Игезәк каһарманнарның үлемнәре дә бер-берсенә бәйләнгән
Балтачның Яңа Салавыч авылы егетләре – игезәкләр Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларның гомер юллары махсус хәрби операция зонасында өзелә.
Балтачның Яңа Салавыч авылы егетләре – игезәкләр Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларның гомер юллары махсус хәрби операция зонасында өзелә.
2 октябрь көнне Фәнис үлгән, 24 октябрьдә Рәнис батырларча һәлак булган.
Ике улы – ике терәк-таянычы
Раушания игезәк балалар тапкач, шатлыгыннан елап җибәрә. Җитмәсә, ике малай... Икесенә берүк төрле киемнәр кигертеп, икесенә тигез тәрбия биреп үстерәчәк ул. Ә ике малай бер-берсе өчен үлеп торачак. Аларның язмышлары да бертөрле булачак. Ике улы – ике терәк-таянычы. Игезәкләр үсә башлагач, бер-берсеннән төс биткә аерымлана башлый. Гомумән, холыклары буенча да үзгә була алар.
Гомер шулай әкрен генә ага. Балалар бакчасыннан соң егетләр, мәктәпкә китә. Әниләре хәтта мәктәпкә дә улларына бертөрле сумкалар, ручкалар сайлый. Бик ошый аңа улларының икесе бердәй булулары. Ул аларны аерып та карамый. Тик бермәлне шом керә.
Район үзәгенә йомыш белән барган иде Раушания. Арттан кемдер дәште. Борылып караса чегәннәр төркеме. Болардан ерак торырга кирәк дип үзенә күпме кабатласа да, ниндидер бер сихри көч алар янына китерде. Алар әйткән юрау сүзләре исә, Раушания апага ничә еллар дәвамында тынгылык бирмәде. “Улларың сугышта үләчәк”. Әнә шуңа игезәкләренә армиягә чакыру килгәч тә, чак егылмады ул. Качып калдырып та булмый, канун кырыс. Фәнис белән Рәнис билгеләнеш буенча Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.
– Әниләре Раушания колхозда бригадир иде, – дип хатирәләрен сүтә игезәкләрнең туган апалары Зәмзәмия Минһаҗева. – Сөт җыючы булып та эшли. Әтиләре Фәрүх озак еллар шофер булып хезмәт куйды. Йорт тулы мал-туар. Егетләр авылдагы мәктәпне тәмамлагач Нормадагы СПТУда укыдылар, Усаллыклары юк, кешегә булыша торган булдылар. Әниләре чегәннәр юравыннан соң бик кайгырды. Әмма шөкер, егетләр исән-сау кайтып керде. Тик Раушания әниләре генә савыга алмады, нык бетеренде, аркам авырта дип йөрде. Сәбәбен белә алмадылар. Казанга табибларга алып бардыдар. Онкология булып чыкты. Шул арада Рәнисен башлы-күзле итәргә дә өлгерде бахыркаем. Раушания апага 27 сентябрьдә 45 тулды да, 7 ноябрьдә яман чирдән өзелде. 8ендә җирләдек. Рәнис белән Фәнискә ул вакытта 22 яшь иде.
Хатын-кыз булмаган йортның көе таркала, тәртибе тарала диләрме әле. Әниләренең юклыгы үзен бик нык сиздереп торса да, Фәрух абый һәм ике улы йорт-җирне карап, саклап тора. Фәнис район кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнаша. Биредә озак еллар машина йөртүче булып эшли. Биредә булачак тормыш иптәшен Риманы очрата.
«Сез пар килгән»
Рима апа сөйләгәннәрдән:
– Үзем Ташкенттан мин, 2002 елда Яшел Үзәннән Балтачның Норма авылына күчендем. Райпога эшкә чакырдылар. Кафе-кибет ачылган иде. Мөдир булып эшли башладым. Бер егет керде дә, туп-туры прилавка янына килде. “Мин аңа син кая барасың”, дип эндәштем. Ә ерактан кызлар: “Бу безнең шофер”, дип кычкыра. Менә шулай Фәнис белән танышып киттек. Беренчел карашка, мин аны никтер жәлләдем, ул авылча, гади генә киенгән. Бик тыйнак кына егет иде, менә шулай аралаша башладык, аны чәй эчәргә чакыра идек. Нормада яшибез бит инде үзебез, ә Фәнис безне төнге уникедә килеп алып өйгә чаклы озатып куя. 2006 елның ахыры иде, Яңа елны каршы алырга санаулы вакыт калган. Ә Фәнис эштәге складта утырганда: “Мин кая барыйм икән”, ди моңсу гына. Дус хатыным исә, мунча яктым, өстәл әзерләдем, безгә килерсез, дигән иде. Фәнискә: “Әйдә безнең белән“, дидем. Дустыма барып бераз утырдык та: “Мин өйгә кайтам”, дип җыена башладым. Башкалар да минем арттан кузгалды, мин инде:”Йәгез, алайса безгә киттек”, дидем. Фәнисне дә чакырдым. Менә шул дәвердән бирле ул минем артымнан йөри башлады. Яшь арабыз шактый булганга, кыенсына идем. Ә безне белгән иптәш хатын-кызлар: «Бу хакта уйлама. Сез пар килгән», дип мине куәтлиләр генә. Беренче никахтан туган 9нчы һәм 6нчы сыйныфта укучы ике балам үсә, аларны аякка бастырасы бар. Шуларның барысын да уйлап яңабаштан кем беләндер гаилә кору турында уйлап та карамадым. Ә Фәнис бернигә дә карамастан, минем арттан йөрүләрен туктатмады, өйдә эчә торган су тәмсез, ул хәтта шуны белеп, каяндыр бик тәмле су алып килә иде, балалар белән дә дуслашып бетте. Улым белән кызым моны күреп: “Әни, Фәнис абый сине ошата бугай, кияүгә бирербез ахры”, дип үртәшәләр. 2007 елда РАЙПО таралды, мин Казанга барып эшләргә карар кылдым. Торак-коммуналь хуҗалыгына җыештыручы булып эшкә урнаштым. Балаларны да үстерергә кирәк, Фәнис тә: “Мин синең артыңнан китәм”, диде. Аның әтисе Фарух абый безгә бер капчык бәрәңге, бер капчык ит биреп җибәрде. 2007 елның 1 апрелендә тормышыбызны яңабаштан Казанда башладык.
Шул көннән башлап, иңгә-иң торып, бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны җиңә-җиңә, максатларга ирешеп, яши һәм эшли алар.
– Мин йорт тирәләре җыештырырга эшкә чыктым, ә Фәнис тракторчы булып урнашты, – дип хикәятен дәвам итә Рима апа. – Баштан энемдә яшәдек, аннан соң намуслы хезмәтем нәтиҗәсендә лифтерка (кечкенә генә бүлмә ред.иск.) алуга ирештем. Без шунда 18 ел яшәдек. Фәнис җаным кышын иртәнге өчтә торып минем белән беррәттән кар көри, аннан соң үз эшенә китә. Ул озак еллар шул ук системада тракторчы булып хезмәт куйды. Балаларымны үзенекеләре кебек яратты, гәрчә аңа: “Син яшь, үзеңә тиң яр табып, бала үстерергә кирәк”, дип кат-кат әйткәнем булды. Ә ул кырт кисте. “Минем инде бер ике балам, бер оныгым бар, беркем дә кирәк түгел”, дия иде. 2018 елда миндә яман шеш табылды, катлаулы операция кичердем. Ә ул гел минем янымда булды. Андый чакта нинди терәк булды ул миңа. Өйдәге эшне дә бергә эшли идек. Бу хатын-кыз эше дип бер дә тартынып тормады, өчпочмак пешерә калсам, мин бәрәңге турыйм, ә ул иткә тотына.
Икесе дә яу кырында
2022 елның 25 сентябре көне. Ялларга кайткан Фәнис район хәрби комиссариатына барып үзе үк повестканы ала. Рима апа белән көлешә-көлешә әйберләр җыялар. Озакка дип беркем дә уйламый ул чакта.
– Игезәге артыннан Рәнис тә: “Мин дә мобилизация буенча китәм”, ди дә әтиләре егыла, аны хастаханәгә алып бардык. Дүртенче стадиядәге рак диделәр. Күрәсең, борчылулар аркасында чир үзен белгерткән. Фәнис ЭКСПОда. Нишләргә белгән дә юк. Ике көнгә генә чыгардылар аны.”Әти, мин кайтканчы исән-сау тор”, дип хушлашты ул әтисе белән, ә 26 октябрь көнне аларның ротасын Донецкка алып киттеләр. Шунда киткәч, бераз вакыттан яннарында дрон шартлаган. Белгородта госпитальдә ятып чыкты, бик каты пешкән булган икән.
2022 елның декабрендә Фәнисне Питердагы клиникага күчерәләр. Яңа елны шунда каршы ала ул, 13 гыйнвар көнне туган якларына аяк баса, баксаң, яралану аркасында бер айга ял биргәннәр икән. Урын өстендәге әтисе белән күрешә. Улының кайтуын гына көткән диярсең, Фарух абый 2023 елның 27 гыйнварында гүр иясе була.
2023 елның 9 августында игезәгеннән ерак тора алмыйм дип Рәнис тә Оборона министрлыгы белән контрактны измалый. Биредә аны озату, кирәкле әйберләр җыешуда абыйсының хатыны Рима булыша. Әле хәтта аны үгетләп, орышып та ала. “Кат-кат уйла, Рәнис, ул яу кыры, анда туктаусыз дроннар очып йөри”. Әмма үз сүзендә нык тора ир кеше.
– Фәниснең ялга кайтуын белсәк, аңа чын бәйрәм оештыра идек. Сыйныфташлары белән бергә авыл башында каршы алабыз, бәйрәм өстәле әзерлибез. Сентябрь аенда минем Ташкентка барасым бар диде. Ә Фәниснең кайчан ял буласы билгеле түгел. Баксаң, ул кайткан, улым барып аны каршы алган. Аның да мине каршыларга килүе миңа зур бүләк булды. Мин кайтып барам, ә арттан Фәнис килә, шатлыктан кычкырып җибәргәнмен. Шуны видеога төшергәннәр, – ди Рима апа шуларның барысын күз алдыннан үткәреп.
“Мин булмаган вакытта шуларны карарсың”
Соңгы тапкыргы ялында Фәнис абый бик уйчан була. Хәләленә дә: ”Мин машина карадым. Паспортым гамәлдән чыккан, сиңа рәсмиләштерсәк ярыймы”, ди. Ярый дип җавап кайтара Римасы. Барып машина ала алар, Фәнис абыйның шатлыгы эченә сыймый. Киткәнче 2 атна шул хыялланган машинасында рәхәтләнеп йөри. Салавычка кайтып туган апасы Зәмзәмия, укытучысы, туганнары белән күрешергә дә өлгерә.
– Безне юбилейга чакырдылар, ә ул сыйныфташлар белән очрашуга барам диде. Анда да ул бик кәефсез утырган. Кибеттә эшләүче дустым янына кергән дә: “Мин башка кайта алмам инде”, дигән. Шулай бер көнне бер телефоныннан икенчесенә видеоларын күчерә башлады, төпченә башлаган идем дә, “Мин булмаган вакытта шуларны карарсың”, дип җаваплады. Озатканда, соңгы тапкыр нык итеп кочаклап үпте. Һәркем белән шулай хушлашты. Кеше үләрен 40 көн алдан сизенә диләрме әле. Хезмәт итү урынына барып җиткәч, миңа шалтыратты. 29 сентябрь көнне без дә керәбез, теләкләреңне телә, безне догадан калдырмагыз, диде. Кызым Гүзәл дини, алгы сызыкка кергән саен ул Фәнис абыйсы өчен догада була иде. Алар ул көнне кермәгән икән. Соңгы тапкыр ирем белән 1 октябрьдә сөйләштек. Үзе шалтыратты. ”Иртәнге алтынчы яртыда кереп китәбез, белгәннәрегезне укыгыз”, диде. Шул дәвердән бирле утлы табада булдым. Иптәше Кеша позывнойлы егетнең номерын сорап калган идем. Никтер аңа шалтыраттым. Ул: ”Мин госпитальдә”, ди. Икенче октябрь көнне кулым үзеннән-үзе телеграмны ачты, карасам, миңа командирның хатыны язган: “Хәрби комиссар килсә, бик авыр була, кайгыгызны уртаклашам, Фаза башка юк”, Фәнис үзенә Фаза позывноен алган иде. Иремнең үле гәүдәсен 4есе алып чыкканнар. Ике тапкыр дрон бәргән. Ул көннәрдә уколлар белән генә яшәдем. Казанда бергә эшләгән дусларыбыз Фидаиль белән Ралиф ватс апптагы статусны күреп алганнар да, миңа шалтыраттылар. Алар үзләре Ростовка барып Фәниснең җәсәден алып кайтты. Бер тиен акча алмадылар, – ди Рима апа.
Фәниснекенә охшаган бер тавыш ишетелә
Ничек итсә итә, әмма командирларга чыгып булса да Рәнисне дә кайтартуга ирешә әлеге кыю ханым. Әле олы кайгыдан арынырга өлгермәгән гаиләне янә икенче сынау көтә.
– Рәниснең командиры белән таныш идем. Ул хәбәр итте энебезнең үлеме турында. Дрон граната төшергән. Ә Рәнис аның өстенә сикергән. Иптәшләрен коткарган. 24 октябрь көнне иртәнге 6да үлгән. Ә 23е көнне аның белән язышкан гына идек. “Мине Фәнис ике тапкыр үлемнән саклап калды. Егетләр белән кибеткә барырга чыккан идек, бер шөпшә миңа таба очып килә, шунда гүя Фәниснекенә ошаган бер тавыш ишетелә: “Кер, кер”, ди бу, шул шөпшә мине окопның эченә хәтле куып кертте. Бер сәгатьтән хәбәр килә: берничә кеше үлгән. Машинабызны дрон шартлаткан. Тагын бер очрак. Тартыр өчен окоптан чыккан идем, шул вакыт Фәниснең тавышы ишетелде: “Кер” ди. Кереп киттем окопка, шул урынга дрон төште, ди. Ни кызганыч, соңгысында үлем тырнагыннан кача алмаган Рәнис, башкалар өчен үз гомерен кызганмаган герой ул, – бу урында күпме вакыт өзлексез сөйләшкән Рима апаның күзләренә яшь тыгылды.
«Батырлыкны алар да кылдылар»
Фәнис абый белән Рәнис абыйның сыйныфташлары, авылдашлары, үзе дә махсус хәрби операциядә ирен югалткан Зөлфия Шакирова игезәкләрнең балачаклары турында искә алды.
–Фәнис белән Рәнис колхоз өчен (ул заманда шулай иде), авыл өчен җанын бирергә әзер торган уңган, алдынгы бригадир Раушания апа белән тырыш балта остасы Фарух абыйның уллары, бердәнбер балалары. Алар гаять тә хезмәт сөючән, мәдәниятне яратучы гаилә иде. Фәйзрахмановларның Сабантуйларда, Яңа ел бәйрәмнәрендә гаилә белән биеп чыгыш ясаулары күз алдыннан китми. Рәнис тә, Фәнис тә Түбән очның данлыклы биш малайның икесе иде. Мин, әтиемнең туган авылы Яңа Салавыч авылына күченеп кайткан кыз, алар белән уйнап үстем. Хәтерлим әле, яраткан бабам үлгәч, миңа уйнар кеше калмады. Капкадан чыгып кая барырга белми торганда, сызгырган-кычкырган тавышларга күтәрелеп карасам, тау башында биш малай сөзеп карап тора, шул көннән Түбән очның атаманнары белән дуслаштым, биш өйне, алтынчысы безнеке - бер итә идек инде, Кызыл чишмәдә әниләр белән җиләк җыюлар да, "Яшелчә"дә печән чапкан әтиләргә әбәт ашавы илтүләр дә, су буйларында балык тоту, су коенулар да калмады. Минем балачагым алар белән күңелле узды. Рәнис бик кешелекле иде, яхшы укыды, Фәниснең йөзе һәрчак нурлы булды, укуга әллә ни исе китмәсә дә, тормышта төпле юлдан атлый белде. Алар бер-берсен бик хөрмәт итеп үстеләр, дәрестә берәрсен әрләсәләр, икенчесенең йөзендәге борчу, сагыш әле дә күз алдында. Бик кызганыч, әниләре көчле авырудан иртә мәрхүм булды, 45 яшьтә яраткан улларын, ирен, гөрләп барган тормышын калдырып китте. Рәнис тә, Фәнис тә әтиләрен ташламадылар, Фәнис тормыш корып Казанда яшәде, матур гомер итте, авылга кайтып йөрде. Әтиләре дә олыгаеп бакыйлыкка күчте, кадер-хөрмәт белән озаттылар. Рәнис уйнаганда да гаепне гел үз өстенә алучан иде, гәрчә күп вакыт тырнак очы кадәр гаебе булмаса да. Аның патриотлыгы шул чакта ук аның холкында чагылыш тапкан инде. Шушы биш малай белән мин башлангычта бергә укыдым, мәктәпкә матур итеп кенә барып-кайтсак та, үтә дә шук идек инде. Укытучыбыз Гөлзада апа үзе бакчада эшләгәндә, укыган китапларымның эчтәлеген сөйләргә куша иде, нишләптер шушы биш малай тын гына тыңлыйлар иде, аеруча Рәнис белән Фәнис бирелеп, уйга батып тыңлый иде. "Кашкарыйлар озын гомерле" дигән хикәяне сөйләгәндә батырларча һәлак булган танкчы Герой Әсгать өчен Фәниснең күзләре яшьләнүен, Рәниснең "эх" дип үтә дә борчылуын әле дә хәтерлим. Бик шаккаткан идем мин аларга шул чакта, алар бик нечкә күңелле егетләр иде шул. Хәзер уйлыйм һәм елыйм, шул әсәрдәге батырлыкны алар да кылдылар бит дим. Дәрестә мине гел Фәнис белән утырталар иде, күчертмәсәң үпкәли иде миңа, ә Рәнис килеп башыннан үбеп ала иде дә, мә, Фәнис, минем дәфтәрдән күчер, ди торган иде, укытучы кушмаса да, канатларын җәеп торган бөркет кебек туганына ныклы терәк булды ул. Фәнис тә Рәнис дип җан атып торды. Фәнисне соңгы юлга озатырга килгәч Рәнис әйтә миңа: "Яралангач, Рәнис, дип кычкыргандыр, ярдәм ит, дип, өзгәләнеп мине чакыргандыр", ди. Йөрәгем өзелеп төшә мәллә дип торам бу сүзләрдән, мәрхүм туганының җәсаден җир куенына иңдергәч тә, озакламам, мин килермен синең яныңа, диде. Йодрыкларын кысып, синең өчен үч алырмын, диде. Рәнис дошман гранатасына капланып, иптәшләрен саклап калды. Кемдер Рәнисне мондый адымга барыр дип уйламагандыр, ә мин моңа һич кенә аптырамадым, чөнки Рәнис кеше өчен, Ватан хакына гомерен дә кызганмас кеше иде ул. Аның бу гамәле - әйтеп бетергесез батырлык, ул чын герой. Фәнис тә мобилизациянең беренче көненнән үк ил сагында булды, бөтен авырлыкны узды, үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары күп булды, әмма уяулыгы, җитезлеге белән гел өстенлекле булып кала бирде. Нишләттең син сугыш, безнең егетләрне, ирләрне, балаларны диясе килә, күздән яшь туктамый, йөрәкнең сыкравына тешне кысып түзә-түзә тешләр янчелеп бетә бугай инде. Батыр ирем һәлак булыр алдыннан төш күрәм, хәрби киемнән Яңа Салавыч урамында басып тора, зираттан тышта кабер казылган, матур итеп елмайды да, "миңа Рәхмәт хаты бирәләр", ди. Куркып уянып киттем, ник минем авылымда басып торасың икән син, дим. Фәнис белән Рәнис тә мәрхүм иремә бар ел булганда һәлак булдылар, "мин, аннан соң классташларың", дип искәртүе булгандыр инде мәрхүм җанымның. Рәнис хәрби хезмәткә контракт төзеп китте, әтисе үлгәч үзен кая куярга белмәде бугай, китәр алдыннан эшкә килде, саубуллашырга килдем, ди, уйнап сөйләшә дип торам мин аны, кысып кочаклады да, онытмагыз, яме, язганда мине дә берәр җиргә кыстырырсың, диде шаяртып. Китүен ишеткәч, югалып калдым, үземне орыштым, белгәннәремне дә әйтмәдем, ичмасам, бәлки кире уйлаган булыр иде, дим. Хәер, Рәнис чигенә торганнардан түгел иде шул ул, әйттеме, эшли иде. Батыр да, матур да егетләр иде алар, исемнәренең мәңге онытылмавын телим, алар авылыбыз горурлыгы, районыбыз даны. Безнең өчен аяусыз яуда башын салган егетләр алар, чираттагы ялымда авылга кайткач, игезәк батырларның каберенә кызыл канәферләр куярга исәп, балачак дусларым бит, 9 сыйныфка кадәр бергә укыдык, аннан алар СПТУга белем алырга киттеләр, армиядә хезмәт иттеләр. Махсус хәрби операциядә дә бер-берсеннән ерак булмаганнар, күрешеп торганнарын белгәч бик куандым. Батырлар рухына багышлап дога кылган исемлегем болай да озын инде минем, анда хәзер сабакташларым Рәнис белән Фәнис тә өстәлде. Шәһит киткәннәрдән булсыннар, Яраббым, авыр туфраклары җиңел, тар каберләре киң булсын. Рәнисне дә, Фәнисне дә классташлары бер дә ташламады, чардуганын да алып куйдылар, исән чакта матди һәм рухи ярдәм итеп тордылар. Батырларның гаиләләренең, балаларының, якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгыларын уртаклашам, күркәм сабырлыклар телим. Бик сабыр булсаң да кайгыларга түзүе хай авыр шул, шуңа да якын кешеләренең хәлен бик аңлыйм. Авылдашларым, сабакташларым белән хушлашу үзәкне мең кат өзде, авылда нигезләре ятим калды, ул да бездән дога көтәдер сыман...Үлгәннәргә бездән дога гына кирәк шул хәзер...
Менә шундый җылы истәлекләр белән яши хәзер Салавыч халкы, әлеге каһарман егетләрне белгән якыннары. Аларның исемен мәңгеләштерү турында уйланасы иде район җитәкчелегенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү эше дәвам итәчәк
-
#Дин
Хәтта агачтан төшкән яфрак турында да Ул белеп тора
-
#Җәмгыять
80 елдан соң Васил Шәйхразыевның бабасының кабере табылган
-
#Кыскача яңалыклар
Тагын бер артистка «Татарстанның халык артисты» исем бирелде. Котлыйбыз!
-
#Хикәя
«Үз баласы чит бала булды» (Хикәя)
Комментарийлар