып йөртелә торган этләргә кагылмый, - дип аңлатма бирде Искәндәр Гыйниятуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына.

Башкалада узган ел этләрнең кешеләрне тешләүнең 1372 очрагы теркәлгән. Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Казанда 2006 елда этләрнең кешеләрне тешләүнең 5 мең очрагы да булганы бар иде. Хуҗасыз җәнлекләр белән эш проекты казанлылар үтенече буенча башланды. Мәктәпләрдә балаларга йорт җәнлекләре турында дәресләр үткәрү, аңлату мөһим. Җәнлекләргә бушлай вакцина кадатудан файдалану кирәк. Ата-аналар кечкенә балаларына көчек яки песи бүләк иткәнче бу адымнары турында тирәнтен уйлансыннар иде, - диде Илсур Метшин.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading