16+

«Аның рухына көн дә догалар кылам»

...1989 елның 26 сентябре. Галия апа һәм Зөфәр Әгьләмовлар гаиләсендә төпчек уллары Илдар дөньяга килә.

«Аның рухына көн дә догалар кылам»

...1989 елның 26 сентябре. Галия апа һәм Зөфәр Әгьләмовлар гаиләсендә төпчек уллары Илдар дөньяга килә.

Ә бер атнадан соң аны балалар тудыру йортыннан Тукай районы Калмаш авылындагы туган йортына алып кайталар. Ишектән керә-керешли үк сабыйны олы абыйсы Айдар, апасы Айгөл белән таныштыралар.

– Мин үзем Алексеевск районыннан, Тәтештә агрономлыкка укыдым да юллама буенча бирегә, Тукай районындагы “ Бухтино” совхозына җибәрделәр, – дип сүзен башлады Галия апа. – 1977 елда Зөфәр исемле егет белән гаилә кордык. Ул төп Калмаш кешесе. Бианай белән 25 ел, биатай белән 10 ел бер түбә астында, тавышсыз-тынсыз, бердәм булып яшәдек. Без ирем белән гомер буе шул совхозда эшләдек. Хезмәт кенәгәсендә бары бер юл. Ул елларда совхозыбыз бик көчле, зур иде. Бирегә яшьләр агылды гына. Хәзер менә бергә картаябыз. Инде совхозыбыз да юк. Өч балабыз үсте. Айдар 1978 елгы, Айгөл 1980 елгы.  Төпчегебез Илдар. Авылда тугызьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Тукайдагы “Новое” поселогына СПТУга йөреп укыды. 3 чакрым юлны 7-8 малай җәяүләп көн дә йөриләр иде.

Биредә Илдар тракторчы-машинист һөнәрен алып чыга.

– Үскәндә кул арасына кереп үсте. Авыл баласы инде. Терлеге дә, бакчасы да, барысы да алар өстендә. Абыйсыннан 11 яшькә,  апасыннан 9 яшькә кечерәк Илдар. Төпчегебез булганга.  Иркәрәк тә булгандыр. Без әтисе Зөфәр белән көне-төне эштә. Балалар әбиләре Зәйнәп белән. Әни Илдарны балалар бакчасына илтеп куя, аннан каршы ала. Мәктәптә укыган вакытта да дәү әнисе белән өй эшләре эшли иде Илдар. Дәү әнисе тәрбиясе булганга, инсафлы, мәрхәмәтле булып үсте, – ди хәрбинең әнисе. 

Галия апа төпчеге турында сөйләгәндә күңелләрендәге тирән яраны яшермичә, күз яшьләрен сөртә-сөртә истәлекләрен барлый.

– Армиягә киткәнче, Чаллыда тимер кою заводында эшләп алды. 2007 елның декабре 2009 елның маена чаклы Свердловск өлкәсе Асбест шәһәрендә хәрби разведка идарәсенең десант гаскәрләрендә хезмәт итте. Үзенең парашюттан сикерүен горурланып сөйли иде безгә. Бик хәтәр дигәч тә, егет эше шундый була ул кенә әйтеп куя үзе, – ди Галия апа.

Армиядән кайтканнан соң Илдар булачак хатыны, Балтач кызы Алия белән танышып гаилә кора. Тик язмыштыр инде, тора-бара яшьләрнең юллары аерыла. Әнә хәзер тупырдап торган 10 яшьлек кызлары Индира үсеп килә.

– Әле ярый Индирабыз бар. “Әби, бабай, исәнме” дип килеп керә. 4нче сыйныфта укый кызыбыз. Алиягә аның өчен бик зур рәхмәт. Оныгыбызга карыйм да, улымны күрәм. Бала баласы балдан татлы диләр бит, – ди күз яшьләрен сөртеп Галия апа.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен чакырылуын белгәч тә, Илдар якыннарына: “Озатырга да бармагыз, елаганыгызны күрсәтмәгез”, ди.

– Анда да авырлыкларга бирешмәде.  Махсус хәрби операциягә киткәнче бер шәхси оешмада машина йөртүче булып эшли иде, – ди Галия апа. Донецктагы Макеевка дигән җирлектә барган яуларда катнашкан улым. Үзе берни сөйләми. Акрынлап һәр сүзне тартып аласың, безне борчырга теләмәгәндер.  “Кайгырмагыз”,  дип тынычландыра иде. 2023 елның 23 мартында соңгы тапкыр сөйләштек. Корбан гаете иде ул көнне. Мәчеткә баручы булдымы дип сорады.  Махсус хәрби операциядә 4 ай булды. Аның күңелен күтәрергә тырышып күбрәк Индира турыда сөйли идем. Индира килгән чакта аның белән озаклап аралаша иде. 5 май көнне Чаллыдан кызым Айгөл ире белән кайтты. Сәбәбен соңрак белдем. “Илдар киткән”, диделәр. Иптәшләре Айдарга шалтыратканнар. Ышанмадым улымның һәлак булганына. Догалар укып, үземне бу хәбәрнең дөрес түгеллегенә ышандырырга тырыштым. 10 май көнне өебезгә Тукай районы башлыгы килде. 11 май көнне Илдарыбызны алып кайттылар. Авыл зиратында җирләдек улымны. Быел аңа 35 яшь тулыр иде. Урыны җәннәттә булсын инде. Көн дә аның рухына догалар кылам. 

Галия апа үзенең иң зур хыялы белән дә уртаклашты безнең белән.

– Иртән торуга ук махсус хәрби операция бетте, балаларыбыз исән-имин кайтты дигән хәбәрне ишетәсем килә. Шәһит киткән егетләребезнең рухы шат булсын иде.

Илдарның олы абыйсы Айдар белән әңгәмәбез шактый кыска булды. Ир-атларга хас булганча, бик аз сүзле булып чыкты ул.
–  Ял итәргә чыккан арада Илдар 5 көнгә бер тапкыр шалтырата иде. Ә инде яңадан фронтка — Керменчик бистәсе юнәлешенә кереп киткәннән соң, энем исән килеш чыкмый инде. Керменчик бистәсендә 30 апрельдә һәлак булган ул. 5 майда яу кырыннан аның җәсәден алып чыкканнар, – дип сөйләде ул безгә.
Үлгәннән соң Илдар Әгьләмов Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнгән.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

8

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading