16+

Россиялеләргә торак сатып алу өчен отышлы чорны атадылар

Икътисадчы Щербаченко: төп ставка 10-12 процент булганда торак сатып алырга кирәк.

Икътисадчы Щербаченко: төп ставка 10-12 процент булганда торак сатып алырга кирәк.

Хәзерге вакытта россиялеләргә күчемсез милек сатып алмаска кирәк. «Газетой.Ru» га биргән әңгәмәсендә Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко  торак белән килешү өчен отышлы вакытны атаган.

Бүген төп ставканы күтәрү һәм кредитлау буенча дәүләт программаларын ябу сәбәпле торак сатып алу артык куркыныч. Икътисадчы фикеренчә, фатир сатып алу өчен төп ставка 10-12 процентка кадәр киметелгән чорны көтү яхшырак, әмма бу якын арада булмаячак икән. Аның фаразлары буенча, 2025 ел башында ипотека ставкалары 29-33 процент дәрәҗәсендә торачак.

Шул ук вакытта базардагы хәзерге шартлар россиялеләрне индивидуаль торак төзелешенә ипотека алырга этәрә, ди Щербаченко.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading