16+

Абыйны соңгы юлга озатканда, хәтта ирләр дә елады...

Февраль аенда икетуган абыем Илдар кинәт кенә вафат булды. 44 яше тулып, туган көненнән соң нибары 5 кенә көн яшәде. Табиблар йөрәк диде. Типсә тимер өзәрдәй, баһадирдай ир-егетнең көтмәгәндә-уйламаганда китеп баруы барыбызны да кара кайгыга салды.

Абыйны соңгы юлга озатканда, хәтта ирләр дә елады...

Февраль аенда икетуган абыем Илдар кинәт кенә вафат булды. 44 яше тулып, туган көненнән соң нибары 5 кенә көн яшәде. Табиблар йөрәк диде. Типсә тимер өзәрдәй, баһадирдай ир-егетнең көтмәгәндә-уйламаганда китеп баруы барыбызны да кара кайгыга салды.

Инде икенче абыемны югалтуым. Айрат исемле икетуган абыем 20 ел элек 21 яшендә суга батып үлде. Аны югалту ачысы әле дә йөрәкне телгәли, ул яраның каны һаман да саркып тора. Инде менә тагын зур хәсрәт...

Илдар абый әти-әнисе, сеңлесе, улы белән Магнитогорск шәһәрендә яши иде. Ул – дәү әнинең иң беренче оныгы. Абый бик ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы, нечкә һәм йомшак күңелле иде. Авылны, туганнарны үлеп яратты. Сагынып кайта иде дә, киткәндә елап китә иде. Икәү генә калып дөнья хәлләрен сөйләшергә, балачак елларын искә алырга ярата идек. Кызык урында көләбез, кызганыч мизгелдә елап та алабыз... 

Туганнар белән җыелышып Магнитогорскига абыйны җирләргә бардык. Аны Магнитогорскида белмәүчеләр сирәк - дуслары, танышлары күп. Заманында хәтта Чечняда хезмәт иткән кеше ул. Шуңа да аны җирләргә килгән кешеләрнең саны бихисап иде. Барысы да аны бары яхшы яктан гына искә алды, хәтта ирләр дә елады. Март аенда кырыгын үткәрергә дип янә Магнитогорскига кузгалдык.

Илдарның әнисе миңа Алма апа. Ул – әниемнең бертуган апасы. Гадәттә, Алма апа ашларны Магнитогорск шәһәрендәге “Саҗидә” дигән хәләл кафеда үткәрә. Кафеның хуҗабикәсе – Саҗидә ханым. Ә Коръәнне башка милләттән булган бер хәзрәт укыды. Аятьләрне яттан белә, шулкадәр үтемле итеп, җиренә җиткереп укыды, тыңлап кына торасы килде. Иң мөһиме – укылган догалар кабул булсын, абыемның рухына барып ирешсен иде.

Коръән ашындагы ризыклар бик тәмле, авызда эреп китә. Барысы да нәкъ безнеңчә, дәү әни пешергән кебек. Токмачлы аш, изелеп пешкән бәрәңге белән ит, ярма бәлеше – боларның барысын да Саҗидә ханым үзе әзерләгән. Хикмәт! Саҗидә апа монда үзе генә түгел, алар өчәү – аңа бертуган һәм икетуган апалары ярдәм итә. Аштан соң алар янына барып якыннан танышырга булдым. Өчесе дә намазда, татар телендә саф татарча сөйләшәләр. Үзләре дә, кафелары да нурлы, рәхәт.

Саҗидә Лабухина (Гыйниятуллина) Магнитогорск шәһәрендә туып үскән. Ире мәрхүм, кызы да 32 яшендә йөрәк белән үлеп киткән. Оныкларын ялгызы үстерә. Саҗидә ханым - һөнәре буенча аш-су остасы, ун еллап шәһәрнең бер зур кафесында шеф-повар булып эшләгән. “Үз эшемне ачасым килгәч, бертуганым Наҗия арендага кафе алырга тәкъдим итте. Бу 2017 ел иде. Апам терәк булгач, тәвәккәлләргә булдым. Беренче тапкыр абыстайларны җыеп кунак иттем. Бу – хәләл кафе, биредә ашлар үткәрәбез. Токмач кисеп аш әзерлибез, камыр ризыклары да пешерәбез. Кирәк кешегә заказга да эшлибез”, - ди ул. 

Саҗидә апага сокланмый мөмкин түгел. Саубуллашкач та, аерылыша алмыйча озаклап сөйләшеп тордык. “Шәһри Казан” газетасы чыгара торган “Без бергә” газетасын да алдыралар икән. “Кафега килгән һәркемгә “Без бергә”не укырга киңәш итәм, газетагызны бик яратып укыйлар”, - диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Аллахы Тэгалэ биргэн гомерен бетсэ, бер хэлен дэ юк шул инде, кызганыч.

    Мөһим

    loading