Медикларны нык аулыйлар Казан егете Дамир Габбасов мобилизациягә эләгүен дә, махсус хәрби операция зонасына китүенә дә тыныч карый. Бу аның бурычы икәнен ул белә, аңлый. Армиядә чыныгу алган егет бит ул.
- Абый баштан ЭКСПОда өйрәнүләрдә булды. Санитар булып хезмәт итте ул. Аларга тактика буенча да, ут әзерлеге буенча да, медицина өлеше буенча да укытулар үткәрделәр, - дип сөйли хәрбинең энесе Рамил. - Гомумән алганда анда бер ай булды ул. Без атна саен күрешеп тордык. Үзенә "Габбас" позывноен алды. Махсус хәрби операция зонасына эләккәч тә, әлбәттә, башта аларга авыррак булды, чөнки берни дә аңлашылмый. Мәсәлән, дроннарның һөҗүм итүе, аларга каршы үзеңне ничек тотарга, нишләргә? Аларны ничек тавышларыннан танырга.
Тәҗрибә белән аңлау да килә, ә курку тарала. Башта Дамир, иптәшләре сугыш кырыннан алып чыккан яралыларны эвакуацияләү белән шөгыльләнә, Аларны каршы алып, кыр госпитальләренә илтә тора. Соңрак бер айдан соң ул үзе дә алгы сызыкка эләгә. Ә монда – йөзгә-йөз үлем белән очрашу, иптәшләренең чын каһарманлык үрнәкләре күрсәтүгә соклану, канлы күз яшьләре аша яшәргә омтылу.
– Абый бәрелешләр турында бик сөйләргә яратмый иде. Күбесенчә үзебез аның кайдарак хезмәт итүен белгәч, интернет аша шул җирлектәге хәрби бәрелешләр турында бөтен яңалыклар белән танышып бардык. Соңрак, ялга кайткач кына үзен дә сөйләттердек. «Иң авыры, каршы якның безнең подразделениегә өч яктан һөҗүм итүе булды. Бертуктаусыз ут өере астыннан яралыларны алып чыгарга туры килде. Төрле яктан аталар, хәтта колак та тынып кала, чөнки кулыңда синең яралы иптәшең, һәр секунд соңгысы булырга мөмкин. Каршы яктагылар ни генә эшләмәде. ПТУР - танкка каршы идарә ителә торган ракетадан да аттылар, ул гадәттә авыр сугышчан техникага - пехота һәм танкларга каршы кулланыла. Ә без махсус медицина автомобилендә йөрибез, аның бронясы да юк диярлек. Ишетеп белүемчә, каршыдагылар медикларны нык аулый. Аларга кеше коткару дигән хис ят. Башта иптәшләремнең авыр яралануларын, газаплануларын күрү күңелне айкый иде. Бер якта бер егетнең ярты аягы ята, икенчесенең кулы юк. Ничаклы гына газаплы булмасын, тора-бара бөтен нәрсәгә ияләшәсең. Хәтта күз яшьләреңне йотып, кулларны йодрыкка төйнәп булса да, ярдәм итәргә тырышасың”, дип ачынып сөйләде ул безгә, – дип истәлекләрен барлый Рамил.
Махсус операция вакытында Дамирга берничә тапкыр гына ату күнекмәләрен күрсәтергә туры килгән, чөнки аның төп бурычы – яраланганнарга ярдәм итү һәм һәлак булганнарны чыгару булган. Ләкин яу кырында һәрвакыт әзер булырга кирәк, чөнки алар хәрәкәт иткән эвакуация маршрутын каршы якның дроннары күзәтеп торган. .
Бер көндә коткарылган унөч гомер Махсус хәрби операциядә булган дәвердә, иң авыр көннәрнең берсен Дамир якыннарына да сөйли. Яралыларның ташкыны тукталмый. Кем җиңел яраланган, шул санитарлар машинасына үзе бара ала, икенчесенә бик җитди "эләккән" - яу кырыннан носилкаларда алып чыгалар. Иң мөһиме, үзеңә пуля яки мина кыйпылчыгы килеп эләкмәс өчен яшен тизлегендә хәрәкәт итәргә кирәк.
- Беренче тапкыр алар дүрт яралыны алып чыккан, аннары тагын тугыз кешене коткарганнар, - дип сөйли Рамил. – «Гүя җир шартлаудан селкенә, пулялар безнең башлар өстеннән очып кына йөри, бернәрсә дә аңлашылмый. Бер егет белән яралы хәрбине өстерәп бардык, янәшәдә кинәт нәрсәдер шартлады һәм аның кыйпылчыгы минем ярдәмчемә тиде. Аны да соңыннан башка кеше белән бергә өстерәп алып китәргә туры килде. Бәхеткә каршы, ул әллә ни зыян күрмәгән, җиңелчә яралану алган иде. Аннан соң яралыларны, шул исәптән урманнан да, тагын берничә тапкыр алып чыктык, әмма 13 кешене алып чыккан көн иң авыры булды. Бер көндә шулкадәр кешене ташу, өстәвенә авыр экипировка кигән килеш, бер дә җиңел түгел. Синең арттан каршы як коптерлары оча. Барысын да мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк. Үзең турында уйларга вакыт юк», дип сөйләде абый. Ул чагында ул хәлдән тайган. Абый кечкенәдән шундый ярдәмчел, нечкә күңелле булды. Гәрчә, тышка чыгармаса да, эчтән генә көя иде. Ротада булган иң яшь егет Расул Вафинны да үз ышыгы астына алган, үз энесе сыман кайгырткан. Миңа да: ”Синең яшьтәге бер егет бар. Әле ул бик яшь, тормыш та күрмәгән. Гел аның янында булырга, булышырга тырышам, “, дия иде абый.
Комментарийлар