Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясалды.
Иң алдынгы, креатив һәм оператив массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, матбугат хезмәтендә эшләүчеләрне һәм блогерларны бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында “Шәһри Казан”лылар да бар!
“Бәллүр каләм” конкурсы быел 27 нче тапкыр үткәрелә. Гомуми приз фонды – 700 мең сум. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, әлеге бәйге журналистларның авыр хезмәтен бәяли һәм аларга яңа ысуллар кулланып эшләргә этәргеч бирә.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен котлады. “Конкурста катнашучыларыбыз бик күп, чөнки иҗади кеше өчен хезмәтен бәяләү бик мөһим. Үткән – тарихчылар, киләчәк – футурологлар артында, ә бүгенге көн – журналистлар кулында. Җәмгыять өчен кирәкле, мөһим хезмәтебезне укучыларыбыз, радиотыңлаучыларыбыз, тамашачыларыбыз ярата. Барыгызны да бәйрәм белән”, – диде ул.
Җиңүчеләр рәтендә “Шәһри Казан” редакциясе хезмәткәре Рәсим Хаҗиев та бар. Ул “Популяр блогер” номинациясендә җиңү яулады.
– Күңелдә өмет бар иде, әмма җиңү барыбер көтелмәгән булды. Һаман ышанып бетә алмыйм. “Шәһри Казан” газетасында эшли башлагач, үземнең телеграм-каналны ачып җибәрдем. Җиңүемдә газетаның йогынтысы бик зур. Хәзер дә район үзәкләре турында проектны “Именно шулай” телеграм-каналына һәм “Шәһри Казан” газетасы битләренә урнаштырып барам, – диде хезмәттәшебез Рәсим Хаҗиев.
“Лада Гранта” машинасы һәм “Бәллүр каләм” бәйгесенең Гран-при иясе булып журналистика аксакалы Риман Гыйлемханов билгеләнде. Быел аның массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт итүенә 50 ел булды.
– Бәйрәмгә чакыргач: “Нишләп йөрим инде мин анда?”, – дип әйткән идем. Кунак булып килегез диделәр. Ышанып бетә алмыйм, елыйсым килә. 1974 елда телевидениедә редактор булып эшли башлаган идем, менә ярты гасыр матбугат кырында кайныйм. Журналистика бетми торган чир бит, аның белән авырый башласаң, дәваланып булмый. Бик яхшы чир бу, ул һәркемгә эләкми. Бөтен өмет яшьләрдә, сезгә сокланып карыйм. Безнең киләчәгебез сезнең кулларда, – диде Риман Гыйлемханов.
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран-при: Риман Гыйлемханов “Ватаным Татарстан” газетасы
Ел медиа шәхесе: Миңнеханов Рифкать Нургали улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты
«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясе: Гиняева Резедә Әкрәмовна («Норлат» телерадиокомпаниясе), Әсхәдуллина Алсу Фәгыймовна («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе)
«Мультимедияле редакция» номинациясе: «Хузур»-«Спокойствие» нәшрият йорты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе
«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе: «Зеленодольская правда», «Ялкын» журналы редакциясе
«Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясе: Мукменов Равил Ривхатович («ТАТМЕДИА» АҖ), Батрханова Айзилә Айдаровна («Татарстан» ДТРК)
«Ел фоторепортеры» номинациясе: Катушенок Антон Викторович («Челнинские известия» газетасы)
«Ел телеоператоры» номинациясе: Саррахов Марат Нәкыйпович («Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге)
«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясе: Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте
«Популяр блогер» номинациясе: Хаҗиев Рәсим Зөфәрович, Идрисов Илнар Илдусович
«Туган тел» номинациясе: Хафизова Гөлдар Исмәгыйлевна («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Магнитогорск шәһәрендәге корреспондентлык пункты)
«Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын иң яхшы яктырту» номинациясе: «Нократ дулкыннары» радиоканалы (Мамадыш районы), «Татарстан 24» телеканалы
«Россия Федерациясендә укытучы һәм остаз елын иң яхшы яктырту» номинациясе: Садретдинов Раил Равилович («Татарстан» ДТРК), «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе
«Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясе: «Авыл утлары» газетасы редакциясе (Мөслим районы), «Республика Татарстан» газетасы редакциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар