16+

Айратны соңгы юлга озатканда бөтен район халкы елады...

13 июнь көнне хәрби офицер, лейтенант, танк батальоны танк взводы командиры, Лениногорск егете Айрат Воевода махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган. Казан танк училищесын тәмамлаган егетнең танкы өстенә бик каты бәрелешләр вакытында дрон төшә. Айратның исән калырга өмете булмый... 

Айратны соңгы юлга озатканда бөтен район халкы елады...

13 июнь көнне хәрби офицер, лейтенант, танк батальоны танк взводы командиры, Лениногорск егете Айрат Воевода махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган. Казан танк училищесын тәмамлаган егетнең танкы өстенә бик каты бәрелешләр вакытында дрон төшә. Айратның исән калырга өмете булмый... 

Солдатның җәсәден туган ягы Шөгер авылына 24 июнь көнне алып кайтып җирләделәр.

“Улым таянычым булды”

Айрат турында истәлек-хатирәләре белән бүлешкән һәркем күз яшьләрен тыя алмады. Һәркайсы: “Аның кебек кешене күргәнем юк, ул галәм кешесе иде”, – дип искә алды.

– 2000 елның 22 декабрендә туды Айрат. Сеңлесе Альбина белән аралары 9 яшь иде, – дип сөйли әнисе Татьяна Воевода. – Бик авырлык белән үстердем балаларымны. Икесен дә бер ялгызым күтәрдем. Әтиләре Җәлил белән озак яшәмәдек, язылышмаган идек тә. Балаларыма да үземнең фамилиямне бирдем. Әнием Асия татар минем, шуңа Айрат белән Альбинаны да ислам кануннары буенча тәрбияләдек. Җәйләре дәү әниләре янында үтте. Улыма 5 яшь булганда, Җәлил үлеп китте. Әтисез булуның бөтен йөге, бөтен кыенлыгы, иң өлкәне буларак, Айрат өстенә төште. Улым бөтен яклап терәгем, таянычым булды минем, Үзем Лениногорскида шифаханәдә эшләдем. Альбина белән гел бергә булдылар. Елмаеп, балкып йөри торган бала иде. Шул ягы белән әтисенә нык охшагандыр ул. Мин басынкы, тыныч кеше. Ә ул һәрчак үзәктә булырга омтылды. Шуннан ләззәт ала иде. Мәктәптә тырышып, гел яхшы билгеләргә генә укыды. Укытучылары да яратты үзен. Дуслары да бик күп иде. Бернинди проблема тудырмады ул миңа. 

Бернәрсәгә дә битараф булмый Айрат. Балачактан хыялларына юл ярып, аларны тормышка ашыра килә.

– Мәктәпне тәмамлагач, укырга керү турында озак уйлаштык. Биредә укытучылары да ярдәм итте, юл күрсәтте. Берүзе Казанга барып Казан танк училищесына кереп кайтты. Бернинди ярдәмсез! “Борчылма, мин барыбер үземнекенә ирешәчәкмен”, – дия иде ул. Китапханәдән алган китапларын су урынына эчә, ул укыган китап калмагандыр. Училищеда укыган дәвердә елына ике тапкыр кунакка кайтты, җәйге һәм кышкы ялга. Шундый ул бүләк иткәне өчен Ходайга мең рәхмәтлемен. Уку йортын тәмамлагач, улымны 2022 елның сентябрендә Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә билгеләделәр. Бер ай үткәндерме махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр, – ди әни кеше.

Әнисен борчымаска тырыша Айрат. “Кая барасыбызны белеп барам. Ни көтәсен дә беләм. Без шул юлны сайлаган кешеләр. Артка юл юк”, – дип әйтә килә
Айрат Воевода Запорожье өлкәсендә хезмәт итә. Кул астында 3 танктан торган взвод, ә дүртенчесендә үзе була.

– Дүрт танкта – 15 егет, экипажда өч кеше. Һәркайсы өчен җаваплы, җан атып торды. Ялга кайтканда да, үзенең егетләре белән элемтәдә булды. Соңгы тапкыр апрельдә кайткан иде. Онытылмас көннәр. Махсус хәрби операция, андагы вазгыять турында сөйләргә яратмады. Борчылуымны теләмәде. Бер тапкыр гына: “Берничә тапкыр үлемнән калдым”, – дип әйткәне истә калган. Нык саклады ул мине дә, Альбинаны да. Бердәнбер таянычыбыз, ышанычыбыз. Терәгебез ул булды. Аның һәлак булуы турында ишеткәч, Альбинам илерде генә. Ә мин сабыр булырга тырышам. Шәһит булып китте дип юанам. Әнием бик каты борчыла, ул олы яшьтә инде. Яраткан оныгы иде бит ул аның. Урыны җәннәт түрендә булсын, оҗмах кошыбызның, – дип хушлашты безнең белән Татьяна Воевода.

Айратны җирләүдә сыйныфташлары, дуслары, туганнары, авыл җирлеге, җирле мәктәп зур ярдәм күрсәткән. “ Барысына да рәхмәтләрем чиксез”, – ди әни кеше.

“Карашы үзгәргән иде аның”

Максатчан, актив егетнең үҗәтлеге югары күрсәткечләргә ирешүгә юл ача. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Зур хыяллар, өметләр белән яши. Яшьлек үзе генә дә бер дөнья бит ул.

– Күзләрдә очкын, йөрәктә егәр, беләктә көч. Кечкенәдән үк оештыру, лидерлык сәләте көчле булды Айратта. Бөтен уенның үзәгендә иде ул. Әлбәттә, үткенлеге, активлыгы үсә төшкәч тә югалмады, киресенчә, көчәйде, – дип күз яшьләре белән искә алды хәрбинең беренче укытучысы Гөлназ Гафиятуллина. – Сыйныфташларын җыеп, төрле ярышлар оештырды. Мәктәптә үткән һәр чараның алып баручысы булды. Якты, искиткеч елмаюы белән әсирләндерә торган егет иде. Игелекле, мәрхәмәтле... Беренче сыйныфка елмаеп килеп керде, соңгы тапкыр күрүшүебездә 18 апрельдә дә елмаеп чыгып китте. Ялга кайткан саен яраткан мәктәбенә, укытучылары янына керми калмый иде. Һәркем белән күрешә, аралаша. Күпме баланы укытып чыгардым, әмма башкалар үпкәли күрмәсен, Айрат кебекләр юк. Ул бердәнбер һәм кабатланмас. Нинди генә чара үтмәсен, ул – алып баручы. Мин аны телевидениедә диктор булып эшләр дип хыялланган идем. Аның тавышы көчле, тембры бик матур, сулышы иркен булды. Һәр кайтуында миңа чәчәкләр бүләк итә иде, бу юлы ап-ак розалар бәйләме белән килеп керде. Айратның “кайнар нокта”да булуына йөрәгем әрнеде. Бик озак сөйләштек, серләштек. Ул сөйләде мин еладым да, еладым. Карашы үзгәргән иде аның. “Иң аянычы, үзем белән хезмәт иткән егетләрнең әти-әниләренә: “Улыгыз башка юк”, – дип әйтү үзәкләрне өзә”, – диде. Ә саубуллашканда кочакладым да: “Кире кайтырга вәгьдә бир”, – дидем. Ә ул: “Еламагыз, бар да әйбәт”, – дип мине тынычландырды. Соңгы юлга озатканда бөтен авыл, бөтен район халкы елады. Иң ышанычлы, ягымлы, итагатьле, горурланып-сокланып туймаслык күркәм хәрби егет иде бит ул. Ул шулкадәр ватанпәрвәр, әхлаклы-әдәпле булуы белән дә үсеп килүче буынга үрнәк булачак. Югалттык... Аны югалтуыбыз күңелләргә яра салды. Әлеге авыр хәсрәт җәйләр җиткән саен йөрәкләрдә яңарыр, янәшәбездә чын кешенең юклыгы көннән-көн сиздерер әле.

“Укучым гына түгел...”

2018 елда Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлый Айрат һәм шул ук елны Казан танк училищесына укырга керә. 

– Намуслы һәм тәрбияле егет иде. Укуның беренче көннәреннән үк үзен искиткеч талантлы, максатчан һәм шул ук вакытта тыйнак егет буларак күрсәтте, – дип сөйләде безгә Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наилә Исмәгыйлева. – Үземнең укучымны гына түгел, улымны соңгы юлга озаттым! “Улым” дип йөрттем мин аны. Бик авыр! Ул искиткеч эчкерсез иде, балаларны яратты, олыларга хөрмәт белән карый белә иде. Гаилә корырга, чын кеше булырга хыялланды. Уку йортында белем алганда да вакыты булган саен мәктәпкә керде. Сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Ашханәгә барып компот эчәбез. Бу безнең күркәм гадәтебез иде. Соңгы тапкыр 7 июнь көнне иртән миңа: “Хәерле иртә!” – дип язды. Шуннан соң тынлык, бу иң авыры. Улымны мәңгегә югалтуымны аңладым. Әмма күңелем белән моны аңлыйсым, кабул итәсем килмәде. Җирләгәннән соң да кабул итә алмыйм.

“Синең белән горурланабыз”

– Өч ел элек ул минем артымнан йөреп караган иде. Ләкин яшь арабыз 9 яшь булганга, мин аны этәрә бирдем, – дип сөйләде безгә Айратның дус кызы Алинә Газиҗанова. – Ул хатын-кызларга карата ихтирамлы, игътибарлы булды. Ялга кайткач, апрельдә ул мәктәбебезгә очрашуга барган. Мин аңа “Синең белән горурланабыз”, – дигән смс җибәрдем. Менә шуннан ныклап аралаша башладык. Ә икенче көнне эшемә килеп чыкты, зур букет белән. Шуннан аралаша башладык. “Хәзер яшәү өчен теләгем бар. Мин бит сине өч ел көттем”, – дип шатланып әйтә иде ул. Апрель, май ае дәвамында аралашу елга тиң булды. Махсус хәрби операция зонасына киткәч тә, элемтәгә чыгу җае булган саен, шалтырата, яза, хәлләремне белешә иде. Бергәләшеп планнар кордык. 6 июньгә чаклы даими рәвештә аралашып тордык. Соңгы тапкыр 11 июнь көнне сөйләштек. Менә шуннан соң ул югалды. 13 июньдә Айратның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның юклыгына ышанмыйм, менә хәзер телефон шалтырар да, ул булыр кебек. Әнисе миңа аның фуражкасын бирде. Аның белән бергә йокыга китәм, аның белән бергә уянам, сөйләшәм. Бик авыр көннәр. Күкләрдә дә Айрат кебек изге җанлы кешеләр кирәк, күрәсең.

 Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, Айрат һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булган. “Көчле характерлы егет иде. Лидерлык сәләте дә бар иде аңарда. Апрель аенда хәрби операция зонасыннан отпускка кайтты, безнең соңгы күрешүебез булган икән ул. Мин аңа: Айрат, синең фамилияң дә генералларныкы кебек, Воевода. Син чын генерал! – дигән идем. Тыныч йокласын, генерал”, – ди җирлек башлыгы.

Россия Президенты Указы нигезендә Айратка билгеләнгән  Батырлык орденын әнисе Татьяна Воеводага улының хәрби дусты Руслан Зыятдинов тапшырган. “Шундый ярдәмчел, кыю, чын иптәш – Айрат белән бергә укуыма һәм аның белән бергә хезмәт итүемә горурланам. Ул безне – үзенең буйсынуындагы солдатларны саклады”, – диде Руслан.

Язмага реакция белдерегез

25

0

15

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    2

    👍👍👍

    • аватар Без имени

      0

      0

      Оҗмахта урыны булсын.Гайләсенә түземлек телим.Баланны күмүне күз алдына китерүе дә бик кыен хәл.

      • аватар Без имени

        1

        0

        🙏🙏🙏

        Мөһим

        loading