16+

“Читтә балаларың булса, алып кайт, үстерербез”

Рәхәте дә, михнәте дә буладыр инде шактый озын гомер юлы үткәндә, гомер йомгагын сүткәндә. Менә хәзер, бөтенесе булмаса да, бик күбесе хәтердә кабат яңара.  Сулар кирегә акмаса да, кирегә таба ага торган бер елга бар ул алай да. Гомер елгасы диләр аны, хәтер елгасы.

“Читтә балаларың булса, алып кайт, үстерербез”

Рәхәте дә, михнәте дә буладыр инде шактый озын гомер юлы үткәндә, гомер йомгагын сүткәндә. Менә хәзер, бөтенесе булмаса да, бик күбесе хәтердә кабат яңара.  Сулар кирегә акмаса да, кирегә таба ага торган бер елга бар ул алай да. Гомер елгасы диләр аны, хәтер елгасы.

Менә тып-тын өйдә ике кулың эш белән мәшгуль булганда, берүзе бер эшсез калган баш шәрифе тотына инде хәтер төбендә казынырга. Ниләр генә тартып чыгармый ул аннан, ниләрне генә алдыңа китереп бастырмый. Сабый чак, үсмер чак, яшьлек.

Әнә бүген хәтер елгасының иң башына менеп (әллә инде төшепме) җитте әле ул. Балачакка сәфәр кылды, аннары шул балачак хатирәләрен бүгенге көн белән бәйләп нәтиҗә дә чыгарып куя әле. Бала чак – иң рәхәт чак.

Безгә генә рәхәт булган ул, безне дөнья авырлыгыннан саклап-яклап үстергән әниләргә юк... бер дә рәхәт булмаган. 
Балачакның бер рәхәтлеге – иртәдән кичкә кадәр урамда саф һавада уйнау булса, икенче рәхәтлеге – учыңа биш тиен акчаңны кысып кинога йөрү иде. Әй ул балачакта без караган кинолар! Сугыш турында иде бик күбесе.

Аннан соң һәр елны дип әйтерлек җәй көне “Спартак” киносы куялар иде, коллар восстаниесе турында. Ике серияле фильм. Без аны бик аңлап та карамаганбыздыр инде, моны аңлар өчен тарихны белү кирәк. Без тарих дәресендә Спартак восстаниесе турында укымадык ахры, хәтердә түгел. Ә киноны әллә ничә җәй рәттән карадык. Восстание бастырылгач, Спартакны эссе кояш астында баганага кадаклап калдырдылар. Бу кадрның иң ахыргы кадр икәнен беләбез, инде урыннардан кузгалып чыгу юлына юнәлгәнбез, күзләр генә һаман экранда, ә анда – баганага кадак белән кагылган Спартак. Без инде ишек янында, ә ул әнә эссе кояш астында калды, җиңелмәс, горур кол, восстание җитәкчесе.

Аннары тагын “Неуловимые мстители”, анысы инде үзебез шикелле малайлар, көрәшчеләр. Ә ул киноның ничә буын яратып дәртләнеп тыңлаган-җырлаган җыры – “Погоня, погоня, погоня в горячей крови”.

Ике серияле кино, клубта эссе, күпмедер вакыттан соң урта ишекне ачалар, кинога керергә ун тиен акчасы булмаган малайлар урта ишек ачылганын көтеп шул тирәдә чуалалар.

Әй дөнья, кемдер балачак сагындыра дигән була бит әле, кай җирен сагыналар микән без үскән балачакның? Белмим, безнең заманныкыларда сагынырлык балачак юк ул. Замана авыр, ә кешеләр бер-берсенә карата рәхимлерәк булган. Шул гына, бары тик шул.

Ә менә кыш көне клубта берничә тапкыр һинд киносы була иде.
Монда инде безнең кебек бала-чагаларга клуб янында чуалып йөрүдән мәгънә юк, бу үзе җырлы, үзе күз яшьле мелодрама өлкәннәр өчен.
Монда инде кесәңә дыңгычлап кулъяулыгыңны тутырып киләсе.
Хатын-кыз елый инде, әле бит елаган ирләр дә шактый була иде.

"Цветок в пыли "дигән һинд киносына нәнә белән әттә дә төшкәннәр иде, шуннан соң нәнә шул кино исенә төшкән саен ничә көн елады микән? Бала-чагалар белән өйдә калган мин ун яшьлек кызга да сөйләде, кергән әбиләрне дә сөйләп елатты. Ирсез тапкан баласын таш өстенә куеп калдырган хатын һәм шул баланы чагарга дип килгән еланның баланы чакмыйча кире шуышып китүе турында сөйләгәндә, күрше әбиләр дә йөрәкләрен тотып, үксеп еладылар инде.
Менә шуннан соң ничә еллар шул киноны карау гел хыял булып калды инде минем. Инде аргы якта торганда, балалар үскәч, клубта индийский кино икән, "Цветок в пыли" диделәр дә, киттек бабай белән кино карарга.

Киносы индийский булды аның, тик "Цветок в пыли" булмады.
Монда да бай малаеннан алданып бала тапкан яшь хатын мең газаплар белән шул баланы үстереп ятканда, теге бай малаен очрата, ә тегесе инде күптән өйләнгән, тик менә балалары гына юк икән. Һәм бик теләп малаен үз семьясына ала, үз фамилиясен бирә. Тик бу семьяда да малайга бәхет елмаймый. Үги әнисеннән күпме җәбер, күпме мыскыл күргән малайны жәлләп безнең дә кесәдәге унлап кулъяулык күз яшенә чыланып бетте.

Ара-тирә катып киткән күңелләрне йомшартырга шундый кинолар карау да кирәктер ул. 
Менә хәзер һәммәбезнең телевизорында "Индия" каналы бар.
Белмим, шул каналны кемнәр генә карый микән хәзер? Мин үзем мәсәлән, карамыйм. Әллә кинолары күңелне кузгалтмый, әллә дөнья белән бергә үзебез дә шундый бар нәрсәгә битарафка әйләндекме инде шунда?
Ә менә теге чакта, әле һаман шул кино
тәэсиреннән арынып бетмәгән килеш өйгә кайтканда, мин бабайның беләгенә ике кулым белән ябышкан килеш: "Син бик күп зимагурлыкта йөргән кеше, алай-болай читтә калган балаларың булса, алып кайт, үстерербез”, – дип ялындым.

Шулай, күңел йомшарып китәр өчен мондый кинолар да кирәктер.
Ә без менә хәзер карамыйбыз шул "елак" киноларны. Әллә заман рәхимсез, әллә күңелләр ташка әйләнеп барамы шунда? 
...Уйлый күңел төрлесен...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: 
agryz-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading