16+

«Аның соңгы сулыш алуы була» (+видео)

2022 елның 21 мартында Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган 24 яшьлек Айнур Измайловны соңгы юлга озатканнар.

«Аның соңгы сулыш алуы була» (+видео)

2022 елның 21 мартында Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган 24 яшьлек Айнур Измайловны соңгы юлга озатканнар.

Танк ротасының взвод командиры вазыйфасын башкарган гвардия лейтенанты Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Әлеге каһарман егет турында аның ике туган абыйсы, волонтер, Татарстан буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган “Барс”оешмасы директоры Илдар Зәйнуллин сөйләде. 

«Аның соңгы сулыш алуы була»
Айнур Измайлов 1997 елда туган. Кукмарада 3нче урта мәктәптә белем алган, аны тәмамлаганнан соң, Казан югары танк команда училищесына укырга кергән. Айнурның бертуган абыйсы һәм энесе дә - хәрбиләр.

– Энемнең соңгы көннәре турында хезмәттәшләре белән әңгәмәдән белдем, – дип сүзен башлады Илдар. – Газизен югалткан әти-әнисе, якыннары өчен бу бик мөһим. Ут тынган көннәрнең берсендә Айнурның ротасы алган позицияләргә каршы һөҗүм итү тукталган. Егетләр су һәм азык-төлек запасын тулыландыру өчен яшеренгән урыннарыннан чыгарга карар иткән. Егетләр соңрак моның серен аңлый. Каршы як аларның озак вакыт яшеренеп ятуларын, азык-төлекләре беткәнен дә, запасны тулыландыру өчен окоплардан чыгарга тиешлекләрен бик яхшы белгән.

Ул фаҗигале көнне егетләр ике атна буе яшеренеп яткан җирдән беренче тапкыр җир өстенә чыга. Бик нык арыганнар һәм талчыкканнар. Төрле окоплардан чыккан егетләр бер-берсен күреп самими балалар кебек шатланышалар, кочаклашалар. Өс-башлары таушалган, битләрен сакал басуга карамастан кояш астына чыга алуларына алар чиксез куана. Әмма... хәлиткеч бер мизгелдә шартлау тавышы яңгырый, колаклар тына, күз аллары караңгылана.

– Шартлау аркасында егетләрне төрлесен-төрле якка алып очыра. Пилотсыз очкычның үзләренә якынлашуын сизми дә кала егетләр. Юкса, танк яки миномет тавышны ишетеп, качу юлларын эзли торган булганнар. Ә монда бер мизгел. Айнурның аяклары нык җәрәхәтләнә. Кыйпылчыкларның берсе йөрәгенә, үпкәсенә эләгә. Авыр тән җәрәхәте алуга карамастан, иптәшләрен куәтләргә тырыша. Эвакуация машинасын көткән арада, башка егетләр турында сораша. Экипажындагы бер егеттән хәтта: “Синең нинди машина ул?” дип сораган. “Чит ил машинасы... шундый төр маркалы”, дип җавап биргән ул егеткә. “Терелгәч, йөреп торырга бирерсең әле”, дип шаярткан. Чөнки башкача ярамый, ул – офицер, күңелен төшереп, сызлаудан ыңгырашып ятса, башкалар да төшенкелеккә биреләчәк. Бу җиңелү белән бер. Шул егет күз яшьләрен көчкә тыеп, Айнурны кочаклый. Энемнең температурасы күтәрелә. Туңа башлый. Кыр госпиталенә килеп җиткәч, аны иң беренче итеп операция өстәленә яткыралар. Айнур егетләргә елмая, аның соңгы сулыш алуы була бу.

“Ул китте”
Хәрби табиб аның иптәшләренең кайгысын уртаклашып, бары бер сүз әйтә: “Ул китте”. Айнур үзенең елмаюы белән яктыртып, бу дөньядан китеп барды, дип сөйләде миңа аның экипаж егетләре. Алар белән мин әле дә элемтәдә. Ни кызганыч, күпләре һәлак булды инде, – ди Илдар.
Гвардия лейтенанты Айнур Измайловның Батырлык ордены әнисе Раушания апа белән әтисе Марат абыйга тапшырыла.

– Энем кечкенәдән үк спортны үз итте. Хәрби училищеда укыган елларында Казан шәһәренең «Кадар» спорт сараенда профессиональ рәвештә самбо белән шөгыльләнде. Анда да аның истәлегенә даими ярышлар үткәрелеп тора. Әлеге чаралар дәвамлы булыр, дигән өметтә калабыз. Әле июнь аенда гына "Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү» федераль максатчан программа кысаларында «Барс» мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү оешмасы тарафыннан Айнур яшәгән йортка мемориаль истәлек тактасы куелды, – ди Илдар.
Әлеге игелекле эш дәвамлы булачак, дип ышандыра волонтер.

«Энем Айнур моңа этәргеч булгандыр»
– Мобилизация игълан ителгән дәвердән бирле егетләргә ярдәм итү белән мәшгуль мин, – ди Илдар. – Энем Айнур моңа этәргеч булгандыр, аның белән гел элемтәдә булдым бит, нәрсәгә мохтаҗ булганнарын яхшы беләм. Элек кайнар нокталарда хезмәт иткән кеше буларак, читтә калырга намусым кушмагандыр.
Гомумән алганда, 30 тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайттык. Егетләрнең туганнары үзләре элемтәгә чыга икән. Кешеләрнең ышанычын аклау бик мөһим бит.

–  Яу кырында ятып калган егетләрне эзләп табып, җәсәдләрен алып кайтабыз. Моннан тыш, җирләнгән хәрбиләребезнең әти-әнисе киемнәрен алып кайтып бирә алмассызмы икән, дип мөрәҗәгать итәләр. Шуларны өләшеп чыгабыз. 15ләп егетнең әйберләрен алып кайтып бирдек инде. Әле күптән түгел шундый хәл булды. Теләче районында яшәүче бер апа шалтыратты. Улыннан ике ай хәбәр булмаган. Егет хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән.  Улының истәлеге булыр иде, әйберләрен алып кайтып бирә алмассызмы икән, ди шул апа. МХОга ярдәм илтеп кайтып йокларга гына яттым, шулчакны кемдер телефонга шалтыратыпмы-шалтырата. Арылган, алмыйм дигән идем. Ниндидер бер көч телефонга үрелдертте. “Илдар, кулларың җиңел булды, улым шалтыратты бит”, ди шул апа. Баксаң, әсирлектә икән улы. Алмашу өчен исемлеккә эләккән, хәзер шуны көтә ди. Күрәсең, көчле бәрелеш вакытында яраланып ятып калган, ә иптәшләре ялгыш мәгълүмат биргән. Инде менә әнисе аның кайтуын көтә.

Илдар хыялы белән дә уртаклашты, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган һәр егет яшәгән йортка мемориал таш куярга ниятли ул. Гади халык кына түгел, җирле хакимият тә безнең башлангычны куәтләсен дигән теләктә без.

Өйдә әле тагын берничә таш бар. Мамадыштан мобилизацияләнеп киткән 25 яшьлек Сәйдәш Вәгыйзовка аталганын тиз арада урнаштырырга ниятли.

– Егетләр белән гел элемтәдә без, алар нигә мохтаҗ, шуны табып илтергә тырышабыз. Бер генә сорау да игьтибарсыз калмый. МХОга чираттагы ярдәм илтүебез турында белеп алган хәрбиләрнең туганнары алдан ук исемле посылкалар китерә, яки инде юл уңаенда чыгып торып, бирәләр. Һәркайсын илтеп җиткерәбез. Телеграмм каналда бөтен видео хисап куелып бара, – ди волонтер.
 Яу кырындагы Татарстан егетләренә һәрьяклап ярдәм кулы сузган, алар өчен җан атып йөргән, үз өсләренә зур җаваплылык алып, меңләгән чакрым ераклыктагы юллар үтеп кайтуның авырлыгын, кыенлыгын татыган игелекле егетләр хезмәте аерым игътибарга лаек. Бердәм булганда гына, барлык сынауларны җиңеп була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

10

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading