Алар бу гамәлләрен махсус начарлык белән, үч итеп эшләмәделәр, кем белгән ул каһәр суккан атның нәкъ менә чатан Гарифулланыкы булуын?! Хәер, белгән булсалар да уйлаганнарыннан кире кайтмаслар, тәвәккәлләгән булырлар иде, мөгаен. Чоры шундый иде бит, кем ничек булдыра алды – шулай урлады. Шәһәр уртасында затлы киемнәреңне салдырып алып китү ихтималы гаять зур булган еллар иде ул. Авылда да халык йоклап ятмады – эшләде, ат урынына җигелде – акчасын ала алмады. Чарасызлыктан адәм кешенекенә кул сузар булды...
Карап торган бердәнбер аты юкка чыгып, аны күрше авылдан Сәләхиевлар урлап суйганнарын белгәч, бөтен җаны-тәне белән рәнҗеде Гарифулла. Бу хәл-вакыйгага каршы үзенең берни кыла алмавына үртәлде, чарасызлыктан гаҗиз булды. Карт айгыр аның туганыдай якын малкае иде, ирләр еламый дисәләр дә, күз яшьләре белән елады ир. Чатан аягын сузып салып, җирне тырный-тырный елады. Шул күз яшьләре тотты да инде өч бертуган Сәләхиевләрне... Кайгы җиле иң беренче булып өлкән Сәләхиев ишеген шакыды...
Комментарийлар