16+

“Әле ярый балабыз булмады”

Кешенең үз гомеренең һәр чорында аерым дуслары була: балачак дусты, яшьлек дусты, студент вакытларындагы дусты, гаилә дусты һ.б.

“Әле ярый балабыз булмады”

Кешенең үз гомеренең һәр чорында аерым дуслары була: балачак дусты, яшьлек дусты, студент вакытларындагы дусты, гаилә дусты һ.б.

Иң самими дуслар – балачактагы дуслардыр, мөгаен. Балачак дустым Эльмира (исеме үзгәртелде) да бик самими, ихлас, гадел кыз булып күңелемдә саклана. Аның белән шул балачак узганнан соң да сөйләшкән-күрешкән юк иде инде. Социаль челтәрләрнең берсендә ул мине үзе эзләп тапты. Байтак кына хәл-әхвәл сорашып, яңалыкларны, таныш-белешләрне барлап, үткәннәрне искә төшереп язышканнан соң, аның белән очрашып сөйләшергә булдык. 

Минем бүлдерми тыңлавым күңеленә хуш килде булса кирәк, эчендәгесен бушата-бушата дустым үзенең тормыш юлын сөйләде дә сөйләде:
“Беләсеңме, “Әйдә, сөяркәңне дә бирегә алып кайт, өчәү бергә яшик” дип мин иремә үзем тәкъдим иттем...

Ике хатын белән тору, ике гаиләгә яшәү нияте гаилә корганчы ук иремнең уенда булган. Мин моны хәзер генә үткәннәрне искә төшереп, хәтеремнән уздырып, магнитофон тасмасын кирегә әйләндереп тыңлаган шикелле анализлап утырам. Аның аралашкан, бергә эш иткән күп кенә дуслары – ике хатын белән яши: йә сөяркә тота, йә никахлы хатыннары икәү. 

Әйтик, төзелеш юнәлешендә хезмәт куйган иремнең кул астында бер үзбәк егете эшли иде. Алар бик нык дуслашып киттеләр. Үзбәк егете бик тәмле итеп пылау пешерә, иремне дә еш сыйлый иде, әле савытка тутырып миңа да биреп җибәргәне булды. Менә шул пылау пешерүче егетнең ике хатыны, шул хатыннардан 8-9 баласы булуын сөйләгән иде ирем. Икенче бер танышы – аннан шактый гына зуррак абзый, шулай ук авылда бер хатын белән гомер итеп, төзелешкә шабашкага чыгып киткәч, шәһәрдә икенче яшь хатын белән дә яшәп ятканы турында әйткәне булды. Өченче бер дусты, яшь кенә егетнең, йөргән кызының сыйныфташын сөяркә итеп тотуы хакында да ни өчендер минем дә белеп торуымны кирәк тапкан иде ирем. Шул рәвешле ул миңа “Ирләр өчен ике хатын белән яшәү ул – норма” дигән фикерне башыма сеңдерергә теләгән, күрәсең. 

Мин аңа нәрсәгә кирәк булдым икән дисеңме? Күзгә бәрелеп торган чибәрлегем дә, сылу-зифа буй-сыным да юк, бай кызы да түгелмен, үзең беләсең, әти-әнием – гади эшчеләр. Әмма минем әниемнең энесе – шәһәргә китеп урнашып, зур гына түрә урынын биләгән абыем бар иде. Ул туганым миңа тормышта бик булышты: шәһәргә килеп урнашырга ярдәм итте. Иң авыр вакытларымда киңәше белән дә, матди яктан да ярдәм кулы сузып торды. Без өйләнешкәч тә иремне укытты, яхшы, акчалы эшкә урнаштырды, тормышыбызны башлап җибәрергә зур-зур бүләкләрен дә кызганмады. 

Әле дә хәтеремдә, гаилә булып яши башлаган елларда ирем бер туганы белән шәхси эшләрен ачарга хыялланып йөрделәр: өйләр төзеп сату иде ниятләре. Ул вакытта җир бәяләре бүгенге кебек үк Мәгърибнең аргы ягына ук сикермәгән иде әле. Шунда ир кисәге мине абыемнан зур суммада акча сорарга үгетләде – ул гозерен уенга борып җибәргәнем әле дә хәтердә. Ул вакытта игътибарга алмаганмын – менә шул түрә абыемның байлыгына, файдалы элемтәләренә кызыгып өйләнгән ләбаса ул миңа! Кызганыч, ул абыем вафат булды. Ә инде аның вафатыннан соң ир дигән кеше үзенең чын йөзен артык яшереп торуны кирәксенмәде...

Абыем вафатыннан соң күп тә үтмәде, кайбер сәерлекләрне сизә башладым: иремнең машинасында аунап яткан ят хатын-кыз әйберләре, бала-чага уенчыкларына юлыктым. “Хезмәттәшемне юл уңаеннан утыртып алып кайткан идем”. “Сеңелем улын бакчага илтүемне үтенде дә, аны илтеп куйдым, шуның бияләе, уенчыгы...” дип җавабын да бик тиз таба иде. Иремнең төннәрен өйгә кунарга да кайтмый калган вакытлары ешайды, янәсе “Объектны тапшырырга кирәк, эшем муеннан, төнлә эшчеләр прожектор кабызып та эшлиләр. Мине көтмә, йокла”...

 Очраклы гына күрдем мин аның “эшен”. Сәүдә үзәгеннән бергәләп чыгып киләләр иде. Ирем кулына 5-6 яшьләрдәге малай күтәргән – улы икән. Ә көндәшем – чибәр генә чәчби...”

Дустым сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлаганда минем күзләрем шардай зураеп, футбол тубы кадәр булды ахры, дустым көлеп җибәрде. Шуннан соң: “Юк инде, шаяртам гына, нишләп мин көндәшкә түзеп торыйм?! Миңа бергә яшәү турындагы тәкъдимгә карата иремнең реакциясен күрү кызык иде” - диде. Соңыннан моңсу-җитди кыяфәткә керде дә, “Әле ярый балабыз булмады”, – дип куйды.

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

15

1

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Мондый тузга язарга да ярамаган эйберлэр язмагыз кеше колкесе бу яшьлэр куреп урнэк алмасын эдэп саклый белегез

    Мөһим

    loading