16+

«Япониядә татарча сөйләшеп йөрдем»

Бүгенге яшьләр арасында вакытларын бушка уздырмыйча, аның кадерен белеп яшәүчеләр шактый булуы күркәм күренеш. Казан театр училищесының 2 нче курсында белем алучы Идел КЫЯМОВ - әнә шундый тырыш егетләрнең берсе. Ул үзен моннан ике ел элек шәһәрдә уза торган «Татар егете» бәйгесендә беренче урынны яулап таныткан иде инде. (Идел үзенең...

«Япониядә татарча сөйләшеп йөрдем»

Бүгенге яшьләр арасында вакытларын бушка уздырмыйча, аның кадерен белеп яшәүчеләр шактый булуы күркәм күренеш. Казан театр училищесының 2 нче курсында белем алучы Идел КЫЯМОВ - әнә шундый тырыш егетләрнең берсе. Ул үзен моннан ике ел элек шәһәрдә уза торган «Татар егете» бәйгесендә беренче урынны яулап таныткан иде инде. (Идел үзенең...

- Идел, фотомодель эше белән ничек кызыксына башладың? Әллә берәрсе тәкъдим иттеме?
- Әлеге эш белән 2010 елда мавыгып киттем. Бервакыт Модельләр агентлыгына барып карадым да, анда берничә дәрес үтеп, үзем генә ирекле шөгыльләнә башладым. Фотоларымны тупладым да интернетка куйдым. Шуннан соң, бер чит ил агенты «үзебезгә алабыз» дигәч, бик теләп ризалаштым.
- Укуыңны бер айга калдырып, анда баруыңа үкенмисеңме? Андагы эшчәнлегең хакында да сөйлә инде.
- Бер ай дәрес калдырсам да, беренче семестрны гел «биш»легә тәмамладым. Модель булуыма бик шатмын. Япониядә Җир шарының төрле почмакларыннан килгән яшьләр белән аралашу үзе ни тора бит. Миңа калса, бу бик кызык эш. Без Токиода төрле журналлар һәм каталоглар өчен фотога төштек.
- Япониядә синең өчен иң истә калганы нәрсә булды?
- Иң истәлеклесе - үземә япон дустымны таптым. 21 яшьлек Юта Хишияма белән татарча гына сөйләшеп йөрдек. Ул татар телен үзлегеннән өйрәнә икән. Үзе укый торган университетта «Татар әлифбасы» дигән темага диплом эше яклаган. Хәзерге вакытта аспирантурада белем ала.
- Татар теле аны ничек җәлеп иткән?
- Ул интернетта «Аерылмагыз» дигән җырның клибын күреп алган. Шуннан соң, мәгънәсен беләсе килеп, татарча өйрәнә башлаган. Японнарга да киләчәктә татар телен өйрәтергә тели. Быел Казанга кунакка да чакырдым үзен.
- Токиода сине иң гаҗәпләндергән нәрсәләр...
- Әгәр Япониядәге үсешне безнең илнеке белән чагыштырсаң, үзебезнең күп елга артта калуыбызга инанасың. Анда бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Машинистсыз гына йөри торган өчәр вагонлы электричкалар да минем өчен кызык тоелды. Япониядә өлкәннәрне хөрмәт итү көне бар. Һәр шимбә көнендә Гинза дигән районда урамда бернинди транспорт хәрәкәте булмый. Шунда халык гаиләләре белән ял итеп кенә йөри. Машиналар катлы- катлы юллардан җилдерә. Анда халык өчен бөтен нәрсә уңайлы. Бөкеләр дә юк. Шулай ук мәчетләре белән дә кызыксындым. Аны 1917 елда төрекләр ярдәме белән революционерлар төзегән булган. Узган гасырда мәчетне берничә тапкыр төзекләндергәннәр. Анда да кереп чыктым. Намазга килүчеләрдән тыш, аны японнар да карарга килә икән. Шунысы кызганыч, театрларына билетлар кыйммәт булу сәбәпле, керә алмадым. Билет бәясе бездәге акча белән 1 мең 500 сум тора. Андагы хезмәт хакы өчен ул зур акча түгел, билгеле. Мин дуслашкан Ютаның әтисе журналист булып эшли. Ул, безнең акчага әйләндерсәк, елына 500 мең сум хезмәт хакы ала.
- Кибетләрдә йөргәндә иң элек ят булган азык-төлеккә күз төшүчән. Ике ай яшәү вакытында япон ризыкларын үз итәргә өлгердеңме соң?
- Килеп төшүгә үк үземнең мөселман булуымны һәм дуңгыз ите ашарга ярамавын әйтеп куйдым. Алар сүзгә колак сала торган халык. Ресторанда миңа тиешлесен генә китерделәр. Аннары үзем дә пешереп ашадым. Супермаркетларның берсендә хәләл тавык ите таптым. Анда колбасалар да күренми. Японнар үзләре аз ашый икән.
- Модельләрнең дә ашауларын чиклиләр түгелме соң?
- Андый таләп күбрәк кызларга куела. Гәүдәне тиешенчә тоту өчен, спорт белән дә шөгыльләнәм.
- Киләчәктә дә бу эшеңне дәвам итәргә уйлыйсыңмы? Аннары синең әтиең Илдар Кыямов та сәнгать кешесе. Үзеңне сәхнәдә нинди юнәлештәге артист итеп күз алдына китерәсең?
- Әлбәттә, әгәр тәкъдим булса, тагын берәр Европа иленә барып кайту теләге бар. Киләчәктә эстрада юнәлешендә, нәфис сүз жанры буенча эшләрмен, дип уйлыйм. Калган планнарымны әйтәсем килми әлегә. Аларны әйтсәң, тормышка ашмаска мөмкин.
- Әгәр үзеңә фильмда төшәргә тәкъдим итсәләр...
- Бик рәхәтләнеп ризалашыр идем. Минем инде Ленар Сәйфиев клибында төшкәнем бар.
- Яшьтәшләреңә җиткерәсе теләкләрең...
- Һәрвакыт үз максатыңа ирешү өчен көрәшергә кирәк. Компьютер яки телевизор каршында гына утырмасыннар иде. Һәркем зиһенен үстерсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading