Командировкадан кайтып килешем иде, авылдан әни шалтырата: “Кызым, Илдарның үлем хәбәре кайткан, ышана алмыйча утырабыз. Эх-х, балакай”, – диде ул елап.
Ул чакта ниләр кичергәнемне язып торуы урынсыздыр. Бары якын кешесен югалткан кеше генә кичерәдер ул хисләрне. Гүя, аяк астында җир убылган да, мин шул упкын эченә егылып төшәм сыман.
Илдарны үз туганым, үз энем кебек күрә идем шул. Күздән әле дә яшь кипми, сине уйлаган саен, колагымда тавышың ишетелә: “Без бармасак, кем барыр?” – дидең бит син. Өлешчә мобилизация игьлан ителгәч, әни синең үз теләгең белән хәрби комиссариатка баруың турында горурланып сөйләгән иде. Шуннан бирле без гел элемтәдә булдык. Әлки егете, үзебезнеке ул, ничек аларны ташламак кирәк. Кайчан гына язма, кайчан гына хәл белешмә, Илдар һәрчак: “Бар да әйбәт, кәеф шәп”, – дия иде. Һәм менә шундый коточкыч хәбәр, һич кенә дә ышанасы килми бит, Илдар. Күңел елый, йөрәк сыкрана.
...Әлки районы Татар Борнае авылында яшәүче Фидалия апа белән кәнәфиләрдә урын алабыз. Сүзебез Илдар турында. Менә бүген-иртәгә хәрбине мәңгелек йортына алып кайтачаклар. Бу чакта хәсрәт кергән гаилә белән сөйләшүе дә җиңел түгел.
– Бу кайгы безнең йөрәктә яра булып мәңгегә калды инде, нишлисең, – дип сүзен башлады Илдарның әнисенең бертуган апасы Фидалия апа. – Сөйләшеп сагышымны таратырмын, ичмасам.
Без сөйләшкән арада кем генә кермәде аларга – күршеләре, танышлары. Әнә якыннары Казаннан ук кайтып җиткән.
– Бала чагыннан ук бик акыллы булды ул. Әти-әнисе икесе дә Татар Борнаеннан. Олылары Ленар, аннан соң Илдар, Рәфис, Фирүзә туды. Туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлады, эш сөеп үсте алар, – дип дәвам итте Фидалия апа. – Уен-көлкеле иде. Күңелне күтәрә, юктан гына шаян сүз табып, көлдерергә тырыша иде. Хәтта шелтәләсәм дә, көлеп торды. Бик мөлаем, кыю, оялмас малай булды. Шук та, шаян да, тик юньсез булмады, беркемне дә кыерсытмады. Уку буенча тырыш, җыйнак, җыр-биюгә хирыс булды.
Әтиләре бик яшьли 2003 елда фаҗигале төстә һәлак булган аларның. Бу балалар бөтен авырлыкны күреп, үз тырышлыклары белән кеше булганнар. Илдар армиядә Свердловск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт иткән.
– Әлмәт политехник техникумына керүенә дә шаккаттык. Физкультура укытучысы булам, диде ул. Анда дүрт ел укыгач, авылга кайтты. Мәктәптә укытучы булып эшләде. Диана исемле кызга өйләнде, төп йортта яши башладылар. Әниләрен 2007 елда яман чир алып китте. Ул вакытта кечеләре Фирүзәгә 13 яшь иде. Илдар әнисе үлеменнән соң, аны опекага алды, –Фидалия апа кинәт битен каплап елап җибәрде. Ул чакта ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте искә төште бугай. Үземнең дә тамагыма ачы төер килеп тыгылды. – Диана белән дә бик матур яшәде алар, тупырдап торган ике малайлары туды. Тормыш алып бара торган, чисталык, пөхтәлек өчен җанын биргән ир иде ул. Хәтерлим әле, Яңа ел алдыннан берничә төрле салат ясаган да, шуны фотога төшереп безгә, туганнарына җибәргән иде. Район күләмендә көрәш буенча үткәрелгән турнир да Борнайда үткәрелде, Илдарның күпме тырышлыгы керде аңа. Бөтен балаларны берләштереп, мәктәптә мәш киләләр иде. Тик яшь гаиләгә акча җитмәдеме, яраткан эшен ташлап шәхси предприятиедә машина йөртүче булып эшли башлады. Түбән Әлки авылында зур гына йорт сатып алдылар. Яшьләр арасында ни булгандыр, анысы безгә караңгы. Бермәлне Илдар, аерылышабыз, диде. Бик авыр кичерде ул моны, шуңа онытылыргадыр диптер инде, Чаллы шәһәренә күченде. Биш ел чамасы яшәгәндер ул анда. Җәен салатлар консервлаштырам да, күчтәнәч итеп аңа җибәрәм. Кире кайтканда, аларның барысын юып, чистартып, газетка төреп алып кайта. Аның чисталыгына шакката идем.
2022 елның 24 октябрендә авылга кунакка кайта Илдар. Бер уңайдан район хәрби комиссариатына да сугылып чыгарга була. Чакырылучылар арасында аның фамилиясе булмаса да, үзен дә мобилизацияләүләрен сорый. Биредә аңа повестка тапшыралар. 28 октябрь көнне район үзәге – Базарлы Матак авылыннан өч автобуска утыртып Казанга озаталар. “ЭКСПО”да Илдарны разведротага билгелиләр. “Карим” дигән позывной ала.
– Казанда “ЭКСПО”да булганда, ялларда безгә кунакка килә иде, – дип искә ала олы абыйлары Ленарның тормыш иптәше Айгөл. – Безгә килеп керә дә, елмаеп: “Мин килдем әле”, – дип яныма килеп баса иде. Китәр алдыннан ярты төнгә чаклы сөйләшеп утырдык. “Матур апа, сездән дә якынрак кешеләрем юк, әле ярый сез бар”, – дип елмая иде. Аның кая баруын белеп торабыз бит, елап та җибәрәм, ә ул: “Елама, матур апа, сез еласагыз, миңа тагын да кыен булачак”, –дия иде. Кунакка килгән саен ул яраткан тәмле ризыкларны пешереп әзерләп торам. Аның елмаеп килеп керүе белән өебезгә дә ямь керә. Менә шул җитми безгә. Син җитмисең безгә, Илдар.
Туганнары Илдарның элемтәгә чыгуын һәр минут саен көтеп яши. Ул шалтыратса яки кыска гына бер хәбәр салса да, якыннары бер-берсенә хәбәр итәргә ашыга. Кызганыч, тик Илдарга яраткан уллары белән сөйләшү бәхете тәтеми шул. Илдар соңгы тапкыр олы абыйсы Ленар белән 24 гыйнвар көнне телефон аша аралаша.
– 24 гыйнвар көнне бик озак сөйләштек. “Дөнья хәлен белеп булмый, минем балаларымны калдырма. Иртәгә безне алгы сызыкка кертәләр, ике атна чамасы элемтә булмаячак”, – диде. Кайгырып: “Берүк үзеңне саклый күр”, – дидем. Шуннан соң аның белән элемтә өзелде. 25е көнне миңа кайгылы хәбәр килеп иреште. Соңрак билгеле булганча, Илдар Угледарда батырларча һәлак була, – ди Ленар.
Бик каты бәрелешләр бара ул җирлектә. Әле яңа гына алгы сызыктан чыккан разведротаны янә утка кертәләр. Алдан танк, арттарак өч БМП бара. Әмма засадага эләгә хәрбиләребез, каршы яктан миномет ут ача. Илдар исән-имин чыга ала, әмма дусты яу кырында кала. “Мин аларны калдыра алмыйм”, – дип яраланган булса да, дусларын алып чыгарга кереп китә. Батыр егетебез белән беррәттән әлеге бәрелештә тагын дүрт егет: “Шамс”, “Колокол”, “Стриж”, “Волк” җан бирә. 430нчы разведрота егетләре. 2022 елның сентябрь аеннан бирле иңне-иңгә куеп өйрәнгән, бер икмәкне бергә бүлеп ашаган, курку белмәс, асыл егетләребез. Ләкин каты бәрелешләр барганга, алар турында берни ишетелми. Туганнары алар камалышта калган, исәндер, берәр кая яшеренеп торалардыр дигән өмет белән яши. Инде эзләүләр тиешле нәтиҗә бирмәгәч, ахыр чиктә җәсәдләрен табып булса да, җирләргә иде дип дога кылалар.
– Илдарны табарга дип өметләнеп, үзем дә гуманитар ярдәм белән барып кайттым. Донецк республикасының Волновах районындагы шәһәр ул Угледар. Биредә иң кайнар нокта, һәр квардрат метр өчен сугыш бара. Егетләребез күрсәткән батырлыкка шаккатасың. Анда тормыш башка, кыюлык, бердәмлек, беренче чиратта. Һәр хәрбиебезгә һәйкәл куярлык. Үз күзләрем белән андагы хәлләрне күргәч, дөньяга да башкача карый башладым. Иптәшләре Илдарның мәетен тиз генә таба алмаган, каршы якта артеллерия уты уйнап кына тора. Күпме ыргылсам да, яу кырына керергә рөхсәт булмады. “Гражданские тут сразу груз 200”, – диделәр миңа хәрбиләр. Шуңа кире кайтып китәргә мәҗбүр булдым, – ди Ленар күзен еракка төбәп.
Инде менә 21 февральдә авыр кайгылы хәбәр: егетләрне тапканнар. “Ростовта моргта”, – дигән хәбәр килә Кәримовларга.
– Авырлык та, горурлык та кичерәбез. Абыйны инде берни дә кире кайтара алмаячак, алга таба яшәргә кирәк. Горурланабыз. Елый башлагач, аның батырларча һәлак булуын искә төшерәм дә, бераз тынычланам, – ди кече сеңелләре Фирүзә. – Беркемгә дә мондый ачы хәсрәт белән күзгә-күз очрашырга язмасын. Абыйны без 25 гыйнвардан бирле эзләдек бит, шуннан бирле төшебезгә исән булып керде. Җәсәде җиргә иңдерелмәгәнгә, шулай рухы тынычлана алмагандыр инде. Республиканың һәр төбәгеннән,бөтенләй билгесез кешеләрдән юату сүзе килеп тора. Халкыбыз миһербанлы, бердәм, дип уйлап куям.
Илдар Кәримов Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 26 февраль көнне батыр егетебезне туган һәм үскән Әлки районы Татар Борнае авылында җирләдек. Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, укучылар, авыл халкы да килгән иде.
“Илдар Кәримов – Әлки районы горурлыгы, аның каһарманлыгы безнең барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булачак”, – диде Әлки районы башлыгы Александр Никошин.
Илдар белән бергә хезмәт иткән, яуга кергән хәрби часть вәкиле Антон аның Батырлык ордены белән бүләкләнүен билгеләп үтте. «Без аны соңгы юлга озатмыйбыз, ул безнең йөрәкләрдә яхшы туган, дус-иптәш һәм хәрби буларак, чын Ватан Герое буларак истә калачак», – диде ул.
Авылдашлары Илдарның исемен мәңгеләштерергә уйлый. Югалту ачысы белән килештек дисәләр дә, Илдарның якыннарының күңелендәге өмет чаткысы сүрелми. Кызганыч, тик бу авыр хәсрәтне бары тик эне-абыйлары турындагы истәлекләр генә бераз баса алыр. Фирүзә әле дә ишек ачылган саен өметләнеп шул якка карый.
– Барыбер күңел көтә. Ул исән дә, бераздан кайтып керер, дип көтәм әле, – диде ул безнең белән хушлашып.
Комментарийлар
0
0
Ильдар, бэбекэем, урыннарын ожмах турлэрендэ булсын, дустын Ленар улым "Шамс" белэн бергэ булгансыз, сагынабыз, бэбекэйлэрем, кэберлэрегез ислам нуры, корьэн нурлары белэн балкып торсын, Ээмин, Ин Шээ Аллах! Роза апан!
0
0
0
0
Әрәм була асыл егетләребез
0
0