Элек аларның очрашу урыны булган балалар бакчасының, борын замандагы зиярат икәнлеге ачыкланып, хәзер анда төрле шомлы хәлләр булганлыгы турында сөйлиләр.
Дәвамы. Башы: Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
Шуңа күрә, бу урынны гашиклар гына түгел, авылның ачы алкашлары да урап үтә, аңа берничек тә якын бармаска тырышалар иде.
Бу урында көндезләрен балалар уйнаса да, төннәрен өрәкләр йөри икән, алар кешеләргә зыян китерә, кемнәрнедер көчләп аракы эчертәләр, кемнәрнедер наркотик тартырга мәҗбүр итәләр, ә кемнәрнедер бөтенләй кыйнап-гарипләп ташлыйлар, я үз-үзенә кул салырга этәрәләр, дигән хәбәрләр бик күп иде, хәтта шушы урыннан узып барышлый гына авырга калган яшь кызлар да очраштргалый һәм алар я ике башлы, я сыңар аяклы балалар табып, аларны роддомнарда калдырып китәргә мәҗбүр булалар икән дип тә сөйлиләр иде… – Кермибез! – дип кабатлады хатын. – Курыкма.
Ирнең бу сүзе ничектер көчле булып, бөтен шик-шөһбәләрне таратырлык булып яңгырады һәм хатын аңа юл куймыйча кала алмады. Шулай да ул җиңелчә калтырана иде. – Өшисеңме әллә? – диде ир һәм хатынның баш селкүен күреп, ирен чите белән генә елмайды, – Телисеңме?..
Хатын бу шомлы урыннан тизрәк чыгып качудан башка бернәрсә дә теләми иде. Ләкин ул бу хакта әйтеп иренең күңелен кырудан курыкты да эндәшми калуны хуп күрде. – Телисеңме, бу бакчаны оҗмах итәм? Хатын аңа гаҗәпләнеп карады. Үзе нәрсә әйтергә дә белми азапланды. Ә ирнең күңеле күтәренке иде. – Һәм яшьлеккә сине алып кайтам!
– Тиле син… – Хатын тагы нидер әйтмәкче иде, үзендә ниндидер үзгәреш тоеп туктап калды. Бер мизгелгә сулышы кысылды. Ир аны кинәт үбеп алды. Нәкъ теге вакыттагы сыман, беренче тапкыр үпкәндәге сыман итеп. Һәм хатын да нәкъ шул чакта кичергән хисләрне кичерде. Бер мизгелгә генә кайнар иреннәр назына бирелде дә кинәт ычкынып ирнең яңагына тондырды.
Усал итеп түгел, яратып кына, йоласын китерер өчен генә. Ә ир аның кечкенә учларын эләктереп алды да яңагына кысты, бәхетле елмайды һәм хатынны кабат куенына алып үбәргә тотынды. Бу юлы назлы итеп. Күзәнәкләреңнең тибрәнүен тоярлык итеп. Хатынның карышырга көче дә, теләге дә юк иде. Ул ләззәткә бирелеп күзләрен йомды.
Беренче үбешүнең дөньяда бер нәрсә белән дә тиңләп булмаслык бәхетле мизгелләре мәңгелеккә сузылгандыр сыман тоелды. Йөрәк я күкрәк читлеген вата да, я үзе урталай ярыла инде – аның ярсыуына чикләр юктыр сыман. Йөрәк кенәме соң, бөтен кан тамырлары, бөтен күзәнәкләр кайдадыр ашкына, бу бәхеткә чыдый алмыйча чәбәләнә. Әллә сөйгәнеңнең тәненә кушылып, бер җан, бер тән булып яшәргә телиләрме соң!..
Хатын елмаеп күзләрен ачты. Һәм гаҗәпләнүенә тончыгып катып калды. Үзенең кем белән үбешүен күрүдән ул кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Куллары белән чәбәләнеп аның куеныннан котылырга теләде – буыннары тотмады.
Курыкма, – диде таныш тавыш,– Курыкма, кадерлем… Һәм үзенә ныграк кысты. Назлы итеп. Гомер буе сагынырлык итеп. – Курыкма, кадерлем, – дип кабатлады ул, елмая биребрәк,– Без яшьлеккә кайттык. Шунда гына хатын үзендәге үзгәрешкә игътибар итте. Өстендәге җифәк күлмәгенә, аяк киеменә… Әйе, шул… Теге вакытта нәкъ шушы киемнәр белән чыккан иде бит ул сөйгәне янына. Димәк, ире генә түгел… Ул да… Ул да яшәргән! Алар үзләренең яшьлегенә кайткан! Кыз һәм Егет чакларына!
– Әбәк синдә… Кыз көтмәгәндә килгән иләслек белән егетнең күкрәгенә сугып алды да торып йөгерде. Юк йөгермәде, очты ул. Сөю канатларында. Егет тә аннан калышмады, тик ул кызны шундук куып тотмады, җитешәлмәгән булып кыланды, ә кыз челтерәп аккан чишмә тавышы белән аны үчекләгән булды:
– Тоталмыйсың мине! Тоталмыйсың! Егет тизлеген арттырды да аны кочаклап алды. Бертын шулай туктала алмыйча көлешә-көлешә кочаклашып йөгерделәр дә еш-еш сулап пар каенга килеп сөялделәр. Бер-берсенең күзләренә карап тын калдылар.
Берчә, дөньяны зәңгәрсу яктылыкка төреп, берчә ак болытлар арасына кереп тулы ай йөзә. Аның янында шатлык-куанычы күкрәгенә сыймаган балалардай йолдызлар биешә. Тирә-якта алма, шомырт, миләш агачлары хуш ис тарата. Иләс җилләр белән тәэсирләнеп яфраклар серләшә. Яшь үләннәр арасында бер-берсе белән узышып чикерткәләр сайрый. Пар каен төбендә пар йөрәк тибә. – Нәрсә уйлыйсың? Егет дәшми. Җавап итеп сөйгәненең учларын күкрәгенә кыса. Тынлык. – Йөрәгеңә канат үсте мени… Ашкына ул шундый… Егет дәшми.
Ул күзләрен кыздан ала алмый. – Ник дәшмисең инде?.. – Сүзләр артык… Кыз назлы елмая: – Артык түгел… Якты сүзләр артык була алмый… Мин яратам сине! Мин яратам сине! Мин яратам сине! Егетнең тел очында тик шушы сүз генә өерелә. Шушы сүзләр белән йөрәк тибә. Тик ул дәшми.
Ул сөйгәнен куенына ала. Чиксез назлылык белән чәчләреннән сыйпый. Ул бәхетле. Кыз да бәхет диңгезендә йөзә. Һәм ул бер сүз көтә. Өзелеп көтә. Бары бер генә сүз. Егет дәшми. Һәм кыз тәвәкәлли: – Мин… Яратам… Сине…
Шул сүз белән дөнья балкып китә. Бар җиһанны бәхет ялмап ала. Ай елмая. Ә йолдызлар тагы да дәртлерәк итеп, җиргә төшә язып бии башлый. Моң агыла. Чиксез сөю моңы… – Рәхмәт сиңа, җаным! – диде хатын балалар бакчасыннан чыгып урам буйлап атлаганда, – Барсы өчен дә… Ир дәшмәде. Хатынның билендә яткан куллары назлы кысылып кына куйды. Ирененә татлы елмаю кунды. – Ә син курыккан идең…– диде ул бераздан. – Әллә нинди шомлы сүзләр сөйлиләр бит… – Изге урын шомлы булмый ул. Күрәсеңме?
Хатын ул ымлаган якка карады. Балалар бакчасы өстендә генә ниндидер сихри яктылык таралган иде. Моны күрүдән күңелен рәхәтлек биләп алды. – Мин яратам сине! – дип пышылдады ул, башын иренең күкрәгенә салып. Ир дәшмәде. Хатын, күзләре белән күрә алмаса да, аның сабыйларча шат елмаюын тойды. Шул елмаю сыман назлы куллар аның чәчләреннән сыйпады. Шушы елмаюга үрелеп дөньяга якты җыр таралды: – Мин дә…
«Ул тагын яратам дип әйтмәде…» – дип уйлап алды хатын, якты бер моңсулык белән. Һәм елмаеп куйды. Ә җыр дәвам итте. Ул галәмнәрнең чиксез киңлеген урап кабат җиргә кайтты. – Мин яратам сине! – Мин дә… Алар шушы җыр астында атладылар. – Тиздән таң да ата, – диде ир бераздан. Хатын аңа елмаеп карады, тик шундук йөзеннән борчылу шәүләсе узды. – Улларыбыз уянса? Курыкмаслар микән… Һәм алар, балалар бакчасыннан кайткан ике сабый сыман, җитәкләшеп өйләренә йөгерделәр.
Комментарийлар