16+

“Без сакламасак, кем саклар соң”

Махсус хәрби операциядә һәлак булган курку белмәс хәрби Тимур Әюповның әтисе Айнур абый улының шул сүзләрен кат-кат искә алды.

“Без сакламасак, кем саклар соң”

Махсус хәрби операциядә һәлак булган курку белмәс хәрби Тимур Әюповның әтисе Айнур абый улының шул сүзләрен кат-кат искә алды.

Актаныш районының Такталачык авылында яшәүче Әюповлар гаиләсенә 2023 елның апрелендә авыр хәбәр килеп ирешә.

...Тимур 1998 елның 31 гыйнварында Такталачык авылында туган. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге нефтехимия техникумында һөнәри белем ала. 2016-2017 елларда армия сафларында, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннан соң Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим полиция бүлегендә эшли. Махсус хәрби операциягә киткәнче үк хәрби тәҗрибәсе була Тимурның. Максатчанлыгы белән аерылып тора иде, дип сөйли әтисе Айнур.

Махсус хәрби операция башлангач, озак уйланып тормый Тимур, Җитмәсә, хәрби күнекмәсе дә бар. 2023 елның 6 гыйнварында үз теләге белән МХОгә китәр өчен контракт төзи. 3 апрельдә Донецк өлкәсе Артемовск шәһәрендә (Бахмут) – хәрби операциянең иң каты бәрелешләр барган ноктасында һәлак була.

...Акыллы, тәртипле егет тормышта үз юлын хокук саклау органнарында тапкан, әти-әнисенең, энесе Әмирнең, якыннарының ныклы таянычы булган.

– Җаныбызның сыкрамаган минуты юк, – дип сүзен башлады Айнур абый. –  Бар да Аллаһы Тәгалә кулында, дибез. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк. Менә әле сезнең белән сөйләшкәндә дә елап җибәрүдән үземне чак кына тыеп торам. Үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә җыенуы турында әйткәч тә, әллә бармыйсыңмы, дип тә сорап карадык. Әмма кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәткәч, каршы килмәдек инде. 

Махсус хәрби операция зонасына барып җиткәч, Тимур якыннарына 13 гыйнварда шалтырата. "Барып җиттем, урнаштым", ди ул. Штурм отрядына билгеләгәннәр үзен. Шуннан соң элемтә өзелә. 18 мартта туганнары белән кабат хәбәрләшә Тимур. Хәлләрен сораша.

– 22 апрель көнне аяктан егарлык хәбәр ишетеп, өнсез калдык. Улыбыз иң кайнар ноктада снайпер ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Разведчиклар да бит әле алар. Беренче булып хәтәр участокларга йөргәннәр. Халык теленә «Бахмут котелы» дип кереп калган җирдә булган алар, – ди Айнур абый. 
24 апрель көнне туган авылында җирләнә егет.

– Улыбызның китүенә тиздән бер ел була, ә ярадан кан саркып тора. Гаиләбез белән ашау-эчүдән калдык, – ди Айнур абый. – Тимур мәктәптә укыган вакытта гел беренче булды. Армиядә хезмәт иткән вакытта, 9 майда Мәскәүдәге парадта катнашыр өчен берничә егетне генә сайлап алганнар.  Беркайчан да авырлыклардан куркып тормады. Әнисе дә күзләр генә тиде аңа, ди. Улыбызны җирләгәч, аның командиры безнең белән элемтәгә чыкты. Актанышка кунакка чакырдым. Кайтты, кунак булып китте, улыбызның соңгы көннәре турында сөйләде. Элемтәдә торырга сүз куештык аның белән.
 

9 майга багышланган парадка әзерлек вакыты. Тимур уртада.

Альбина Шәемова Тимурны 6 сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка чаклы татар теле һәм әдәбияте фәненнән укыткан.

– Тимур минем хәтеремдә тыйнак, акыллы, тәртипле егет булып сакланачак. Аны беренче сыйныфтан алып "Йолдызлык" фестиваленә нәфис сүз буенча әзерләдем. Аның сөйләгән беренче шигырен дә хәтерлим:
Күктә йолдыз, җирдә мин,
Әйт әле, монда мен...

Мәктәпне тәмамлаганчы нәфис сүз остасы булып йөрде. Сәхнәдә йолдыз кебек балкыды. Гомере дә шундый кыска булды. Чыгарылыш кичәсендә ул миңа фикус гөле бүләк итте. "Апа, бу гөл биек булып үсәчәк. Аңа карагач, гел мине искә алырсыз", дигән иде. Ул гөлем биек булып үсте. Гел Тимурны хәтерләтә,–  ди ул. 
Әнә хәзер Тимурның якыннары аның медальләрен, күпсанлы мактау кәгазьләрен карап юана. Энесе Әмир дә абыйсы юлыннан китеп, хокук саклау органнарында хезмәт итәргә тели икән. 





Язмага реакция белдерегез

3

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading