16+

Фирдүс Тямаев: “Быел халык артисты исемен бирәселәр иде. Аннан баш тарттым”

Фирдүс Тямаев белән аның тормышындагы соңгы вакыйгалар турында сөйләшеп алдык.

Фирдүс Тямаев: “Быел халык артисты исемен бирәселәр иде. Аннан баш тарттым”

Фирдүс Тямаев белән аның тормышындагы соңгы вакыйгалар турында сөйләшеп алдык.

– Кыз әтисе булу ничек соң?
– Мәрьямгә 7 ай булды менә, астан ике теше чыгып килә. Концертлар, чыгышларны туктатмыйбыз. Бик сагынам. Хәзер генә кызым барлыгына тулысынча инандым. Балабыз 3 айга кадәр бик нык елады. Резедәмнең дә, минем дә кәеф төшкән иде. Шуңа артык сүз дәшмәскә тырыштым. Резедәмә Аллаһ ярдәм бирсен. Танышларыбыз: “Безнең бала 2-3 яшькә кадәр елады”, – дип әйткәч ышанмый идем, чөнки ике улыбыз да еламады. Мәрьям бераз холкын күрсәтеп алды. Хәзер тынычланды инде, шөкер. 

– Кызыгызны социаль челтәрдә дә күрсәтәсез. “Күз тидерәсең”, – дип язучылар да бар. Сез нинди фикердә?
– Балаларны бикләп тотып булмый инде. Мин аны мактанып куймый бит, сәлам генә әйтәбез. Иң мөһиме – Резедәнең йөкле икәнен беркем белмәде (көлә). 

– Малайлар сеңелләрен карарга булышамы? 
– Булышалар, карашалар, шөкер.  Олысы әнисенә савыт-саба юарга да булыша. Әле бүген иртән торгач, безгә йомырка кыздырып бирде. Кичтән үк меню төзеп куйды. Раян концертларым белән бик кызыксына башлады. Минем белән йөрисе килә инде. “Улым, бу зурлар эше. Укуны калдырырга да ярамый”, – дип аңлаттык. Өйдә булганда балалар белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышам. Әле икесенең дә телефоннарын алып куйдык. “БРИКС килде. Телефонда утырырга ярамый”, – дип әйттек. Хәзер 10 минут кына телефонда уйныйлар. Анысы да тетрис кына. Балалар күзгә карап үзгәрде. Телефонны алып куйганга бер атна гына булды әле. Балалар тынычрак, каршы әйтмиләр. Аларның фикерләве башка әйбергә күчә, лего җыялар, сеңелләрен карыйлар. 

– Яңа программагызның исеме – “Тишек носки”. Бик мәзәк исем, ни өчен андыйны сайладыгыз?
– Мин эксклюзив кеше бит инде. Әкрен генә картая барам. Хәзер концертларны киметәчәкмен. Кеше артыннан куып, юләрләнеп йөрмим. Быел халык артисты исемен бирәселәр иде. Аннан баш тарттым.

– Ни өчен?
– Мин рухи яктан ардым. Халык артисты исеме бик зур җаваплылык ул. Аны акларга кирәк. Күңелем дә дин ягына тартыла, шуңа күрә аңлыйсың инде. Мин үземә дигән исемне алдым. Татарстанның атказанган артисты исемен, иң мөһиме – Нурлатның мактаулы гражданины исемен алдым. Башкасы кирәкми дә. Нурлатым белән бик горурланам. Халык артисты исемен алган кеше үзен лаеклы тотарга тиеш. Ә мин  барыбер турысын әйтәм, шаяртырга яратам. Аннары мин бу исемгә лаек та түгел. Аллаһка шөкер, үзем ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетеп торам. Миңа шул җитә. Башкалар күңелендә: “Фирдүс Тямаев, безнең Тямай” , – кебек истә калсам, киләчәктә картайган көнемдә  Высоцкийны төсле исемемне хөрмәт белән йөртсәләр, иң зур теләгем чынга ашачак. 

– Фирдүс, сез бит ничә еллар тырышып-тырмашып эстрадага килдегез. Аны калдырып китү дә җиңел булмастыр?
– Исәнлек барыбер мөһимрәк бит. Ничә еллар сәхнәдә булырмын төгәл әйтә алмыйм. Быел күп концертлардан баш тарттым. Аяк та авырта, рухи яктан да бик ардым. МХО зонасына да 25 тапкыр машина җибәрдек. Егетләребез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар инде. Соңгы арада егетләргә аеруча нык ярдәм кирәк. МХО зонасына йөри торган автобусны да алыштырырга иде. Чыгымнар күп. Хәзер концертлардан кала бер бизнес та юк. Шуңа гаиләмне тәэмин иртәргә ярдәм итә торган берәр хәләл-кафе, кибет кебек берәр бизнес ачып җибәрсем килә. Командамда 20 кеше. Аларны бит ашатырга-эчертергә, хезмәт хакы түләргә кирәк. Чыгымнар зурдан. Районда куйган концертларның чыгымнарын да күтәрә алмыйм. Бер концерт өчен 2-3 мең генә хезмәт хакы да түләмим, ипи-су белән генә дә ашатмыйм. Командага әле җиһазларны урнаштырырга кирәк. Анысы да авыр эш. Без ике автобуска сыймыйбыз. Беләм, тамашачылар бик җылы каршы алалар. Әле Уфада концертлар куябыз бу көннәрдә. Тик концерттан соң кайчак авырыйм, чөнки сәхнәдә ясалма була белмим. Тере тавышка җырлыйм, аякның травмасы да үзе турында белгертә. Иң мөһиме – 13 ел шушы тулы залларны тотабыз. Узган елны Казанда гына 21 концерт куйганбыз икән. Мин халык мәхәббәтен, хөрмәтен тоям. Болай да  халыкныкы инде мин. Шул рәхмәт сүзләре белән канатланам, илһамланам, яңа җырлар язам. 203 җыр тупланган яңа флешка чыкты. Үзем иҗат иткән җырлар 250гә якын. Күп җырны сәхнәдә башкара да алмыйм. Концерт 4 сәгать бара, анда да иң-иң җырларны гына кертергә тырышабыз. Булганына канәгать булып яшим.

– Күптән түгел генә Төркиягә бардыгыз. Анда чыгыш ясадыгыз шулай бит?
– Анталиядә яшәүче ватандашларга концерт куйдым. Анда да чит ил агентлары: “Фирдүс Тямаев концертына бармагыз, ул Россияне яклый”, – дигән хәбәрләр таратты. Ноябрь ахырында Үзбәкстанга барачакбыз. Анда безнең татар артистларын бик чакырмыйлар. Үзебезнең милли киемнәр, җырлар белән концерт куярга исәп. Аннан беренче тапкыр Әстерханга барам. Анда да милләтара проблемалар бар. “Без татарлар бергә”, – дигән лозунг белән барам. Без бер милләт, бердәм булырга тиешбез.

– Анталия татарлары ничек кабул иттеләр?
– Бик матур каршы алдылар. Яхшы концерт булды. Ул видеолар анда булган атмосфераны тулысынча күрсәтеп тә бетерә алмый. Милләтпәрвәрлегем, иҗатым белән Бөтендөнья татар конгрессына ярдәм итәсем килә. Кая гына барсак та, татарларны күтәрәбез. 

– Конгресс белән яхшы элемтәгез яхшы, шулаймы?
– Әлбәттә, алар бик зур эшләр башкаралар. “Кая гына барсагыз да мине калдырмагыз”, – дим. Мөмкинлек булган саен, чыгыш ясарга тырышам. Үз акчама Анталиягә, Бакуга бардым. Алардан акча сораган юк. Бәлки, ялгышкан җирләрем дә бардыр инде.

– Сезнең кебек туган ягын күтәреп сөйләүче җырчылар бик аз. Әле әңгәмәбез барышында үзем дә туган ягыма файда китерәмме дип уйландым.
– Нурлаттагы концертны күрсәгез, миңа карата булган фикерегез тулы булыр, мөгаен. Андагы кебек җылы концерт, бер җырчыда да юк. Нурлат халкы мине шулкадәр күтәрә, хөрмәт итә. Кушылып җырлыйлар да, елыйлар да.

Нурлатның мактаулы гражданины исеме – минем өчен зур исем. Туган ягымны, республикамны бик яратам. Республика БРИКС саммиты кебек зур чараны кабул итте, бу – горурлык. Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да бик рәхмәтлемен. Республикада мәдәнияткә зур игътибар бирә. Ул безнең өчен үрнәк кеше. Нинди генә илгә барсам да татар булуымнан оялмыйм, горурланам гына. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading