16+

Чәч бөртеге ярдәмендә сихерләп, кызымны үтерергә бозым ясаган

Карлыгач канаты сыман чем кара, дугаланып сызылган кыйгач кашлы, зур кара күзле, уймак иренле, нәфис йөзле, куе озын чәчләрен йомры иңбашларына таратып салган, сылу гәүдәле утыз биш яшьләр чамасындагы чибәркәй инвалид кәнәфиендә турсаеп утыра. Кыяфәтендә, салкын күз карашында үз халәтеннән ризасызлык чагыла.

Чәч бөртеге ярдәмендә сихерләп, кызымны үтерергә бозым ясаган

Карлыгач канаты сыман чем кара, дугаланып сызылган кыйгач кашлы, зур кара күзле, уймак иренле, нәфис йөзле, куе озын чәчләрен йомры иңбашларына таратып салган, сылу гәүдәле утыз биш яшьләр чамасындагы чибәркәй инвалид кәнәфиендә турсаеп утыра. Кыяфәтендә, салкын күз карашында үз халәтеннән ризасызлык чагыла.

Ул үзен арбада этеп йөртүче авыр гәүдәле, талчыккан йөзле, моңсу күзле, яше алтмыштан узган анасына карап, нәрсәдер әйтергә тели. Аңлаешлы сүзләр, җөмләләр урынына өзек-төтек авазлар ишетелә. Ананың йөзе кызарып – бүртенеп чыга. 

– Таня, кызыкаем, җитте сиңа, тик кенә утыр, мыгырданма! Булганына шөкер ит! Күтәреп утыртам, юындырам, киендерәм, кашыктан ашатам, чишендереп яткырам. Көнгә йөз мәртәбә як-ягыңа әйләндерәм. Теләгән җиреңә алып- барып кайтам. Саф һава суларга алып чыкмый калган көнем юк. Нишләп шулчаклы рәхмәтсез бәндә соң син? Үзең өчен җанын ярып бирергә әзер торган әниеңә эт кебек өрергә генә торасың. Әллә миңа сине карау җиңел дип уйлыйсыңмы? Төне буе аяк-кулларым сызлап, йоклый алмыйча пошынып чыгам. Тәнем генә түгел, җаным да сызлануын сизмисең мени? Соңгы араларда йөрәгем көйсезләнүе күз алдыңда. Ничәмә-ничә мәртәбә “ашыгыч ярдәм” чакырттык. Сине беркемгә ышанып калдырып китеп булмаганга күрә генә, больницага ята алмадым. Үлеп китсәм, сине кем карар? Әниеңнән башка берәүгә дә кирәгең юк бит синең, бәбкәччәем!

– Ма- ма-ма! Бу- бу! Бу- бу-бу! – дигән җавап ишетелә.
– Астың юешләнде мени, кызым. Аз гына сабыр ит инде. Бүлмәгә керүгә, киемеңне алыштырырмын. Памперсларың бетеп китте шул, балам. Сиңа яраклы размердагысының мондагы киоскта сатылмавын кем белгән?
Шифаханә лифты төбендәге әлеге сөйләшүнең очраклы шаһиты булсам да, ул көнне кичергән тетрәнүле халәтемне гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмыйм. Йоклый алмый гасабыйланып ятам. Уйлар өермәсе үз эченә бөтереп ала. Гаҗиз анасы да, газиз баласы да кызганыч. И, Раббым! “Кешеләрне авырлыклар биреп сынармын. Кыенлыкларның күтәрә алмаслыгын бирмәм”, – дигәнсең. Су сөлегедәй чибәркәй нинди гөнаһлары аркасында шушы аяныч хәлгә тарыган соң? Әллә хаталанып языклы эшләр кылган әби-бабасының җиденче буынына төшкән каргыш галәмәтеме бу? Бигрәк чибәр бит. Әллә сокланып йә көнләшеп яман күз тидерделәрме икән?

 Икенче көнне йодлы-бромлы ванна бүлмәсе каршындагы иркен холлда, шифалы суга керергә үз нәүбәтебезне көтеп утырганда, гарип кызның әнисе Валентина ханым белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Саклык белән генә ананың кылларын тарткалап, кызының язмышы белән кызыксынуымны сиздердем.
– Искиткеч матур кыз үстергәнсез. Чибәркәй нинди бәлагә тарыды? Тумыштан гарип түгеллеге сизелеп тора. Әллә юл һәлакәте корбаны булдымы? Кайчан сезнең кулга калды? Кайларда дәваладыгыз? Терелтеп аякка бастыруга өмет бармы соң? Табиблар нәрсә ди? – дип, сорауларга күмеп ташладым.
Валяның күңеле тулы сагышы кайнар күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты. Эре тозлы тамчылар хәсрәтле ананың иртә җыерчыкланган бите буынча тәгәрәшә башлады. Ул аларны киңчә кул аркасы белән сыпырып төшерә барды. Эче тулы хәсрәтен кемгәдер түгеп, бушанасы килә иде аның. Ул мине аулак почмакка таба әйдәкләде. Карышмадым. Үзем дә бала югалту хәсрәтен күргән ана икәнлегемне белдердем.

 - Сезнеке әле исән, терелтүгә өмет бар. Минеке 31 яшьлек чагында җир куенына кергән иде, улы ятим калды, – дидем.
– Минеке – мәхәббәт корбаны, – дип пышылдады Валя. – Танюшам белән Ирек бер балалар бакчасына йөрде. Тупырчык кебек сабыйлар бер-берсен нәни чактан бирле яратты. Чүлмәккә янәшә утыра икән болар. Ирек биш яшьлек кызымның чәченнән тарткан малайның борынын канатып кайтарган иде. Мәктәптә бер класста укыдылар, бер партада утырдылар. Парлап бию түгәрәгенә йөрделәр. Төрле бәйгеләрдә җиңү яуладылар. Икесе бер институтка укырга керде. Сессияләре тәмамлангач, турпоходларга бардылар. Ирек булдыклы, эшчән, тыныч, тәрбияле гаиләдән иде. Өченче курсны тәмамлагач, кызымның кулын сорап килде. Каршы төшмәдем. Бик матур пар иде шул алар. Күпләр сокланды, кемнәрдер көнләште. Ирек туй балдакларын, күлмәк- фаталарны студентлар отрядында үзе эшләп тапкан акчага алып бирде. Туй ясарга кафе белештеләр. Яшьләр кунаклар исемлеген төзеп, чакыру билетлары бастырып алды. Бер-берсен өзелеп сөюче, берсеннән-берсе күзен дә алмаучы, бәхеттән йөзләре балкып торган парга гүя аяз көнне яшен сукты...

– Нәрсә булды?
– Булачак кодагыйның авылдан кунакка килгән әтисе – диндар Кәшфи карт кызымның муенындагы алтын тәреле кулонын күреп алган. Бусагамнан кяферне кертәсем юк! – дип кара тавыш чыгарган. Марҗа кызы урыс малаена кияүгә чыксын, монда эзе дә булмасын! – дип, Таняны пыраклатып өйләреннән куып чыгарган.

– Ә Ирек нәрсә карап торган? Мәхәббәте өчен көрәшмәгәнме? Мөселман егетенә теләсә кайсы диндәге кызны хатынлыкка алырга ярый. Кәләшенең никахка каршы булмавы, ирен, аның гаиләсен, ата-анасын, туган-тумачасын санлавы, динен хөрмәт итүе, гореф-гадәтләрен санга сугуы җитә. Ирен бик яраткач, ислам диненә күчүе ихтимал иде бит. Мин шундый берничә гаиләне беләм. 
– Менә монысы булмас! Православие динендәге әти-әнидән туган кызым чиркәүдә чукындырылган. Без аның белән Изге Атакай янына еш йөрдек. Кызым псалмнар ятлады. Иисус Христоска тугрылык анты эчкән балам рухый хыянәткә бара алмас иде. 
– Вакыйгаларның азагы ни белән төгәлләнде? – дип кыбырсыйм.
– Ирек, укуын ташлап, армия китте дә, якут кызына өйләнеп кайтты. Аның әтисе данлыклы шаман, имеш. Кызыма шок булды. Дөньяда гаме калмады. Тере мәет хәлендә эленке-салынкы урамда селкенеп йөри дә, кайтып урынга ава. Укымый, эшкә дә урнашмый. Бермәлне моның күз карашы очкынлана башлады. Кичкә таба бизәнеп-ясанып урамга чыгып китә. Күңелле җырлар көйли, көзге каршында биеп алгалый. Институтында укуын дәвам итте. Баксаң-күрсәң, болар Ирек белән кабаттан очраша, сөешә башлаган икән. Бистәдәге халык бер-берсен әйбәт белә, сарафан радиосыннан таралган шомлы хәбәр миңа да килеп иреште. Баламны каршыма утыртып, әйбәтләп аңлаттым, үгетләдем. “Башка берәүнең бәхетсезлеге хисабына бәхеткә тиенә алмассың. Син әле чәчәк кебек. Ашыкма, ялгышма, үз насыйбың чыгар. Ирек белән уйнашлык кылып йөрүдән тукта. Никахлы ир хатынының, аның гөнаһсыз сабыеның каргышлы күз яшьләре җиргә таммас, йөрәгеңә тамар, гомергә бәхетсез булырсың”, – дидем. Гозеремне аяк астына салды. “Мәхәббәттән изгерәк бернинди хис тә юк. Сөйгәнемне янәдән үземнеке итү өчен ахыргы сулышымача көрәшәчәкмен”, – диде. Беркөнне Ирек алдан сөйләшенгән урынга очрашуга килмәгән. Башсыз кызым, кыюлык өчен аз гына эчеп алган да, тегеләрнең өенә барып кергән. Үзенең Иректән авырлы икәнлеген раслаучы тест кәгазен якут хатынының борынына төрткән. Бар, Якутияңә олак, мин сезне барыбер бергә яшәтмим! – дип аны идәнгә сугып егып типкәләгән. Якут хатыны кызымның битен тырнаган, чәчен умырып алган. Шул чәч бөртеге ярдәмендә сихерләп, кызымны үтерергә бозым ясаган икән. Таням күзгә күренеп ябыкты, башы сызлый, йөрәге чәнчи, кинәттән хәле китеп, аңын җуеп егыла торган булып калды. Ирек белән бергә була алмаячагын аңлагач, баш ташлап эчүгә сабышты. Теләсә кайсы ирнең куенына керүдән тайчынмады. Баласы төшкәч, тәмам кешелектән чыкты. Гаиләле ирләрнең хатыннары белән сугышып кайтты. Сүземне тыңламады, акылга килмәде. Явызлыгы артканнан арта барды. Мине өреп кенә очырды. Азгынлыкның чигенә чыккач, Ходай авыр җәзасын бирде – инсульт бәрде. Кызымның юлдан язып адәм имгәгенә әверелүендә үземнең дә гаебем бар. Аны сыңар канат белән үстергәнгә күрә, балама йөрәк җылым, тиешле тәрбиям, игътибарым җитмәде. Нихәл итим соң, күп вакытым ике-өч урында эшләп, гаиләбезне туендыру өчен акча табуга сарыф ителде. Терсәк якын да бит, тешләп булмый, – диде ул, яшьле күзләрен миңа төбәп. 
Юатырлык сүзләр таба алмадым... 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам хаклахын

    Мөһим

    loading