16+

«Балам хастаханәдә җан бирде. Үлем тырнагыннан йолып калып булмады»

21 яшьлек улын, яшьли ирен югалткан ул... Кукмара районы Вахит авылында гомер кичерүче Әлфия апа Корбановага бу авыр югалтуларны җиңеп яшәргә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар биргән.

«Балам хастаханәдә җан бирде. Үлем тырнагыннан йолып калып булмады»

21 яшьлек улын, яшьли ирен югалткан ул... Кукмара районы Вахит авылында гомер кичерүче Әлфия апа Корбановага бу авыр югалтуларны җиңеп яшәргә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар биргән.

Чыннан да, аяз көнне яшен суккандай иң якын кешеләрен җир куенына илтеп салган әлеге хатынның сабырлыгына таң калырлык. Аяк астында упкын барлыкка килсә дә, аны горур атлый белгән, алга таба яшәр өчен көч тапкан. Әмма сәламәтлеге дә нык какшаган шул...

– Кукмара районының Күкшел авылыннан мин, биш бала үстек. Мәктәпне тәмамлап, Черноусовскийда эшләп йөргән чагым. Абыем Нократ Аланында яшәүче бер кыз белән очрашып йөри иде. “Син тулай торакка кереп тор, бергә китәрбез”, – диде ул. Кердем, ә анда ике кыз, берсенең янында: “Мин сине яратам”, – дип ялварып бер егет басып тора. Бераздан соң мин юлга кузгалдым, ә теге Мәҗнүн егет вокзалга чаклы озатып куйды. Белмим, теге кыз белән араларында ни булгандыр, ул егет миңа сүз дәшә башлады. Гомумән дүрт-биш тапкыр күрешкәнбездер инде. Аллаһ насыйп иткән, күрәсең. Сорарга килделәр, шулай итеп Вахит авылына килен булып төштем, – ди Әлфия апа. 

Кияү егете Мөнир әтисез үскән. Әниләре сигез баласы белән берүзе калган икән. Ишле гаиләдә бик тиз үз итәләр тырыш киленне. 
– Шулай зур гаилә булып тордык. Һич сүзгә килмичә, дус, тату яшәдек. Әниебез бик зирәк, гадел кеше иде. Ипләп-җайлап кына ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Ике ел бергә торгач, Илмирыбыз туды. Кунакка, яисә концертка барасыбыз булса, әни берсүзсез җибәрә, күкрәк баласын һич авырсынмыйча алып кала иде. Йорт салып чыктык. Үзебезнең җылы куышыбызга карап бик сөенгән идек, – дип хәтер йомгакларын сүтә Әлфия апа. Әмма язмыш дәфтәренә ни язылган шуны төзәтеп буламыни?! Ничаклы бәргәләнсәң, карышсаң да, барыбер сине эзәрлекли, синең артыңнан ияреп, чабып бара ул. 

Кинәт кенә 31 яшендә хәләле Мөнир йөрәк авыруыннан үлеп китә аның. Гаилә учаклары менә шулай аянычлы сүнә яшь парның. Өмет-хыяллары киселә. Кайгысыннан Әлфиянең озын керфекләре озак кипми. Ирен озатырга килгәч тә, яшь хатын гүя таш сын кебек  өнсез-сүзсез катып кала. Аның ни кичергәнен беркем дә белми. Әлфия авыр чакта терәк булган туганнарына, авылдашларына рәхмәт әйтә. 

– Нибары алты ел гына торып калдык аның белән, – боларны сөйләгәндә күпне күргән хатынның басынкы тыныч тавышы урыны-урыны белән өзелеп куя. – Ул үлгәндә миңа 28 яшь иде. Бераздан соң иремнең энесенә: “Мин китәрмен инде, биредә тора алмам”, – дидем. Ә ул: “Әлфия апа, монда синең оя корган җирең, сине беркая да җибәрмибез”, – дип мине үгетләде.

Әлфия көн дими, төн дими дөнья йөген тарта. Булмаганны булдырырга, җитмәгәнне җиткерергә тырышып эшли, бердәнбер улын аякка бастыра. Шөкер, улы Илмир да тырыш, уңган, булдыклы булып үсә. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлый, әнисенең горурлыгы була.

– Бәгырькәемнең кайчак хәле китеп, ятып ала торган гадәте бар иде. Авыл җирендә эш бетә мени ул. Үзем җитез булганга, мин аны еш кына шелтәли идем: “Җә тор, көязләнеп ятма”, – янәсе. Балачагыннан ук сагалаган булган мәкерле чир Илмирны. Аннан берничек качып котыла алмыйсың икән... Илмир иҗади бала булды, аның шигырь китабы да чыкты әле. 21 яшендә үзебезнең авыл кызы Миләүшә белән гаилә корып җибәрде. Алар арасындагы җылылыкны, мәхәббәтне аңлатып бетерерлек түгел. Бербөтен булып яшәделәр. Мине ялгызым гына калдырмас өчен тагын бер бүлмә кордылар. Ике ел яшәп калдылар, балам хастаханәдә җан бирде. Үлем тырнагыннан йолып калып булмады. Тормыш янә икегә бүленде. Ирем, баламны югалткач, алардан башка ничек яшәрмен дип бәргәләндем. Сыкрап еласам да аннан кире кайту мөмкин түгел шул. Баламның шигырьләрен алып укыйм, тагын ябып куям. Тагын укыйм, тагын, тагын… Аларны укыганда көлеп тә, елап та аласың… 

Әлфия апа үзе дә озак еллар аяклары сызлаудан изалана икән. Әлеге барлык борчу-кайгылар да эзсез генә узмаган, авыртуын тагын да көчәйткән, күрәсең. 
– Намазга бастым. Догалар укыгач, күңелемә шундый рәхәтлек, җиңеллек килә. Мәрхүм якыннарыбыз барысын да күрә, сизәләр, безнең белән гел бергә... Сабырлыклар сорыйм. Тәкъдир сынауларын узып булмый, дим. Киленем Миләүшә кабат кияүгә чыкты. Кыенсынып кына ризалыгымны сорады. Каршы буламмы соң, берүк бәхетле генә була күрсен. Аның өчен хәзер сөенеп туя алмыйм, ире бик әйбәт кеше. Ике баласы бар, алар да миңа “әби” дип эндәшәләр. Кукмарада яшиләр, гел кунакка кайта алар. Сагынып көтеп алам. Әле дә әни мин Миләүшә өчен. Тормыш иптәшенә бик рәхмәтлемен. Башка берәү булса: “Булды, җитте, яңа тормышың бар”, – дип җибәрмәс тә иде. Әмма ул бик кешелекле, – әни кеше. 

Быел Илмирның вафатына ун ел була икән. Вахит авылы халкы һәр елны аның истәлегенә багышлап яшьләр арасында волейбол ярышлары үткәрә. Быел да ул чара планлаштырылган, диде Әлфия апа.  

Адәм баласын Аллаһы Тәгалә гел сынап тора.  Бәкара сүрәсендә дә: «Һәм, әлбәттә, без сезне сынаячакбыз: курку һәм ачлык белән, маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән. (Сыналган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатланыр…» – диелә. Шундый зур югалтулар кичергән Әлфия апаның сабырлык күрсәтүе – иң зур савап.

Фотода: Әлфия апа авылдашлары белән

Язмага реакция белдерегез

26

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading