“Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым.
“Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым.
Аллаһка шөкер, исән-сау! Аның белән яшәгән елларда күз төбендәге зәңгәр фингаллардан күп йөрдем, эшкә дә шулай барган булды. Узган эшкә салават, диләр. Салават түгел шул бер дә. Бөерләргә сугып, тезләрем астына кул кырые белән бәреп, инвалид калдырыр иде әллә кайчан. Хатын-кызга күп кирәкме? Өлкән бала, авыл кызы буларак эшләп үскәнгә генә балалар хакына сигез ел чыдадым.
Ә кавышканчы ничә ел нинди матур йөргән идек!
И, 32 ел гомер узган ич ул заманга – балалар һәм үземнең исәнлекне-иминлекне саклап, холыксыз иремнән аерылуга гариза бирүемә! Бүгенге тыныч көннәремне, оныкларымны аның белән кыйналып, күрә алмаган булыр идем әле!
Мәктәп елларындагы бер-береңә тартылу, армиядән көтеп алу, яшьлек мәхәббәте 8 ел дәвам итте. Сыйныфташ кызлары: “Ул безгә кул күтәрә”, – дигән сүзләре колактан гына узды. Поездда малайлар белән сугышуын күреп, авылдаш кыз: “Эчә икән бит ул синең...” – дигән сүзләре уйлатты, билгеле. Яшьлек хисләре никах белән беркетелеп, ике якта да өчәр көн зур туй белән узып, мәңге сүрелмәс кебек иде.
Күп тә узмады, аның туйга алган алтын балдагын югалтуы күңелгә шик кертте.
Кыш көне аягындагы унтые белән миңа арт якка шундый каты итеп типкәч, авыртудан тәнем, күңелем рәнҗеде, ничек яшәргә моның белән, дигән уй керде. Студент иремнең дуслары белән кәеф-сафа корулары, өйгә кайтмый калулары ешайды.
Балалар ул яшькә җиткәнче кыйналып, кимселтелеп исән-сау кала аламмы? Гәүдәсенә сеңдерә алмагач, ник эчәргә?
Кызу канлы энесенең кул белән уйнауларын апасына әйттем.
– Уже кыйныймы? – диде ул.Ул вакыт балалар тумаган иде әле. Балалар туып, энесенең кыланмышларын күреп:
– Менә балаларыгыз 9-10нчы класска җитсеннәр әле, сине кыйнатмаслар! –дип “тынычландырмакчы”.
“Эчмә!” – диясе урынга. Яшәгән елларда аның айныткычларга түләгән акчасына машина алып булыр иде! Балаларга ризык, кием аласы урынга айныткычларга түләп бетте акча...
“Терпи, куда ты денешься с тремя детьми!" – дип русча җикеренә иде татар ирем. Көмәнле чагымда да кыйнады. Башка, күзгә – кай җиргә эләгә, шунда олаңгыр кадәр йодрыгы төшә иде. Балалар белән стенага терәп куя да, маймылланып бокс уйный. Авыру түгелме мондый кеше?
Өч яшьлек улыбызны кулына пычак тотып, аягыннан тотып торганы булды, бала куркып үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра иде.
Академик отпуск алып булса да, укуын тәмамлады. Миңа рәхмәт әйтсен, уку йортының деканына кереп, аны кабат алуларын үтендем. Өйдәге чүпне кешегә чыгармыйсың бит.
Хәзер инде аның ничәнче хатыны... Яшәсен дим, тынычлыкта калдырсын. Аерылгач та ике тапкыр кыйнап китте бит. Яшьлектә матур хыяллар белән башланган тормыш, иремнең эчүе аркасында шулай җимерелде. Аракы белән бергә акылын да эчте шул... Миннән соң дүрт хатынга өйләнеп, ниләр күргән, күрсәткәндер – бер Ходай белә... Илләр-көннәр имин булып, исән-сау булсын, тормышы рәтләнсен. Ни әйтсәң дә балаларымның әтисе бит.
Билгесез ханым.
Комментарийлар
0
0
Узенэ охшаган инде бу ирекэй, барысыда эйтеп торган, кургэнсендэ бит ниндэй икэнен, бутен егет бердэ карамагандыр сезгэ диеп уйларга була, шулкадэр тагылып баргач, сезне бик яратып алмаган инде, шунада кыйнаган, китергэ булган беренче мэртэбе сугу белэн, 3 бала табып ятмаска иде, узегездэ гаепле !
0
0